«Бездә ничә процент хатын гына иренең аягына массаж ясый икән?»

-- Лэйсирэ

“Ир-атка бәхетле булу өчен өч нәрсә кирәк: яхшы йорт, яхшы ат һәм яхшы хатын”, – ди Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.). Яхшы хатын – иманның яртысы да, өйнең нуры да. Сәхифәбезнең даими кунагы Рамил хәзрәт Юныс белән гүзәл затлар турында сөйләшүебезне дәвам итәбез.

Тарихтан белүебезчә, Ислам дине барлыкка килгәнче, гарәпләр яңа туган кыз балаларын тере килеш җиргә күмә торган булган. Бу хакта Коръәни Кәримдә болай диелә: “Әгәр ул мөшрикләрнең берсенә “кыз балаң туган” дип сөенеч бирелсә, хатынына ачуланып, дусларыннан оялып, йөзе каралып китәдер. Кыз белән сөенеч бирелгәнлектән хурланып кавеменнән качадыр, уйлап торадыр: бу кызны хурланып кына асрыйммы икән? Яки тереләтә туфракка күмеп таптыйммы икән, дип. Кылган эшләре нинди яман кабахәт эштер!” Ислам дине кабул ителгәч, хатын-кызларның да хокуклары билгеләнә. Шуңа да карамастан, ди­не­без гүзәл затларны кыса дигән фикер әле дә яши.

– Рамил хәзрәт, башка диннәрнең тәгълиматларында хатын-кыз ир-атны илһамландыручы дип өйрәтсә, безнең муллалардан “хатын иренә буйсынырга тиеш”, дигәннән башканы ишетмисең. Бер Шамил Әләветдинов кына гаилә мәсьәләләрен өйрәнеп, бу хакта китаплар чыгара. Исламда хатын-кызның урыны нинди? Ул динебез буенча ир-атны ничек канатландыра, рухландыра ала?

– Хатын-кыз иренә генә буйсынырга тиеш дигән фикер белән гомумән килешмим. Гыйлемсез, иренең күзенә генә карап утырган ханым кем инде ул? Әйе, янәшәсендә андый зат булу иргә уңайлы, ләкин гел авызга карап тору да көннәрдән бер көнне туйдыра. Белемсез, фикерсез, иренә бернинди акыллы сүз әйтә алмый торган хатын гаиләдә уңайсызлык тудыра башлый. Аллаһы Тәгалә: “Мөэмин ирләр белән мөэмин хатыннар бер-берсенә дуслар, берсен-берсе хәерлегә өндәрләр, гөнаһтан тыярлар”, – ди. Дини вәзгыятьтә ир белән хатын бердәм куелды, ягъни хатын-кызның да иренә нәсыйхәт бирергә, яхшылыкка өндәргә, бозыклыктан тыярга хакы бар. Гаиләдә ул үз сүзен әйтеп, иренә киңәш җиткерә ала.

Икенчедән, Пәйгамбәребез Мөхәм­мәднең (с.г.в.) хатыны Хәдичә турында сөйләшсәк, ул тормышны күргән, Мәккәнең 40 яшьлек бай хатыннарыннан. 25 яшьлек гади иргә кияүгә чыга, Мөхәммәд бу вакытта пәйгамбәр булмый әле. Әмма шәһәр халкы аның гадел, төгәл кеше икәнен белә. Расүлебезгә пәйгамбәрлек чоры килгәч, Хәдичә аңа терәк була, өмет бирә, киңәше белән ярдәм итә, динен дә беренчеләрдән кабул итә. Әнә шулай хатын-кыз, беренче чиратта, иренә өмет бирергә тиеш. Моның өчен, әлбәттә, гыйлем дә, тәҗрибә дә, вәзгыятьне аңлау да, иреңнең психологиясен өйрәнү дә, нинди сүз әйткәч кызып киткәнен, ә нинди сүздән соң тынычланып калганын да белергә кирәк. Мин “боларсыз да яшәп була, ирегезгә генә буйсыныгыз”, дип әйтер идем, әмма мөселманнар арасында да талак үсә.

Чөнки кешеләрдә гаилә мәсьәләләре буенча гыйлем, тәҗрибә юк. Мөселман кызлары мәдрәсәгә укырга керә, анда бөтен фәннәрдән “бишле”гә укый, Коръәнне дә ятлый, тик гаилә кора алмый. Тормышы барып чыкмагач, Коръәнне дә оныта башлыйлар. Юкка гына хәзер күп мөселман хатын-кызлары психологларга йөрми инде. Алар үз төркемнәрен булдыра, ир-хатын мөнәсәбәтләрен өйрәнә.

– Ни өчен мондый хәл килеп чыга?

– Ир белән хатын мөнәсәбәте дигән фән уку йортларында укытылмый, күпләр моны гаиләсендә дә күрми. Чөнки күп гаиләдә әти юк яки әни динсез. Яисә әти-әни арасында мәхәббәт, хөрмәтнең эзе дә калмаган. Бала, күңеленә тынычлык эзләп, мәдрәсәгә укырга кергән, тик әти кем дә, ир кем дигән күзаллау юк. Ягъни тормыш диңгезендә көймәгә кереп утырган да кай тарафка юл тотарга икәнен белми. Мәдрәсәләрдә кызлар гына ишетергә тиеш булган сүзләрне аерым укыту дәресләрен күптән башларга вакыт инде.

