“Илһам Шакиров, Элвин Грей…” — Казанның 14-18 яшьлек татар кызлары җаваплары зурларча

//Tatar Тoday//Рөстәм Исхакый, Рамил Вәлиев//

2 апрель Казанның 4нче кызлар гимназиясендә беренче тапкыр “Асылташ” шәһәркүләм татар кызлары бәйгесе узды. Мәктәп укучыларына конкурсны оештыручылар, татар теле гаиләдә сакланырга тиеш дигән фикере алга сөрелде. 10 сыйныф укучысы  мәктәпнең дә моңа җаваплы булуын әйтте. Яраткан татар җырчыларын да белдек.

Тыйнаклык һәм «дөрес» итеп сөйләү – «Асылташ» бәйгесендә жюри булган ханымнарның телегән төп таләпләренең берсе иде. «Сәхнәгә чыгучы кызлар белемгә омтылырга, тыйнак булырга, гаилә традицияләрен белергә тиеш», диде журналистларга психолог Миннур Әхмәтова. Жюрида шулай ук шагыйрә Йолдыз Шәрәпова, Татар конгрессыннан Гөлназ Шәйхи, телевидение-радио хезмәткәрләре Нурания Җамали һәм Шәмсия Җиһангирова конкурста катнашучы 14-18 яшьлек 15ләп кыз арасыннан иң яхшыларын барладылар.

«Дөресен әйткәндә, бу конкурс турында укытучым иң соңгы көнне әйтте. Бер көндә әзерләнеп, бәйгегә җибәрдек. Икенче этапка чыгуым турында билгеле булды. Эсседа үзем турында яздым. Икенче этапта исә үземнең гаиләм турында сөйләдем. Бу конкурслар минем өчен конкурс та түгел, ә бәйрәм шикелле. Бәйге башланганчы биредә шундый татар рухы сизелде, бик рәхәт булды. Күп кенә кызлар үзләренең гаиләләре, гореф-гадәтләре турында сөйләде, бу, минемчә, бик әйбәт. Татар телен, җырларын бик яратам. Илһам Шакиров, Гүзәл Уразова, Гүзәлем, Элвин Грей кебек җырчыларны тыңлыйм”, диде Азатлык хәбәрчесенә башкаладагы 96нчы гимназиянең 11 сыйныф укучысы Айсылу Хәерова. Аның белән сөйләшкәндә, мондый бәйгеләрдә аны татар теле укытучылары катнаштырырга тырыша дигән хис калды, үзе исә ул табибә буласым килә дип белдерде.

Казандагы 144нче мәктәпнең 10 сыйныф укучысы Диләрә Рамазанова да “Асылташ” бәйгесе турында укытучылары әйтә. Аның сүзләренчә ул конкурска җиңәр өчен түгел, яңа кешеләр белән танышырга, милләт турында сөйләргә килә. Диләрә сәхнәгә чыгыш ясарга менгәч, жюрига татар халкының үсеш стратегиясенә бәйле фикерләрен дә җиткерде. Чыгышын укытучылары белән әзерләгән дип аңладык. Сөйләмендә татар теле үсешенә гаилә генә түгел, мәктәптә тә җаваплы булуы бер җөмлә белән булса да әйтелеп үтте.

“Мин укучы буларак милли үсеш стратегиясенең нигезләрен аңлый алмыйм әле. Шулай булуга карамастан, гаиләдә милли үзенчәлекләрне өйрәнү, милли шәхес үстерү аерым бер тема буларак билгеләнергә тиеш дип саныйм. Эзләнгәннән соң мондый фикергә килдем, гаилә – милләтне, телне саклый торган, дәүләтнең бер тармагы буларак күзаллана. Гаилә белән мәктәпнең бердәмлеге булганда гына татар телен, гасырлардан килгән гореф-гадәтләрне сакларга, үстерергә мөмкин ”, ди 10 сыйныф укучы Диләрә, кәгазьдә әзерләгән чыгышын укып.

Башкаладагы 2нче татар гимназиясенең 8 сыйныф укучысы Зөһрә Камалова да татар теле укытучысы тырышлыгы белән әлеге бәйгедә катнаша.

“Бу конкурс турында татар теле укытучысы әйтте. Үземә дә кызык булды, шуңа катнашырга уйладым. Үземнең сәләтемне, татар кызы нинди булырга тиешлеген күрсәтәсем һәм тәҗрибә туплау максаты белән дә килдем. Мин фортопианода уйнарга, чигү белән шөгыльләнәм, татар шагыйрьләренең шигырьләрен укырга яратам. Киләчәктә кем булуымны әйтә алмыйм, әмма министрлыкта эшлисем килә”, диде Зөһрә. Конкурста ул ачык дәресләрдә еш кулланылган шагыйрь Зөлфәтнең “Тел ачылгач әйтә алсаң: “Әни” – дип” шигырен сөйли.

Быел беренче узучы “Асылташ” бәйгесенең авторы, 4нче кызлар гимназия-интернатында китапханә мөдире, педагог Гүзәл Гыймадиева. Ул бу конкурсы ел саен үткәрү теләге белән янып йөри.

“Безнең гимназиядә “Мәгърифәт йолдызлыгы” дигән проект эшләп килә. Тугыз ел дәвамында республика күләмендә конференцияләр оештырабыз. Ул аеруча татар хатын-кызлары мәгърифәтенә багышланган. Без гасыр башында батыр йөрәкләре, зыялы татар хатын-кызларына багышланган эзләнү эшләре алып барабыз.

“Асылташ”ның максаты – милли үзаң булдыру, кызларны мәгърифәтле, белемле итү. Тагын бер максаты: зур уңышлар казанган кызларны барлап, аларны күрсәтү, яңа үрләргә этәргеч бирү”, диде безгә Гүзәл ханым. Аның сүзләренчә, әлеге конкурсны оештырырга Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы, Казанның мәгариф идарәсе, КФУның  филология факультеты, Татар конгрессы, 4нче кызлар гимназиясе ярдәм итә.

“Асылташ”ның икенче этабына узган 15 укучы кыз жюри әгъзалары белән җанлы аралашу узды. Катнашучыларның тышкы кыяфәте, сөйләме, фикерләү сәләте, үз-үзен тотышы игътибарга алынды. Укучылар “Милли үзенчәлекнең асылы – гаилә тәрбиясенең нигезендә” темасына 3 минутлык презентация йәисә видеоязма тәкъдим итте. Татар тарихы, мәдәнияте, әдәбияте, гореф-гадәтләренә кагылышлы сорауларга җавап бирделәр Әдәби сүз бүлегендә, җюри әзерләгән әдәби әсәрләрдән өзекләрне сәнгатьле итеп укып мәгънәсен аңлатырга тырыштылар.

12 апрельдә “Мәгърифәт йолдызлыгы” конференциясе кысасында шушы “Асылташ” бәйгесенә нәтиҗә ясалып, җиңүчеләр әйтеләчәк.

 

Бәйле