«Кайчак кимсенү дә тоясың, әмма…»: Эмиль Талипов иң яшерен серен ача

-- Лэйсирэ

Актер белән аралашу гадәти нәрсә түгел ул. Син теге яки бу спек­такль­дәге ниндидер герой янына барасың кебек тә… Ә ул, мәзәк­тәгечә, бәрәңге дә ашый икән, төннәрен йокларга да ята булып чы­га. Татарстанның атказанган артисты Эмиль Талипов янына ба­р­ган­да да “Мәхәббәт FM”дагы Ильяс та чыгар төсле иде каршыга, “Мулла”­дагы Әсфәндияр дә, “Диләфрүз ремейк”ның – кәттә мотоциклын выжылдатып, Исмәгыйле дә… Ә минем каршыда – күңеле белән урман-тугайларда уйнап үскән гап-гади авыл егете Эмиль иде.

Еламаска өйрәтте

Элек Биектау районына кергән Кадыш авылы, хәзерге Авиатөзе­леш районы авылы егете гаиләдә төп­чекәй булган икән. Ике ападан соң ту­ган егетне тездә иркәләп-назлап кына утырмаганнар утыруын, алар – хуҗалыктагы кырык­ма­са-кырык мә­шәкать, эш белән үскән буын. Әмма әнисе ягыннан да, әтисе яклап та иҗади оеткыдан мәхрүм булмаган Эмиль – кечке­нәдән күр­ше-тирә апа-абыйларга, иптәш­ләренә пародия күрсәтергә яраткан “артист”ны урындык өслә­ренә бас­тырып сөйләтә-җырлата торган булганнар. Әмма бу авыл “инс­титуты”на кагылышлы тәрбия­дән кала торган буш вакытта гына каралган – башта иң мөкатдәсе эш ләса…

– Эшләп үстек, безнең чорда бүгенге кебек уку, түгәрәкләр генә дип яшәү, телефоннарда уйнап утырулар юк иде бит инде. Балалардан культ ясау да булмады – барганбыз, акрынлап кул астына да керә башлаганбыз. 6-7 нче сыйныфларда мин әти белән бергә капчык-капчык бә­рәңгеләр ташый башлаган идем инде.

– Тик төпчекләргә кагылышлы иркәлек булмады гына димә, зинһар, барыбер ышанмыйм.

– Булмады. Кагып-сугып үстерү булмаса да, алга утыртып үбеп утыруларны да хәтерләмим. Әлбәттә, наз-мәхәббәткә туймадым дип тә әйтә алмыйм – әмма бер бала икен­чесеннән аерылмады. Әнием Әл­фия заводта сакта эшләде – иртән китә, төн кайта дигәндәй. Ул һәр­вакыт үзе белән пистолет йөртте – мин – кулымда пистолет та тотып караган кеше. Сүтеп-җыеп күрсәтә иде әни аны… Әмма әни катырак иде безнең – тозлап-борычлап, оял­тырлык итеп әйтә белде. Минем кызулыгым да – әнидән. Әтием Ман­сур мәктәптә татар теле һәм әдәбияты укытучысы иде – шулай ук эш кешесе, улым, алай итәргә кирәк, болай эшләргә кирәк, дигән нотык сөйләгәнен ишеткән булмады. Без аларның тормышыннан үр­нәк алып үстек, олыларны – олы, ке­челәрне кече итәргә өйрәндек. Аннан, безнең чорда балаларны кырыслык-таләпчәнлек белән үсте­рү чоры иде.

Нык тәртипле мулла песие булып үстеңмени?

– Без табигатьтә үстек. Хуҗалык эшләрен караганнан соң без урамга, урманга чыгып китеп, аралашып-уралышып үстек. Мактану булмасын – кулдан килмәгән эш, теш үт­мәгән шөгыль калмагандыр. Тиктормас, кызыксынучан идек. Шу­ңадыр, хәтерлим, туксанынчы еллар – мин бик сорагангадыр инде, әти белән әни акчаларын кырып-себереп велосипед алып бирде миңа. Матур, 9 меңлек, шәп сәпит! Без бу вакытта егетләр белән кача-поса дискотекага йөрибез. Үзебез­чә, кәттә бит инде – җилләнеп барабыз, сәпитне салам эскертенә качырып куябыз да дискотекага кереп китәбез. Шундый көннәрнең бер­сендә, биеп чыктык, ә минем сәпит юк! Тузан да кунарга өлгермәгән яңа сәпитемнән җилләр искән… Әниләргә аны-моны әйтеп тору юк әле – кайсын каян детальләр табып, ике көндә сәпит җыйдым мин. Үзем!..

