«Республика мәчетләре тирәсендә шау-шу тынмый…»

-- Лэйсирэ

Мәңге бетмәс шау-шуларның берсе, ни кызганыч, республика мәчетләре тирәсендә. Югыйсә, адәм балалары сыенган Аллаһ йортында барысы да башкача булырга тиеш кебек. Юк шул… Мәчетләр тирәсендә никадәр күбрәк йөрим, шулкадәр күбрәк сораулар туа. Чөнки ничек кенә ямьсез яңгырамасын, монда да Ходай бәндәләре урын бүлешә. Абыстай белән мулла гомер бакый авылның йөзек кашы булган.

Әле дә шулай ул, аларсыз бер дини бәйрәм, бер аш та узмый. Ләкин бит аларның хезмәте аштан ашка йөрү генә түгел, ә зур җаваплылык, белем, тәрбия вә әхлак таләп итә.

“Мәчеткә кертмиләр”

Әлеге хат Чаллы шәһәрендә яшәүче Галия Сафинадан килгән. Ул тумышы белән Апас районының Дәвеш авылыннан. Инде хатка күз салыйк.

“Бабам кырык еллап шушы авылда имам булды. Инде бакыйлыкта. Шулай да, аны авыл халкы зур хөрмәт белән искә ала.

Атеизм заманы иде. Еш кына бабамны партия җыелышларына чакырып, динебезне тыярга өндәделәр. Ә ул: “Әйдәгез, җәмәгать, әйтәсе сүзегезне әйтеп бетерегез дә, китәсем бар, хәзер намаз вакыты җитә, һич кичектерергә ярамый”, – дия иде.
Әтием – партия кешесе! Аңа күп кисә­­түләр ясалса да, өйгә кайтып, үз гамәлен дәвам итте. Кайтып керүгә: “Аллаһы Тәгаләнең коммунистка да, комсомолга да бер зыяны да юк, дөреслеккә генә өнди динебез”, – дип, гел бер сүзне кабатлады.
Әниебез шушы авылда утыз еллар чамасы бик хөрмәтле абыстай булды. Ә мин – аларның кызы. Башта уңышлы гына мәдрәсә тәмамладым, соңыннан КФУда өстәмә рәвештә белемемне күтәрдем. Укытучым һәм авылдашларым дин буенча белем алып йөрүемне белгәч: “Әй, сеңлем, безне дә өйрәтмисеңме? Кулларыбызга Коръән алып укыйсыбыз килә”, – дигәч, үтенечләрен кире какмадым, ризалаштым.

Соңыннан һәрберсенә китаплар, дәреслекләр алып кайттым. Машинам юк, бер автобустан икенчесенә күчеп булса да, ташыдым. Бу эшне шатланып башкардым. Дәвеш авылында абыстай булып йөрүче Фәһимә апа да шул вакытта миннән белем алды. Ул аеруча диннән ерак иде, хәзер исә бөтенләй башка күренеш.

Узган елның декабрь аенда авылыма кайттым. Без өч кыз туган калдык. Өчебез дә, Аллага шөкер, дин юлында. Коръән укыйбыз, намазлы, гамәлле. Аллаһ риза булсын. Кабуллардан булсын! Декабрь аенда газиз әткәебез, әнкәебез бөтенләйгә китеп бардылар. Урыннары оҗмахта булсын. Аларны искә алып, Коръән ашы уздырдык. Бу ашта Фәһимә апа да бар иде. Ашка җыелган апалар мәчеткә килүемне үтенде, “хаталарыбыз күптер, гадәттәгечә, аерым-аерым аңлатырсың, син кайтканны ишетүгә күңел мәчеткә тартыла” диделәр. Теләп риза булдым. Фәһимә апага да бу турыда әйттем. Ул да риза булды. Өйләдән соң очрашырга сүз куештык. Икенче көнне иртән Фәһимә апа: “Сиңа мәчеткә килеп, халык җыеп, Коръән өйрәтергә ярамый, теләсә кем безнең мәчеттә укытырга тиеш түгел”, – дип шалтыратты. Аның сүзләрен авыл хәзрәте Фирдүс тә җөпләде: “Безнең мәчет теләсә кем өчен ачык түгел, килмә, безнең Фәһимә абыстай бар”, – диде.

