Рөстәм Асаев: «Битендә мин салган буй-буй тырнак эзләре әле дә бар…» [әңгәмә]

-- Гузель

Татарстанның атказанган артисты Рөстәм Асаевның быел Казанга күченеп килгәненә унөч ел була икән. Башкортстан республикасы Благовар районы, Балышлы авылы егетенең язмышын Казан белән бәйләгәндә очраклылык сәбәпче булса да, Рөстәм аңа һич үкенми.

Бердән, тормыштагы бер очраклылык та – очраклылык түгел, икенчедән – җырчы: «Казан ул – күпме карасам да, карап туймыйм, диярлек бәхет башкаласы», – дип елмая…

«Әле белте кыный, әле белте…»

Рөстәм кечкенә чагын аеруча бер җылылык, ярату белән искә ала. Үзгәртеп кору, талон чорларына туры килсә дә – әбиле-бабайлы булып үскән балачак, әтисе белән әнисенең иркә төпчекәе булган елларга рәхмәттән ары тагын ни әйтеп була ди?

– Иркә идем, иркә, — дип көлә-көлә искә ала ул кечкенә вакытын. – Әти белән әни ничек түзгәндер ул шыңшуларга – әмма алай да эләктереп алганнарын хәтерләмим. Хәер, берсендә әнидән кул учы белән тиеп китү булган икән – ә болай иртән мәктәпкә уятканда да, «бәйләнер» сәбәп таба идем (көлә). Янәсе, менә, биш минутка иртәрәк уяткан булсаң, мин соңга калмас идем… Мәктәпкә кергәнче, өч-дүрт яшьлек чагымда бәрәңге алуны хәтерлим – әтинең апалары алышкан чак, мин араларында буталып йөрим бит инде. Чиләк-чиләк бәрәңге ташыган апаларның берсе бер якка этеп куя мине, икенчесе икенче җиргә алып бастыра. Шунда «р» хәрефен әйтә белмәгән сакау Рөстәм мыгырданырга тотынган да: «Әле белте кыйный, әле белте кыйный» (әле берсе кыйный, әле – берсе) янәмәсе.

– Көй чүлмәге булгач, уз апаң яратмагандыр әле.
– Бертуган апам Ләйсән белән туйганчы сугыша идек. Сәбәбен хәтерләмим, әмма бәдрәфкә кереп китсә дә, кача күрмәсен, дип саклап торган истә. Битендә мин салган буй-буй тырнак эзләре әле дә бар – син миңа пластик операция хакын түләргә тиешле бәндә, дип әле дә көлеп йөри.

– Бөтен эшне аңа аударып калдырырга тырышкансыңдыр да инде…
– Ә юууук! Эштән качкан булмады анысы! Бердәнбер эшләргә яратмаганым – бакча чүбе утау булгандыр. Калган бөтен нәрсәгә – җиң сызганып. Әтием Мәҗит авылда шофер булып эшләде – аның бөтен нәрсәдә уң кулы булдым – олавы-олавы белән, исенә- чүбенә бата-чума утын кисү-яру дисеңме, мал-туар караумы, бакча казумы… Әнием Рәмзилә исә авылда гомер буе завсклад булып эшләгән кеше. Аның эше – амбарда да шактый вакытны уздыра идем. Чәчү, урып-җыю вакытларында амбар алдыннан да рәхәтрәк, күңеллерәк җир юк бит ул – авыл шау килеп гөрләп тора, аннан әбәд тирәләрендә тезелешеп утырып, апалар пешереп алып килгән пирог-кекслар белән чәй эчү дисеңме, шул амбар янындагы асфальтта сәпиттә җилдерүләр булсынмы…

– Авыл институтының кадерле хатирәләре…
– Дөрес әйттең менә! Кешеләр әйбәт иде ул вакытта – гадәти тормыштан тәм-ямь табып яшәүчеләр вакыты. Беләсеңме, нинди хатирә кереп калган күңелгә? Әни белән Уфага мәктәп формасы алырга бардык та, кибеткә кердек. Талон чоры бит инде. Ә мин, иркүш-төпчек, колбаса яратам. Ә бу кибет киштәсендә колбасалар ята. Әнкәйдән и сорыйм инде колбаса, «улым, кайлардан алыйм, безнең талон юк бит», — ди әнкәй. Шунда сатучы апа безгә тулы бер палка колбаса сатып җибәрмәсенме! Андагы бәхет! Баланы бәхетле итүдән теге апаның бәхетле йөзе! Авылда да шулай – өйдән-өйгә үз кеше булып йөри идек без, үгиләр, читләр юк иде… Хәзерге төсле өен генә түгел, капкасына кадәр йозак аскан чорда үсмәдек, шөкер.

