Рамил Хәйретдинов хатыныннан TMTV сынын тартып алган? Ир белән хатын аны бүлешкән?

-- Гузель

//Tatar today//

TMTV премиясендә «Җырлы гаилә» номинациясенә ия булган Рамил һәм Рамилә Хәйретдиновлар сыннарын бүлешкән. Узган елны җиңгән сынга Рамилә хуҗа булып, әнисенә алып кайтып бирсә, быел Рамил үзенекеләренә кайтарган. Бу хакта җырчы Рамил Хәйретдинов, кызыклы итеп, Инстаграмда пост урнаштырган. 

«Рамил үзен матур тотмады, хатыныннан TMTV премиясе статуэткасын тартып алды» дип мине «мактап» язучылар булды. Әйе, дөрес, менә бу фотодан да шулай күренә икән шул. Былтыргы статуэтканы да бит Рамилә үз әнисенә-тещага алып кайтып биргән иде, монсыннан да колак кагырмын дип куркып, тиз генә үземә алдым да, әти-әниләремә алып кайтып бирдем. Үз малың өчен үзеңә көрәшергә кирәк», дип белдергән җырчы.

Бәйле