«Яшьлектә кавыша алмаганны, гомеребезнең уртасында берләшеп яшәп киттек…» [булган хәл]

-- Гузель

Яшьлектә мин бер егет белән очрашып йөргән идем. Бик яратышып йөргән сыман идек. Әмма аның миннән башка икенче бер кызы да булган икән. Бу кыз авырга узган. Егетнең өйләнмичә чарасы юк иде. Без аның белән шулай аерылыштык. Күңелемдә нык авыр хисләр иде. Шулай да аның мине чын күңеле белән яратуына ышана идем. Мине яратып йөргән ул, ә теге кыз белән йоклар өчен йөргән. 

Алардан ераграк булыйм дип, Уфага күченеп киттем. Уфада туганнар яши иде безнең. Әни хат язып салды да, алардан уңай җавап алгач, мин озак тормадым, җыенып өйдән киттем. Туганнар поезддан ук каршы алдылар, аларның ярдәме белән эшкә урнаштым. Бөтен тормышым аларның ярдәме белән көйләнеп китте дисәм дә арттыру булмас. Уфага килгәндә минем күңел бик яралы иде бит. Бүтән беркайчан да егетләр күзенә карамас сыман идем, гомерлеккә ялгыз булырмын сыман идем. Әмма насыйбың булса, чыгасың икән аны, ирләргә дә кабаттан ышана башлыйсың икән.

Ирем шул ук Уфа кешесе иде минем. Шулай ышанып кияүгә чыксам да, ике балабыз булса да, начар яшәдек. Ул хәзер юк инде. Үлгән кешеләрне начар дип сөйләргә ярамый бит. Шуңа да тормышыбызның бөтен михнәтләрен әйтеп бетерә алмыйм. Әмма шунысы хак: нинди генә авырлыклар булса да, бар да ир аркасында гына булды. Мине дә, балаларымны да бик интектереп торды. Аллага шөкер инде, Ходай озын гомерләр бирмәгән үзенә, нишләр идең. Иремнең үлеме миңа олы кайгы булды дип әйтә алмыйм шуңа күрә. Җиренә җиткереп озаттым, ашларын укыттым, хәерләремне бирдем. Әмма күңелдә бушлык калды. Үземне ничектер ике арада сыман тойдым. Җирдә дә түгел, күктә дә түгел. Балалар зурлар иде инде, үз тормышлары. Алар дип тә артык борчыласы юк бит. Кисәк кенә шулай ялгыз калдым.

Дүрт ел шулай яшәгәч, мине яшьлектәге егетем эзләп тапты. Тормышымны туган-тумачалардан белешкәләп торгандыр инде. Бер тирәдә яшәгәч, ишетелә дә торгандыр инде. Адресымны да, телефонымны да биргәннәр моңа. Әйтмичә генә Уфага килгән. Шалтыраткач, күрешик әле дип сорагач, бик гаҗәпсендем. Әле үзебезнекеләр янына тиз генә кайтмам дигән идем, мин монда, Уфада инде дигәч кенә белдем. Килгән кешегә “юк” дип әйтеп булмас дип, күрештек. “Егетем” гомер буе мине уйлап яшәгән икән. Аның да хатыннан бәхете булмаган, шулай ук ике балалары туган. Аның хатыны минем ирдән дә алданрак үлгән булып чыкты. Яшьлектә кавыша алмаганны, гомеребезнең уртасында берләшеп яшәп киттек.

Икенче ирем нык әйбәт кеше булып чыкты. Әмма озак яши алмадык шул аның белән, сигез генә ел яшәп калдык. Ә беренче ир белән егерме елдан артыграк яшәгән идек. Беренче ирне искә дә алганым юк, аның белән үткән тормыш сагындырмый. Ә икенче ир белән яшәгән шушы барлы-юклы сигез елны искә алмаган көнем юк. Кайда барып тотынсам да, шушы ирем искә төшә. Сәбәп булмаганда да чәчәк бүләк итте ул миңа, бераз гына акча җыелса да, миңа берәр матур алка яки балдак алып кайта иде.

Күпчелек ир-ат хатын-кыз ялтыравыгы сайланып кибетләрдә йөрергә яратмый бит. Ә бу андый булмады. Миңа ни булса да алсак, бала-чага сыман шатлана торган иде инде. Шуларның барысын да исемә төшерәм дә, икенче иремне җирдәге әүлия булган ул дим. Аның белән алган бер генә күлмәгемне дә ташламадым. Чөнки бар да шулкадәр кадерле аларның. Хәзер ул кадәр киенеп-ясанып чыгар җир дә юк. Күбрәк өйдә генә. Кайсыбер көннәрдә шкафны ачам да, шул киемнәремне тотып-тотып карыйм, сыйпап куям. Балдакларымны да алып киеп карыйм. Хәзер сөякләр калынайды инде. Кайсыберләре ярамый да башлады.

Балалар зурлар, оныклар да үсәләр. Алар минем белән яшәмиләр, бәйрәмнәрдә, озак ялларда гына киләләр. Артык озак та тора алмыйлар. Эш күп дип, китеп тә баралар. Миңа юанырга газеталар гына кала.

Мин кайбер хатларны укыйм да, бик аптырыйм. “Үзем генә тынычлап яшим. Бик рәхәт”, – диләр. Әле Аллага шөкер дип тә әйтәләр. Шулай дип язган кешеләргә бер дә ышанмыйм мин. Ялгызлык нык авыр бит ул. Мин кайчак көннәр буе телефоныма карап утырам, берәрсе шалтыратмас микән дим. Кайбер көннәрдә шалтырый телефон. Йә кызым хәлләремне белешә, йә олы онык. Ә күпчелек көннәрдә беркем дә шалтыратмый. Кайчак шул тынлык атнага сузыла, ул чакларда нык авыр инде. Шуңа күрә мин берәүгә дә ялгызлык теләмим, бик авыр ул. “Рәхәт” дип сөйләп торган кешеләргә ышанмасыннар, ялганлыйлар.

 

Венера апагыз, Уфа
"Язмыш кочагы" газетасы
Фото: Психологос

Бәйле