Филүс Каһиров: «Бардым да шаккаттым — мин бик каты аерылып тора идем»

-- Гузель

//Tatar today//

Гадәттә артистлар фитнес, залда шөгыльләнүне сайласа, Филүс Каһиров футболны үз иткән. Ул Инстаграм аккаунтында да, коцертларында да бу спорт төре белән бәйле яңалыкларын әйтә килә.  Әлеге кызыксынуы ничек башланган? Нинди уңышлары бар? Иҗатына ничек тәэсир итә? Бу хакта җырчының үзеннән белештек.

«Ике еллап вакыт үтеп киткәндер бу шөгылемә. Татарстан һәм Башкортстан артистлары бергә футбол уйнарга килешкән чак булган, бу хакта миңа Фәнил Вакказов һәм Илнар Ялалов шалтыратты. «Синең футболга барасың киләме, уйныйсыңмы?», дигәч, мин: «Балачактан бирле уйнаганым юк, ләкин кызыксынам, өйдә балалар белән уйныйм», дидем. Алар мине башта тренеровкаларына чакырдылар. Бардым да, егетләргә карап шаккаттым. Алар бик яхшы уйный, мин бик каты аерылып тора идем. Әмма шуңа карамастан, беренче көнне үк 6 гол керттем. Бәлки алар минем күңелне үстерү өчен дә бирешкәннәрдер. Мин үземчә тырышсам да, уйнавым начар иде.

Бу спорт төре миңа бик ошады. Башкортстан артистлары белән уйнарга бара алмасам да, ныклап шөгыльләнү шул вакыттан башланып китте. Атнасына 2 тапкыр Фәнил Вакказовның футбол командасында «Ак бүре» спорт сараенда шөгыльләнәбез.

Хәзер ике ел уйныйм, үземне футболсыз күз алдына да китерә алмыйм. Иҗади сәфәрләрдә дә футбол күңелне җәлеп итеп, уйныйсы килеп тора. Җырчылар арсыннан безнең командада Раяз Фасыйхов, Фәрид Низамиев, Риназ Фазлыйәхмәтов, Инсаф Бәдретдиновлар бар.

Бу өлкәдә уңышларыбыз да бар. 2018 декабрьендә беренче тапкыр Мәскәүдә үткәрелгән Бөтенрусия арт-футбол ярышында катнаштык. Монда 16 төбәктән җыелган артистлар катнашты. Бик матур бәйрәм булды. Без 1988 елда җәйге Олимпия уеннарында футбол буенча җиңгән СССР командасы белән уйнадык. Аннан соң кайтып, үзебездә артистлар арсында да бу бәйрәмне оештырдык.  Бүгенге көнгә кадәр футболга йөрүемә шатмын.

Бу шөгылем иҗатка да йогынты ясый. Дөрес сулыш алырга ярдәм итә, чыдамлылык арта.  Спорт белән мәдәният һәрвакыт бер-берсенә ярдәм итә дип саныйм», дип уртаклашты җырчы Филүс Каһиров.

Бәйле