– Үзеңнән бигрәк, матчага кыс­­тырылган талчыбыкка килеп җиттек бугай без?.. (Кө­ле­шәбез.)

– Әйе, анда эләкте! Сәпитне җы­еп бетергәч, әтигә дөресен сөй­ләп бирергә булдым. Кайттым, ул кафель идәнле ваннага унитаз урнаштырып ята, килдем дә: “Әти, минем сәпитне урладылар”, – дидем. Әтинең кулындагы кыскычы тө­шеп тә китте, кафельне дә чатнатты. Шунда кул астындарак торган чебен үтергечне алып, ипи шүрлегемә менеп тә төште!

– Ә үзең ясаган сәпитне күргәч?

– Анысы өчен әни мактады, үзе бит, бусы кадерлерәк тә булыр әле, диде. Әтигә ул эләктерү өчен үпкәләмәдем дә – бик тиешле урында, тиешенчә булган ул. Баштан сыйпап кына утырып булмый. Егетне егет итеп үстерергә кирәк – борын мышкылдатып елап йөрерлек булмасын.

– Шушы хыялыйлык һөнәр сайлауга да бер юнәлеш бир­гән­дер, әйеме? Әллә әти-әни “егетчә­рәк” берәр һөнәр ягына ишарә­ләдеме?

– Юк, киресенчә, әти укуымны шул юнәлештә дәвам итүемне киңәш итте. Мин мәктәптә укыганда төрле-төрле бәйгеләрдә катнаша башлаган идем инде. Төгәл фәннәр белән дә әллә ни дуслык булмады – техник вузлар турында башыма да кертмәдем. Мәктәптә укыганда да ул математика, алгеб­ра, физикалар бер газап иде – дәрес башында берәр ноктада берәр сурәт эзләп таба идем дә, дәрес буена шуңа карап утыра идем. Очына чыгып булмас ул формулалар, биремнәр башка планетадан иде… Шуңа театраль учили­щеның актерлык осталыгы факультетына документларымны тапшырырга булдым да. Әмир Камалиев – Аманулла классына укырга кердем. Өч ел укыганнан соң, миңа нидер җитми башлады. Дүр­тенче курстан соң Фәрит Бикчән­тәев төркем туплый дигәнне ишет­кәч, көчемне сынап карарга булдым – режиссурага укырга кердем. Фәрит абый бер шарт белән алды – мин театр училищесын ташларга тиеш идем.

Ташладыңмы?

– Юк, кача-поса параллель укып бетердем: мин – ике мәктәпле артист.

– Фәрит Рәфкатовичка ничек итеп аңлаттың?

– Ул аны бүгенге көнгә кадәр белми шикелле.

Мин – соң өлгергән артист

– Эмиль Талипов һәм режиссура – алар кавыша алдымы соң? Аннан, мине иң кызыксындырган сорау – режиссер булуга укытып буламыни соң ул?

– Укытып була инде ул, 10-15 алымы бар аның. Әмма интуитив сизү, тоемлау – Ходайдан бирелә торган талант. Ансыз спек­такльнең йөрәге булмый. Минем режиссерлык эшләремә килгәндә, укыган вакытта сәхнәләштерелгән “Зөбәйдә – адәм баласы” бар. Фәрит абый киңәше белән алынган әлеге әсәр­не мин аны ничек бар, шулай итеп сәхнәгә чыгардым… Мин телә­гән нәрсә килеп чыкмады. Режиссерлык эше шуның белән тәмам да булды. Ә уку тәмамлаганда мин инде артист форматында эшли башлаган, беренче сынауларны узган идем. Күп уйный башладым. Әле анысы да ничек булды – мин курс­ташларымнан зуррак идем бит инде, театрга килеп эләгү белән дә чәчрәп балкып чыкмадым. 27 яшемдә генә артист буларак эшләр­гә тотындым.