– Авылларның гөрләп торган вакытына туры килгән чор, име?
– Әйе шул. Безнең авыл әкәмәт зур иде ул. Болганчыграк елларда үссәк тә, тамак тук, күңел көр иде. Җимертеп эшли дә белдек, өлкәннәрдән тормыш зирәклегенә дә өйрәндек, киң карашлы булып үстек тә.

– Моның өчен әйбәт укырга да кирәк булгандыр.
– Әйбәт укыдым мин – өчле-дүртлегә генә (үлә-бетә көләбез)! Әмма мәктәптә бер дә юкка гел миңа эләгә иде. Сугышып яткан малайлар төркеменә килеп кенә кушылам – шундук укытучы апа да килеп чыга, иң гаеплесе булып мин калам. Туп тибешеп уйныйбыз – тәрәз ватучы булып мин танылам… Юкса, беркемнән артык та, ким дә җирем дә юк иде инде. Әмма укуга бик илтифат иттем дип алдашасым килми – бөтен хыял, үсеп җитеп, фермер булып эшли башлау, мал-туар үрчетү иде. Ә билгеләрне алырга партадаш малай ярдәм итте – иртән-иртүк моңа 20 тиенне шудырып куям да, өй эшен дә күчертә, дәрестә дә күз аның дәфтәрендә була. Апа көлә-көлә сөйли иде инде минем турында: мәктәптән кайтышка сумкасын ташлый да, иртән шул ачылмаган да букчасын тотып мәктәпкә китә иде, дип.

«Кеше әнә өч көндә алып кайтты»

– Фермерлык чынга ашмаган хыял булып калган, аңлавымча?
– Чынга аша башлаган иде ул. Иң башта – 14 яшьтә, мин үзем, күрше әбисеннән акча алып торып, күрше авылдан нәселле бозау – тана алып кайттым. Ул вакытта заманы өчен кыйбат та булгандыр инде, авылда шофер булып эшләгән туганны ризалатып, кузовка көч-хәл белән күтәреп, юлда үзем тотып кайттым мин аны. Әти белән әни ләм-мим бер сүз әйтмәде, акчасын күрше әбисенә бирделәр – үстердек без аны. Майя дип исем куштым, чыннан да нәселле, әйбәт булды ул. Аннан, үземне тулаем шушы өлкә кешесе итеп тоя башлагач, тугызынчы класстан соң, документларымны Чишмә бистәсендәге СПТУ-48гә илтеп тапшырдым. Фермер булам имеш. Әмма өч көннән, бөтенләй минеке булмавын аңлап, ташладым да, авылга кайтып киттем. Әти белән әни анда да сүз әйтмәде – документларны кире унынчы класска илтеп тапшырдым. Ул вакытта, уку тәмамласаң, ромбик формасында күкрәк тамгасы тапшыралар иде бит инде. Хәтерлим, ике малае дүртешәр ел училищеда укып, шул тамга алып кайткан күрше абыйсы ул вакытта минем турында: «Сез йөрисез инде дүртешәр ел ыштан туздырып, кеше әнә өч көндә ромбик алып кайтты», – дип шаярткан иде.

– Аның урынына фермерлыкны сәнгать кысрыклап чыгарган, име?
– Әйе, биш яшьтән аккардеонда уйнаган Рөстәмне кунакка килгән туган абзый Уфа сәнгать училищесына юнәлтте дә куйды шул. Менә анысы инде – чып-чын минем тәлинкә иде…

«Авантюрист булганмын»

– Кайда фермерлык та, кайда сәнгать дип бутап алыйммы соң шунда…
– Мин хәзер дә үземне сәнәк сабына сөялеп басып торган фермер итеп күз алдына китерәм! (көлешәбез) Ул канга сеңгән нәрсәләрдән котылып булмый икән ул. Сәнгать – ул күңел халәтенең икенче канаты. Җыр-моңнан читтә калган гаилә түгел иде без – әти ягыннан да, әни ягыннан да бар андый талант. Авантюристлыгым да булгандыр – мин җаным тарткан нәрсәне чынга ашырып карарга тырышам. Авыл хуҗалыгыннан да ерак дип әйтә алмыйм, җыр сәнгате дә бөтереп кенә йөртте.