Аптырашта калдым. Әле алар икесе дә хаталы укый. Фирдүс халыкка да кырыс. Чөнки ул элекке хәрби кеше. Ә бит дин әһелләре йөзләре, бигрәк тә сүзләре, киңәшләре, мәгънәле, матур сөйләүләре белән дә үрнәк, хөрмәткә лаек булырга тиешләр. Дин ул – ышану, гамәл, әхлак! Гомер-гомергә имам, хәзрәтне авыл халкы арасыннан сайлаганнар, абыстайны да. Алар шушы авылның тарихын, матур гореф-гадәтләрен сакларга, киләчәк буынга тапшырырга тиеш. Фирдүс яңа гына безнең авылга килеп яши башлады һәм үзенең чын асылын күрсәтте. Бу дөрес хәл түгел! Фәһимә апа да элекке рәис хатыны, шулай яшәп калучы гына. Әле шундый искәрмә дә бар икән: “Фәһимә апа урынына Коръән укучыларга 50 мең сум штраф!” Кем чыгарган бу законны?

Югыйсә, беренче укуларыбыз иске мәчеттә башланды. Башта аны җыеш­тырдык, юдык. Тәрәзәләргә яңа чел­тәрләр, мәчет залын икегә бүлерлек итеп кыйммәтле пәрдәләр элдек. Барысына да үз акчаларыбызны тоттык. Аларны үзем сатып алып, тегеп үк кайттым. Ул вакытта имам Хәлимҗан абый иде, рәхмәтләр әйтте, әле дә исән-сау ул, Аллага шөкер.

Ә мәчет – шәфкать туташы булып эш­ләгән, элекке рәис хатыны Наилә апаның балалары тарафыннан салынган “Әтиләр” мәчете. Фирдүс белән Фәһимә апаның анда бер өлеше дә юк.

Хәзер авыл имамының, абыстайның белемнәрен тикшереп торучылар бармы икән ул? Белемгә омтылган кешеләр өчен мәчет ишекләре ачык булырга тиештер бит? Кешедән курыккан хур булган, Аллаһтан курыккан зур булган! Әй, авылым халкы, күзләрегезне ачыгыз!” – дип хатына нокта куйган Галия апа.

Авторны да аңларга була. Чыннан да, ни өчен аны мәчеткә кертмиләр? Дин әһеле, гыйлем иясе, гомере буе дин юлында, мәдрәсә тәмамлаган, әле дә белемен күтәрә. Алай гына түгел, авылдашларын укыткан! Ата-анасының ашын уздырырга авылга кайткан, авылдашлары аны сагынып, хөрмәт белән каршы алган, мәчеттә җыелышырга сүз куешканнар, әмма икенче көнне иртән барысы да үзгәргән. Ни өчен? Аңлыйм, теләсә кем мәчеткә кереп вәгазь укырга тиеш түгел, хәер, укый алмый да, белми дә ул аны. Монда бит сүз, алда әйткәнемчә, мәчет өчен җан атып йөргән, шул авылдан чыккан кеше турында.

“Районнан шулай куштылар”

Дәвеш җирле үзидарәсенә өч авыл керә. Өч авылга ике мәчет. Чирү дигән авыл гына Аллаһ йортыннан мәхрүм, чөнки ул бик кечкенә.

Беренче эшем итеп хатның эчтәлеге белән җирле үзидарә рәисе Таһир Хөсәе­новны таныштырдым. Ул да бу хәл­ләр­дән хәбәрдар, ләкин нечкә­лекләренә ка­дәр белеп бетерми, чөнки бу вакытта авыл­да булмаган икән.

Фәһимә абыстайга исә 72 яшь. Тумышы белән Буа районының Түбән Наратбаш авылыннан. Дәвештә 42 ел яши. Аны хәзер бу авыл кешесе дисәң дә була. Чөнки монда туган, монда үскәннәрнең күбесе читтә гомер кичерә, ә ул биредә төпләнеп калган. Заманында ирен колхоз рәисе итеп Дәвешкә җибәргәннәр. Аңлавымча, балалары укымышлы, белемле. Һөнәре буенча Фәһимә апа – медицина хезмәткәре, шифаханәдә өлкән шәфкать туташы булып эшләгән.

