Бүген күпчелек танышу-кавышулар социаль челтәрләр, танышу сайтлары аша барса да, яучыларга мөрәҗәгать итүчеләр дә юк түгел. Гөлназ Мөхәммәт – ялгызларны таныштыручы һәм кавыштыручы.
– Гөлназ ханым, яучылык эше белән күптән шөгыльләнәсезме?
– Студент чактан ук. Анда ук берничә парны бәхетле иткән идем. Ә аңлы рәвештә соңгы ун елда шөгыльләнәм. Ялгызлардан анкета тутырттырып, рәсемнәрен алып, сәгатьләрчә сөйләшүләр алып барып, кабул итә башладык, офис арендаладык.
– Эш процессы белән якыннанрак таныштырыгыз әле?
– Безгә килгән ялгызлар иң башта шәхси анкета тутыра. Шундагы сораулар нигезендә әңгәмә үтә. Яучы үз чиратында клиентның холкын өйрәнә, ни теләгәнен ачыклый. Соңрак клиент теләге буенча альбомда урнаштырылган анкеталарны карауга күчәбез. Ошаса, номерларын язып бирәбез яки үзебез аларга шалтыратып сөйлибез.
– Ничә яшьтәгеләр күбрәк мөрәҗәгать итә?
– Күбрәк 20-35 яшьлекләр. 25 яшькә кадәргеләр яхшы кешене эләктереп калу өчен булса, 30дан соңга калганнар “утырып калам бугай” дигән шөбһә белән килә. Яше олыгая барган саен кешеләрнең килүе азая. Бу ялгызлар аз дигәнне аңлатмый. Бары тик кайберәүләр балаларны урнаштырганчы, пенсиягә чыкканчы дип тормыш коруны кичектереп тора. Ә пенсия яшендәгеләр ялгызлыкны авыр кичерә. Аларга тормыш кору суга сусагандай кирәк. Андыйларның да анкеталары бездә байтак.
Әңгәмәне "Акчарлак" газетасының 13нче саныннан укый аласыз Фото: Свадьбаголик