Рөстәм Миңнеханов «Чак-чак» Норрисны Татарстанның спорт министры итеп билгеләде

-- Лэйсирэ

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Instagram социаль челтәрендә танылган актер Чак Норрис белән бергә төшкән фотосын урнаштырды. Республика Президенты аны Татарстанның яңа спорт министры буларак тәкъдим итте, дип яза Татар-информ.

«Чак-чак Норрис – безнең яңа спорт министры!» — дип язган ТР Президенты фото астына.

Миңнехановның әлеге шаяртуы блогерларда уңай хис-кичерешләр уяткан. «1 апрель! Хәтта Президентка да ышанма икән!» — дип язган социаль челтәрдән файдаланучыларның берсе.

Халыкара Көлке көнен 1 апрельдә күпчелек илләрдә, шул исәптән Европада, Төньяк Америкада, элеккеге СССР республикаларында билгеләп үтәләр.

 

 

Посмотреть эту публикацию в Instagram

 

Чак-чак Норрис наш новый министр спорта!

Публикация от Рустам Минниханов (@rusminnikhanov)

Бәйле