Данир Сабиров өйдән чыкмыйча атнага 20 мең эшләү серен ача [видео]

-- Лэйсирэ

Юмор остасы Данир Сабиров Интернетта киң таралган өйдә генә утырып акча эшләү белән бәйле реклама һәм шуны пропагандалаучыларга пародия ясаган. Үзенең шаян видеоролигы белән ул Инстаграмда бүлешә.

Башына сөлге урап, хатын-кыз халатыннан утыручы Данир ирененә кып-кызыл иннек буяп, кулына бәби тотып утыра. «Мин сабый белән атнага 20 мең акча эшлим алам. Берничә минут эчендә төшендем, анда хәтта смартфоннан да эшләп була, бөтенләй кыен түгел, теләк кенә кирәк», дип шаярта Данир.

 

Бәйле