– Әмма соңармадың, бәхет кояшы сиңа саран елмайды, дип һич тә әйтеп булмый. Режиссер синең талантыңны күрә һәм күтәреп алды бит?

– Артистның бәхете – режиссердан, анысы – бәхәссез. Әмма ме­даль­нең икенче ягы да бар – эш­ләмәгән, үзен чарламаган артист режиссерга кирәк түгел. Безгә укыганда да әйтә килделәр: талантлы артистка караганда, эшләгән артист күпкә кадерлерәк. Шуңа нинди бәхет кояшы ди инде? Беренче булырга теләсәң, үзеңне кызганмыйча эш­ләргә дә әзер булырга кирәк. Берен­челекнең үз хакы бар.

– Эмиль өчен кайсы рольләр иң-иңнәре рәтендә?

– Т. Миңнуллинның “Мулла”­сын­да­гы Әсфәндияр, Р. Зәйдул­ла­ның “Үлеп яратты”сындагы Корбанов, И. Зәйнинең “Мәхәббәт FM”­дагы Иләс Миләсов… Гомумән, “Мә­­хәббәт FM” ул миңа атап язылган спектакль дисәң дә була – иҗатымдагы иң-иң урынны нәкъ менә әлеге әсәр алып тора. Ул безнең курсны ачып бир­гән визит карточкасы – курсыбыз­ның биш еллыгына Илгиз Зәйниев махсус язды аны. Анда тулаем – мин. Ә урамда танып эндәшә башлаулар – Нурания Җамали режиссерлыгындагы “Ерактагы якын йолдызым” кинофильмыннан соң булды.

Зирәклек тупладым

– Иҗат коллективында бервакытта да җиңел була алмый…

– Авыр да түгел, Гөлнара. Аннан, күп нәрсә үзеңнән, тормышны, ке­шеләрне кабул итүдән дә тора. Элек мин риза булмасам, гаделсезлек күрсәм, бәргәләнә, үз дигәнемне исбатларга тырыша, бәхәскә керә идем. Еллар узу белән тормыш ул яктан да чарлый башлады – мин хәзер күп нәрсәне елмаеп, йөрәккә якын алмыйча, әрепләшмичә генә уздырып җибәрергә өйрәндем.

– Чып-чынлап туеп, театрдан китәргә ниятләп йөргән вакы­тың булдымы?

– Булды. Студент еллары иде әле ул. Уку авыр бирелә, барып чык­мый шикелле… Кердем дә Фә­рит абыйга: “Китәм мин!” – дидем. Тукта әле, ашыкма, бар да нормаль бит, диеп, аркадан кагып чыгарып җи­бәрде ул… Шул талпынышта кәеф кырылу да узды.

Фәрит Рәфкатович еш мактыймы?

– Булгалый, әмма ул үтереп мактый торган кеше түгел. Сирәктә әйтеп куя. Әмма аның бер мактавын “күңелдә йөртәм” мин. Швейцария режиссеры куйган “Әтрәгәләм” спектакленнән соң: “Эмиль, син бит моны Голливуд артисты төсле уйнадың, афәрин!” – дигән иде. Ос­таздан андый сүз ишетү – тагын бер пар канат төртү белән бер инде ул!

Телисеңме, аккош каурые бүләк итәм?

– Озаклап башлы-күзле булмыйча йөрүеңдә өер-өер фанат кызлар гаепле булдымы соң, йолдызланып китеп, гадиләр янына төшәсең килмәвеңме?

– Безгә театрда йолдызланырга берәү дә ирек куймады. Укыган вакытта ук сеңдерә килделәр: сез артист буларак кына кызык, кеше буларак – юк. “Әйбәт кеше ул – һөнәр түгел”, – диләр иде. Шуңа йолдызлану турында сүз дә була алмый. Беренче тапкыр урамда танып эндәшүләре дә кинода төшкәч булды минем: бу бит шул-шул, дип кинодагы образым янына килеп фотога төшеп киттеләр, Эмиль янына түгел! (Көлә.) Шуңа минем үземдә дә, мин бит шундый-шундый, мине бөтен кеше белә, дигән нәрсә булмагандыр. Булды инде – Нурания Җамали киносыннан соң булды арттан йөрүләр… Стеналарга язулар да, чәчәкләр-күчтәнәчләр бе­лән каравыллап торулар да… Әмма ул – театр артистының һәрберсендә була торган әйбер. Мин аңа бүген бик гади карыйм.

