Кемдер язны түземсезлек белән көтсә, кайберәүләр куркып тора. Узган елгы ташу халыкны уяу булырга өйрәтте. Кайбыч, Апас, Яшел Үзән районнарында яшәүчеләр алдан хәстәрен дә күрә башлаган инде. Татарстанның Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы вәкилләре, республика елгаларында суның максималь күләме нормада булыр дисә дә, уяулыкны югалтырга ярамый дип кисәтә.
Быел Гөбнә һәм Кече Чирмешән елгаларында су күп икән. Бу елгалар Кайбыч, Яшел Үзән, Яңа Чишмә, Чистай, Аксубай, Алексеевск, Әлки һәм Нурлат районнары территориясеннән уза.
Былтыр Апас районының Зур Күккүз авылында гомер итүче Гөлшәһидә апа Гыйззәтуллина хуҗалыгын су басып, шактый зыян килгән.
– Суның күтәрелмичә калганы юк әле. Элек-электән авылның бер башыннан икенчесенә көймә белән йөри идек. Язны котым очып көтеп торам. Күрмәгәнне күрәбез, су эчендә йөзәбез. Кар әкренләп эри башлауга, мин дә вак-төяк әйберләрне җыйнап куйдым. Казанда яшәүче улларым, кайтып, узган атнада ашлыкларны өскәрәк күтәреп куйдылар. Баздан бәрәңгене чыгардык инде. Аны да югары күтәрдек. Идән астындагы кышка дип әзерләгән кайнатмаларны өйгә кертеп куйдык. Су банкага керми бит. Малларны нишләтәсе булыр инде?! Узган ел күршеләргә керткән идек. Авыл җирлеге су юлларын да ачтырып куйды. Күңелгә бер дә су басар төсле килми үзе, – ди ул.
Узган ел Кайбыч районы Борындык авылындагы су басу хәлләре интернетны да бик озак шаулатты. Монда яшәүчеләргә МЧС хезмәткәрләре ярдәме дә кирәк булды хәтта.
– Март уртасында ук бөтен әйберне ташып куйдык инде. Безнең якларда моңарчы су басу 1979 елда булган иде. Ул вакытта өйнең тәрәзәләренә кадәр су керде. Былтыр исә тәрәзә астыннан иде. Кар яуган саен куркып тордым инде, – дип сөйли Борындыкта яшәүче 70 яшьлек Роза Саттарова. – Без дә базга бәрәңге салган идек. Анда 50-60 банка тозлы кыяр-помидор бар әле. Менә хәзер барысын да өскә күтәреп бетердек. Йорттагы җиһазларны бернишләтеп булмый. Бәрлә елгасы янәшәдә генә. Ташу урамга керүгә, өйдәге суны, утны сүндереп, чыгып китәбез. Былтыр өч көн кешедә кундык. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы вәкилләре килеп булышты. Түбән урамда яшәгәч, өйне ел саен иминиятләштерәм. Узган ел 8 мең сум түләгән идем, су баскач, 7 мең сум акча бирделәр. Ел саен болай азапланып йөрмәс өчен, үзем акча түләр идем әле.
Яшел Үзән районының Татар Танае авылында яшәүче Рабига апа Баһавиева да былтыр “рәхәтләнеп” язгы суда йөзә.
– Быел ташу каты булмас кебек. Елга артык артмады. Аннары кар күп яуса да, туң булмады бит. Кар, эреп, җиргә сеңәр дип торам әле мин, – ди ул. – Әмма йөрәк курка инде. Узган ел 10 апрельдә су басты. Авылда 36 ел яшәп, мондый хәлне күргән юк иде.Узган ел тавыкларның дүртесе батып үлгән иде. Аларны беркая да күчермәдек инде. Зур малларны да кешегә кертәсе булыр. Күрше-тирәгә рәхмәт. Безгә килгән авырлыкны алар да күтәрә. Йөгереп, ярдәмгә киләләр. Су гына кермәсен, дип теләп торам. Узган ел идәнне алыштырттым. Яңа обойлар ябыштырган идек. Су басса, күпме хезмәт юкка чыгачак.
Мамадышта яшәүчеләрне дә элек су басып интектерә иде. Әмма аннан чыгу юлын тапканнар. Су кермәсен өчен, күперләрне ныгытып, юлларны күтәртеп салганнар. “Безнең якларда елгалар күп булса да, су басмый үзе. Әмма ташуда бакчаларга кергән су июнь айларына кадәр кипми инде”, – ди Мәдинә апа.
Кичә су басу куркынычы зур булган районнарда бозларны шартлаттылар.
– Әлегә һава торышы безнең өчен уңай тора. Көндез җылы, кичкә суыта. Мондый вакытта су басу куркынычы кими. Көннәр җылы торса, су ташкынын көт тә тор. Шуңа күрә без алдан ук әзерләнергә булдык. Яшел Үзән һәм Кайбыч районы территорияләрендәге елгалардагы бозны Казан танк училищесы белгечләре шартлатты. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы вәкилләре вәзгыятьне контрольдә тота, – диделәр министрлыкта.
Ташу куркынычы булган вакытта нишләргә?
Татарстанның Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының матбугат бүлеге хезмәткәре Марат Рәхмәтуллин:
– Иң элек якын-тирә территорияне кардан чистартырга, суны агызу өчен канау казырга, суга киртә корырга кирәк. Бәйдәге этегезне дә ычкындырыгыз. Кош-кортны биек урынга кертеп бикләргә кирәк. Эрерәк хайваннарны алдан су керми торган җиргә урнаштырыгыз. Су йортларга якынлаша башласа, электр үткәргечләрне өзегез, баздан азык-төлекне чыгарыгыз. Документларны һәм кыйммәтле әйберләрне полиэтилен пакетка төреп, ышанычлы урынга яшерергә яки үзең белән алырга кирәк. Суда калсагыз, авыр киемнәрне һәм аяк киемен салып, берәр әйбергә тотынып, агым буенча йөзегез. Иң мөһиме – кулыгызда элемтәгә чыга алырлык телефон булсын! Ярдәм кирәк вакытта “112” номерына шалтыратыгыз.
(Гөлгенә ШИҺАПОВА/“Ватаным Татарстан”, /№ 46, 30.03.2019/)