Салават Миңнеханов белән Гүзәлем кызларына зур бәйрәм ясый [фото]

-- Гузель

//Tatar today//

31 мартта Салават Миңнеханов белән Гүзәлем туган якларына кайтып, зурлап бәби туе уздырган. Бу хакта җырчылар үзләренең Инстаграм битендә хәбәр итте. «Туган якларда кызыбызның бәби туен үткәрдек. Барлык туганнарга, безне шулай зурлап, хөрмәт итеп килгәне өчен зур рәхмәт!», дип уртаклашкан Гүзәлем һәм әлеге вакыйгадан фотолар урнаштырган.

Салават Миңнеханов исә, «Менә инде кызыбызның беренче бәйрәме — Бәби туен да үткәрдек. Матурым, Гүзәлем, мин сине яратам. Рәхмәт сиңа барысы очен дә!», дип язган.

Моңга кадәрге вакытларын искә төшерсәк, җырчы, Салават Миңнехановның тормыш иптәше Гүзәлем ислам дине кушканча яши башлагач, чынга ашкан хыялларын әйткән иде. Иң зур хыялы — балага узу була! Ходай рәхмәте, бүген алар әти белән әни, эшмәкәрләр, җырчылар!  Мәгълүмат һәм видео ТМТВ каналында чыгучы «Сер булып калсын» тапшыруыннан алынды.

Бәйле