– Галиянең әнисе исән вакытта ук аның белән ике ел абыстай булып, өйрәнәм дип йөрдем, – ди Фәһимә абыстай. – Чыннан да, дин сабакларына Галия өйрәтте. Ул группа җыйганнан соң бардым. Галиянең әнисе Дания абыстай: “Сиңа тапшырам”, – диде. 2010 елда җыелышта абыстай итеп сайладылар. Апаста “Мөслимәләр берлеге” эшли, атна саен диярлек шунда бардым, укуымны дәвам итеп, Каратун мәчетенә йөрдем.

– Галия апаны ник мәчеткә кертмә­де­гез? Моңа кадәр авылдашларына дин са­баклары биреп йөргән бит ул, – дим аңа.

– Чыннан да, моңа кадәр укытты. Ләкин район Нәзарияте аттестация үткәрде һәм рәсми рәвештә безне укытучылар итеп билгеләде. Бу инде теләсә кем мәчеттә укыта алмый дигән сүз.

– Бу кайчан билгеле булды соң? Алдагы көнне мәчеттә очрашырга сүз куешкансыз бит, – дим.

– Шулай сөйләшкән идек. Мәчеткә хәз­рәт хуҗа, миндә ачкыч та юк. Белемле кеше. Аның хатыны да ике ел Казанда дин буенча гыйлем ала. Ул – балаларны, мин олыларны укытам. Шуңа күрә: “Галия укытмаса да була”, – дигән фикерне җиткердем, ләкин аны берәү дә мәчеткә керүдән тыймады. Хатны ачуы килеп язгандыр. Районга да шалтыраткан. Моның сәбәбен дә беләм: Галиянең сеңлесе Наилә абыстай булмакчы. Чыннан да, алар укымышлы кешеләр. Галиягә карата ачуым да юк, хөрмәт итәм, рәхмәтле дә мин аңа. Ләкин алар хәзрәтнең хатыны Резидә укырга кергәч, авыл халкын безгә каршы котырта башладылар. Аннан, имамыбызны да кеше алдында хурлыйлар, кисәтүләр ясыйлар. Наилә имамга: “Син надан, берни белмисең”, – дип ябышты. Галия дә хурлады. Мәчетне, безне кимсетеп йөриләр, “без белемле” дип масаялар, тәкәбберләнәләр, – ди Фәһимә абыстай.
Фирдүс хәзрәт минем белән сөйлә­шергә теләмәде, әллә җае чыкмады… Хәер, ни әйтсен соң инде ул? Аның уры­нына, хатыны Резидә үз фикерен җиткерде.

– “Мөхәммәдия” мәдрәсәсенең икенче курсында укыйм. Тумышым белән Апас районыннан, Дәвеш җирле үзидарәсе белән берлектә эшләдем, башлангыч мәктәп укучыларын укыттым. Фирдүс хәзрәтне авыл халкы ярата, ул әти-әнисен карарга дип, Инта шәһәреннән кайтты. Кешегә җанын бирергә дә әзер. Казан мәдрәсәсен тәмамлады. Надан да, кырыс та түгел, олы яшьтәгеләргә ярдәм итә. Аларны мәҗлесләргә үз машинасы белән алып килә, илтеп куя. Кибеттән кайтканда берәрсен очратса да, утыртып, өенә кадәр кайтара, – диде ул Фирдүс хәзрәт турында.

Күптән “син абыстай бул” диләр!

Хат авторы Галия апаның бертуган сеңлесе Наилә Дәвеш авылында яши. Укытучы булып эшләгән, әтисе урын өстендә калгач, эшен ташлап, әтисен караган. Әлеге хәлләргә менә мондый аңлатма бирде ул:

– Фирдүс белән аңлашылмаучанлык килеп чыкты. Ураза аенда Тәрәвих намазына йөри идем. Беркөнне – бер, икенче көнне ике кеше була. Ә мин күңелемне дингә биргән, кеше булса да, булмаса да, йөрим. Фирдүс ул – хәрби кеше, полковник.
Шәригать законнарын үзгәртмәкче була. “Үзгәртә алмыйсың, син яшь әле”, – дидем…

– Нинди законнар хакында сүз бара? Гореф-гадәтләр турында әйтәсезме? – дип сорыйм аннан.