– Анысын ташлап кайтасы килмәде инде?
– Юк. Башта училище тәмамладым бит инде, аннан консерваториягә укырга кердем – аларында су кебек йөздем. Уку тәмамлауга авылга кайтып урнашам, кебек уйлар, җилдә тарала килде.

– Монда иртә корылган гаилә, бала туулар да үз эшен эшләгәндер, дип гоманлыйм.
– Әйе, Лилия белән яшь, нәрсәнең-нәрсә икәнен дә чамаламаган вакытта гаилә кордык. 1998 елда кызыбыз Гөлназ туды. Консерваториянең бишенче курсын тәмамлаган елда юллар аерылышты…

– Бу темага сөйләргә яратмаганыңны белсәм дә, сорыйм әле – әгәр артык яшь булмасагыз, гаилә соңрак корылган булса – никахны саклап калып булыр идеме икән?
– Юктыр. Без икебез дә кызу, компромиссларга авыр бара торган кеше идек. Барыбер яшәп бетереп булмас иде. 6-7 еллык уртак тарихтан соң да ушка килер өчен шактый вакыт кирәк булды – җилкәдән авыр йөк төштемени… Кемнеңдер яхшы, кемнеңдер начар булудан да түгел ул – бер-беребезгә гаилә өчен туры килмәгән пар булганбыз. Аны аңларга яшьлек кенә комачау иткән. Әмма, шөкер, матур мөнәсәбәтләрдә калдык – кызыбыз Гөлназ безне сөендереп үсте.

– Кечкенә баладан чыгып китүе – иң авыры булгандыр?
– Гөлназны аны яшь тә өч аеннан минем әти-әни алып калып тәрбияләде. Укырга кергәнче диярлек ул авылда үсте, авылдагы балалар бакчасына йөрде. Ул яктан әнкәйнең өченче баласы белән бер инде ул Гөлназ – Алланың рәхмәте яусын әнигә! Әтисе төсле үк көй чүлмәген кочып-сөеп кенә үстерештеләр. Әни һаман көлеп искә ала әле: пырылдап кайткан бу бакчадан, табын тулы, суыткыч тулы җаның ни тели, шул ашарга бар бит инде. Бу, «берни дә юк» дип зарланып йөри икән. Әбисе, нәрсә кирәк соң сиңа, нәрсә җитми, кызым, дигәч, суыткычны шапылдатып: хет сагыз-мазар булсын иде инде, ди икән кечкенә Рөстәмовна.

«Тагын да әйбәтрәге булыр»

– Бу вакытта әле булачак хатының – ун яшькә кече Башкортстан кызы Айгөл хыялда да булмагандыр?
– Ул вакытта язмыш ишарәсе Айгөлгә үзенә күрә бер ым биргән булган. Әле әнисе исән вакытлар. Минем булачак әби туган тиешле апалары белән телевизордан минем аерылышу тарихын ишеткәннәр дә, жәлләп куйганнар. Әби: «Ярар, бар да әйбәт булыр әле, тагын да әйбәтрәге очрар юлында», – ди икән.

– Юраганы юш килгән?
— Әйе, әмма, кызганыч, үзе генә ул вакытны күрә алмады – бик иртә арабыздан китеп барды… Мин исә Айгөл белән кеше буларак формалашып җиткәч, ир-ат буларак аягымда басып торганда таныштым. Инде гаилә мөнәсәбәтләренә әзер чор иде димме… 2006 елда миңа Казанга килү тәкъдиме булды, Казан филармониясенә эшкә урнашкан вакытлар иде. 2007 елда Айгөл әнисез калды (әтисе дә бик яшьли үлеп киткән), 2008 елда, чираттагы ялга кайткан җирдән мин аны Казан күрергә килергә өндәдем. Шул килүдән җибәрмәдем дә – мәчеткә барып никах укыттык та, ул минем белән Казанда торып калды.

– Яратам, дип әйтү, икенче җитди адымга бару Рөстәмгә җиңел бирелдеме?
– «Яратам» дигән сүзне мин әйтә дә алмыйм, бәлки, ул сүзне аңлап та җиткермимдер әле… Нәрсә соң ул ярату – химия дәрәҗәсендәге бер-береңә тартылумы, ул баш әйләндергеч халәттән соң килгән бер-береңә тартылу, бер-береңнең булуыннан күңелдәге рәхәт халәтме, бергәләп авырлыклар-шатлыклар бүлешүме? Мин романтик та түгел, матур сүзләр дә әйтә белмим кебек инде, әмма Айгөлсез үземне күз алдыма китерә алмыйм. Ул искиткеч хуҗабикә, зирәк кеше, акыллы хатын-кыз… Юләр хатынын мактар ди.

