Казан федераль университетның гомуми һәм этник социология кафедрасы аспиранткасы Лилия Исхакова татар балаларын мөстәкыйль рәвештә фикерләргә өйрәтүче китапны бастырып чыгару өчен иганәчеләр эзли.
“Әгәр “Бану маҗаралары” китаплар сериясе уңышлы килеп чыкса, аннан килгән барлык керемнәр ярдәмендә икенче китап бастырырга ниятлим. Ике көн эчендә бу сериягә 10 мең сум акча җыелды. Бу – начар күрсәткеч түгел. Мин моңа бик өметле карыйм. Шул ук вакытта иганәчеләр эзләүне дә дәвам итәм”, — диде Лилия Исхакова.
“Бану маҗаралары” – берничә китаплардан торган серия исеме булачак. Хәзерге вакытта сериянең беренче китабына дип краудфандинг башлап җибәрдем. Әлеге китаплар сериясен бастырып чыгару – тулысынча минем идея. Мин балалар психологиясе белән кызыксынып, үз баламның үскәнен күзәтеп, төрле язмалар яздым. Дуслар белән бергә җыелышкач, үзебезнең балачакны искә төшереп, төрле темаларга сөйләшә идек. Шуннан кызыклы тема барлыкка килде”, — дип сөйләде автор.
Лилия Исхакованың булачак китабы татар балаларын мөстәкыйль рәвештә фикерләргә өйрәтәчәк. “Китапның асылына татар баласының бүгенге заманада әби-бабайга гына кайтмыйча, татар баласы булып яшәве, аның дөньяны тануы, мөстәкыйль рәвештә фикерләргә өйрәнүе салынган. Чит телләрдә иҗат ителгән күп кенә китаплар балаларны мөстәкыйль рәвештә фикерләргә өйрәтә. Бу китапларда да шундый тематика булсын иде дигән теләктән башланган эш бу”, — диде ул.
Лилия Исхакова үз героен булдырырга теләгән. “Мин бөтен дөньяга мәшһүр булган китапны татарчага тәрҗемә итсәң җиңелрәк булыр дип уйлаган идем. Гарри Поттер турындагы китапларның бит татар теленә тәрҗемәләре бар. Шулай ук балалар өчен дә берәр китапны тәрҗемә итсәң булыр иде. Бу турыда бераз вакыт уйладым да, үзебезнең геройны да барлыкка китереп була дигән фикергә килдем”, — диде ул.
Лилия Исхакова үзе тудырган образга Бану исемен бирү турында инде күптән уйлап куйган. “Мин беренче кызымны көткәндә, аңа Бану дип кушаргамы, Сара дип кушаргамы дип уйланган идем. Бану образы инде гомер буе башымда яшәп килә. Әлеге вакытта бу китап өчен иллюстратор эзлибез, чөнки Бануның визуаль образы кирәк”, — дип аңлатты Лилия Исхакова.
Бу китапны бастыруга багышланган акча җыюда әлеге сайт аша һәркем катнаша ала https://planeta.ru/campaigns/tatar_childrens_book/
Татар-информ