– Мәсәлән, мәет чыканнан соң идәнне ишек төбеннән юа башларга кирәк. Аннан, мәетне алып чыккач, он белән тавык бирәләр. Он – ризыклары, тавык – маллары кимемәсен өчен. Аны бит кире хуҗасына кайтаралар, күңеле була, дога кылырга гына кирәк. Бездә төтен чыгару йоласы да бар. Фирдүс боларны бетерде.

– Сезне абыстай итеп күрергә телиләр, диләр. Бу дөрес мәгълүматмы?

– Мин Фәһимә апаның ярдәмчесе ке­бек: мәетләрне бергә юабыз, хә­бәр­­ләшеп торабыз, бер-беребезне бәй­рәмнәр белән котлыйбыз. Ләкин аннан башка мәҗлесне башлап җибәрсәң, тавыш чыгара. Бервакыт ул авырганда вәгазь укый башлаган идем, янә тавыш купты, “мин абыстай” ди. Ә мин алдыма зур максатлар куймыйм, ләкин халык чын­лап та минем абыстай булуымны тели.

“Фетнә чыгарырга кирәкми”

Апас районы Диния нәзарәтендә бу хакта ишетеп, борчылганнар. Мирхәт хәзрәт Җамалиев янына килеп, булганнарны бәян итеп тә киткәннәр.

– Беренчедән, Диния нәзарәтендә укыту бер системага салынды, – диде Мирхәт хәзрәт миңа. – Укытучыларның белемен карыйбыз. Буада, Апаста аттестация үткәрәбез. Бөтен укытучыларны рәсми рәвештә укытырга алдык. Алар органнарда хисапта, алар турында бөтен мәгълүмат бар, эшчәнлекләрен контрольдә тотабыз. Галия очрагында рөхсәтне башта остабикәдән сорарга кирәк. Фетнә чыгару матур түгел, килсеннәр, мөрәҗәгать итсеннәр, районда Мөхтәсибәт бар, җайга салырбыз. Аннан, авторитетыңны кулланып, “мәчетне яптырам” дип йөрү дә ямьсез күренеш. Һәр әйбернең тәртибе бар. Мәчет ишекләре һәркем өчен ачык. Ә Галия Казанга барсын, рөхсәт алсын, аннан соң безгә укыту программасын күрсәтсен, йә булмаса, халыкны өенә җыеп укытсын.

Соңгы сүз

Галия апа, ни өчен сезнең белән мондый хәл килеп чыкканын ачыкладык кебек. Ниш­­лисең бит, дин өлкәсендә дә яңа тәртипләр кертеп кенә торалар. Аннан, сезнең, туганнарыгызның, гомумән, нәсе­легезнең укымышлы, гыйлемле икә­нен авылдашларыгыз яхшы белә һәм хөр­мәт итә. Аларның бу хакта исләренә тө­шерергә дә кирәкми. Афәриннән башка сүз юк.

Монда бит сүз сезне мәчеткә кертмәү турында бармый. Бары укытырга ярамый гына диелә. Шулай булгач, теләсәгез, рөхсәт ала аласыз. Сезнең чын күңелдән халыкка ярдәм итәргә теләвегезне дә аңлыйм, шуңа күрә аларга кайда дин сабаклары бирсәң дә барыбер түгелмени?

Аннан, кайсы гына өлкәгә күз салма, тавыш-гауга, җавапсыз сораулар, аң­лаеш­сыз законнар… Тик дингә тимәскә иде. Бүген безне яктылыкка, иманга өндәүче, берләштерүче бердәнбер өлкә ул.

«Акчарлак» газетасы, 28 нче февраль № 8

Фото: Ватаным Татарстан архивыннан очраклы фото

Бәйле