– Әти-әни, улым, өйләнергә вакыт сана, дип әйткәләш­тер­мәделәрме?

– Әйткәннәрдер, әмма өйләнер­гә кирәк булганнан гына өйләнеп булмый ич инде ул! Күңел ятмаган, йөрәк “әйе” дигән кешеңне очратмыйча ашыгулар ялгышуга китерә дип беләм. Мин Илсөярне бик озак эзләдем, эчтә озак еллар бушлык иде. Әмма үз кешемне очратасымны сизә килдем. Динә Закирова бервакыт машинада барганда аның фотосын күрсәтте. Мин карадым да фотоны кире бирдем. Шуның бе­лән онытылды да. Кебек. Соңрак Камал театрыннан үзәккә баручы юл киселешендә, Тукай һәйкәле янында очраттым мин аны. Башта кем булуын искә төшерә алмыйча интектем. Исеме телгә килмәде. Аннан, беткән баш беткән дип, “Илсөяр!“ дип кычкырдым да башымны чит­кә бордым. Илсөяр – Илсөяр булып чык­ты! Шуннан сөйләшеп киттек. Аннан тагын бер тапкыр көтмә­гәндә юллар кисеште. Ул минем театр артисты икәнлегемне дә белми булып чыкты. Анысына сөендем генә инде.

– Әәәәй, бер аһ итәрлек романтик мизгел дә булмагач…

– Булды! Чигелгән читек тә биргәнем булды, атап җыр яздырганым да. Иң яшерен сер белән дә уртаклашыйм инде… Бервакыт күл янында йөргәндә мин су өс­тендә аккош каурые күреп алдым. Ил­сөяргә борылдым да: “Телисеңме, мин сиңа аккош – иң тугры мә­хәббәт кошы каурые бүләк итәм?” – дидем. Илсөяр, каян ала­сың соң син аны, дип югалып ук калды. Мин шунда агач ботагы алдым да, теге каурыйны судан көч-хәл белән этеп чыгарып, булачак гомерлек юлдашыма бүләк иттем. Аккошлар ялгыз яши алмый, дидем. Аның күзлә­рендә бәхет очкыннары иде. Каурый хәзер альбом эчендә, өебез­нең түрендә тора.

– Утызның үр ягына чыккан, шәхес буларак формалашкан, үз көенә генә яшәргә өйрәнгән ке­шегә гадәти гаилә кысаларына кереп урнашу ансат түгелдер ул, әйеме, Эмиль? Син роль белән янып йөрисең, ә синең кулыңа, бар ташлап кер әле, дип, чүп пакеты китереп тоттыралар…

– Юк, ансат түгел. Мәхәббәт тә, гаилә дә – ул шулай ук хезмәт. Аңа кергәнче син үзең җавап бирергә тиеш – әзерме син шуңа? Мин Ил­сөяр белән танышыр алдыннан ул халәтне тойдым – мин әзер, миңа гаилә кирәк. Әнә шул әзер булганнан соң гына тоемладым да – мин озакламый үз кешемне очратачакмын. Шуңа да гадәти тормыш, көн­дәлек мәшәкатьләр, җаваплы­лык­ның бер кешедән ике кешелек тандемга күчүе миңа гадәти булды.

– Гаиләнең матди ягын кайгырту артист кешегә авырмы?

– Яшерен-батырын түгел, го­мер-гомергә әдәбият-мәдәният-сән­­гатьтә акча булмаган, юк, бул­мая­чак… Шуңа мин дә төп эшемнән тыш акча чыганагы эзләргә мәҗ­бүр, ансыз тормыш көтеп булмый. Әйе, кайчак кимсенү дә тоясың, әмма… Ә болай, биргәненә мең шө­кер, торырга фатирыбыз, йөрергә машинабыз бар, өстәлебез – түгәрәк.

(Гөлнара Җәлилова/“Ватаным Татарстан”, /№ 49, 05.04.2019/)

Бәйле