– Рөстәмнең нинди икәненә килеп җиттекме? (Рәхәтләнеп көлешәбез)
– Шулай-шулай. Иҗат кешесе хыялый була инде ул. Шуңа аның белән яшәве дә ансат түгел. Айгөл ул яктан минем һөнәрне, аның «побочка»ларын аңлап кабул итте. Тавыш-гауга булганы юк, өйгә кайтасым килеп кайтам – кемнәр аңлар, шул аңлар…

«Без популяр түгел, әмма кирәкле дә»

– Безнең беренче әңгәмәбез моннан ун ел элек булган икән – ул вакытта малаең Мөслим туган гына иде. Син анда, Магомаев хөрмәтенә исем кушуың турында сөйләдең. Бүген инде син тагын бер матур кызчыкның әтисе булырга да өлгергәнсең.
– Әйе, улым Мөслимгә ун яшь тулып китте, ә инде көй чүлмәгем, ике тамчы су төсле төскә-биткә дә, холкы белән дә миң охшаган кызым — Әминәмә 5 яшь тулды. Балалар бакчасына рәхмәт әйтеп туймыйбыз инде – әле дә бакча бар!

– Биш минутка алданрак уятмаганга ярап булмыймы әллә?
– Шулайрак! (Көлә) Шул инде, шул – гел үзем. Балаларымның өчесе дә үземә охшаган. Кайвакытта шаяртып та куям инде – хатын да алыштырып карыйм юкса, барыбер минем клоннар туа. Айгөлгә дә кечесе белән ансат булмады – елак булды, аеруча әнисенә «каты төште», тулаем балалар карамагында бөтерелде. Хәзер кечесе дә итәктән төшеп килә – үзеңне кара инде, дим хатынга. Без хәзер кабат җитәкләшеп кенә йөрерлек егет белән кыз булып яши башларга тиеш…

– Гаиләдә бәхетле булуың күренеп тора, күз тимәсен, Рөстәм. Иҗатта да бәхетлеме син?
– Үзем теләгәнчә үк түгел шул. Кем әйтмешли, хәзер заллар тоткан, үз кагыйдәләрен алдан сөрүче кайбер җырчылар төсле үк популярлык юк – әмма кирәксез дә түгелмен. Аншлаг-аншлаг концертлар куям дип мактана алмыйм – минем формат бик эстрадага да туры килеп бетмидер. Халыкка югары сыйфаттагы иҗади продукт кирәкми дип, күңел төшкәләгән вакытлар да булгалый. Әмма алай да – оркестрлар белән эшләү, зур-зур дәрәҗәле чараларда катнашулар бер урында гына таптанмаска, эзләнергә этәрә.

– Популяр булмауда сезнең гаеп тә юк түгел инде – җырларыгыз сирәк ишетелә, килеп туган вәзгыять белән әллә ни көрәшергә теләк белдерүчеләр дә юк дәрәҗәсендә…
– Җырлар яздыруга килсәк, мин теләгән, күзаллаган аранжировкалар да эшләтеп булмый – нәтиҗәдә мин теләгән форматта җыр килеп чыкмый, ә ул чиле-пышлы җырны ротациягә бирү гомумән рациональ адым булмый… Сүзеңдә дөреслек тә бар, киртәләр дә җитәрлек.

– Күңелеңдә кояшмы синең, күләгәләр ешракмы?
– Үземне бәхетле кеше дип саныйм. Мин күзаллаган тормыш – аннан ничек зарлана алыйм ди? Балаларым өчәү, өчесе дә җитеш, матур тормышта яши. Мине аңлаучы, рәхәтләнеп иҗат итәр өчен бөтен шартны тудырырлык кешем – янәшәмдә. Иҗатым бара – зур-зур оркестрлар белән дәрәҗәле әсәрләр башкара алам, хөрмәт итүче тамашачым бар. Эшлисе эшләрем, омтылыр биеклекләрем дә бар. Алары белән дә бәхетле мин – алар мине үзгәрешкә, биеккә өнди…

 

Гөлнара Җәлилова
Шәһри Казан

Бәйле