– Андый нечкә мәсьәләләрне өйрәтә алырлык абыстайлар бармы?

– Булса да, алар аз. Гаилә тормышында өстәлгә ашны, чәйне, кашыкны ничек чыгарып кую да әһәмияткә ия бит. Күптән түгел бер егет белән сөйләштем. Ул кәләшен Казахстаннан алган. Монда туганнарына кунакка баргач, чәй эчкәндә, хөрмәт йөзеннән чәйне беренче шушы кызга чыгарганнар. Ул исә әкрен генә аны иренең алдына күчереп куйган. Бөтен кеше шаккаткан. Бездә боларга өйрәтмиләр. Япониядә бу уңайдан тулы бер система эшли. Ире эштән арып кайтканда, бездә ничә процент хатын гына аның аягына массаж ясый икән?

– Бәлки хатын-кыз иренә караганда да арып кайтадыр? Әле өйдә мең төрле мәшәкать көтә…

– Ул чагында һич югы бер җылы сүз әйтсен. Гаиләдә салкынлык кырыслыктан туа бит.

Мөселман ирләре хатыннарыннан гадәттә нәрсә дип зарлана?

– Кемгәдер хатынының каенана-каенатага карата мөнәсәбәте ошамый, кемдер “миңа, балаларга хәерле мөгамәләдә түгел” ди, кемнеңдер хатыны Коръәнне белми. Бүген хатын-кызга дини гыйлем белән бергә гаиләдәге мөнәсәбәтләр турындагы мәгълүмат күп кирәк. Чөнки ул – гаиләне җыеп, саклап торучы. Мин шәхсән шундый фикердә: гаиләне саклап тора алган хатын акыллы да, зирәк тә була. Ирләр бит төрле, әйтик, кайберләре биеп торган атны хәтерләтә. Хатын атның йөгәнен нык тотып, тынычландыра да, эшләтә дә алса, анда хикмәт бар. Кызганыч, бүген күп хатыннар беренче никахта тәҗрибә җыя, икенчесендә генә идеаль хәләл җефеткә әйләнәләр. Үзләре дә моны яшерми, “беренче гаиләдә ирнең кем икәнен аңлап бетермәгәнмен, хәзер ничек яшәргә кирәген беләм”, диләр. Чөнки ирләрнең кадерен аңлыйлар, мин-минлекләре дә кими. Гаилә таркалгач кына башындагы уйлар үзгәрә. Моннан тыш, гаиләдә әти-әни һәм балалар арасында дуслык, җылылык юк. Әни бөтен нигъмәтне акча эшләүдә күрә, иртән чыгып китә һәм кич кайта, ә кызы көнен мәктәптә, дуслары белән уздыра. Әнисен кич берничә сәгать кенә күрә. Әти белән ул арасында да шул хәл кабатлана. Җитеш тормышта исә кеше гаиләгә башкачарак карый, балалар ир белән хатын арасындагы мөгамәләне күреп үсә. Җенси мөнәсәбәт турында әйтмим дә инде. Ул да – мөһим шартларның берсе. Психологик яктан карасак, ир һәм хатыннар арасындагы мөнәсәбәт өч өлештән тора – рухи-психологик, матди һәм җенси. Гаилә нык булсын өчен аларның барысын да үтәү, үстерү зарур.

– Бер хатын: “Ирем яңа эшкә урнашты, хәзер төнге унбердә генә кайта, ялларда да өйдә тормый. Җитмәсә, акча да алып кайтмый”, – дип чак еламый. Аңа нишләргә? Монда кем җаваплы?

– Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) янына хатын-кызлар килеп: “Ирем гел гыйбадәт кыла, миңа вакыты юк”, – дип зарлангач, Расүлебез сәхабәләренә: “Сезнең Аллаһ, гаилә, хатыныгыз, балагыз, эшегез, тәнегез, җаныгыз каршында да хакларыгыз бар. Сез урталыкта булырга тиеш”, – дигән. Ир кеше вакытын эшенә дә, гаиләсенә дә, җанына да (гыйбадәт), тәненә дә (спорт, дөрес туклану), дөньяга да, ахирәткә дә тигез итеп бүлергә тиеш. Баланс һәр өлкәдә дә кирәк. Кан анализы биргәндә шикәрен дә, холестеринын да, башкасын да карыйлар. Тән температурасы 36,6дан төшсә дә, күтәрелсә дә начар. Кеше дөньясын онытып эш белән генә яши икән, бер яктан бәреп чыгачак – бу очракта гаиләсе канәгать түгел. Якын-тирәмдәге кешеләрне күзәтүдән шуны да әйтәм: кайсы сәүдәгәр эше белән гаиләсе арасында баланс саклый – шулар күпкә бәхетле яши. Кем инде мал артыннан гына куа – акчасының бәрәкәтен күрми. Тапкан малның бәрәкәте – хатыныңның елмаюы, сиңа рәхмәт әйтүе. Бүлмәдә ябылып, компьютер каршында көн-төн утырасың, гаилә сине күрми икән, бу – дини һәм дөньяви яктан да хәерле гамәл түгел. Кемдер “нишлим соң?” дияр. Һәрнәрсәгә аклану табарга мөмкин. Без һәр гөнаһка да аклану табарга өйрәнгән инде.

– Ирне канатландырырга кирәк, дибез. Әйтик, кибеткә баргач, гаилә бюджетын экономиялим дип, очсызлы товар алыргамы, әллә инде иргә тырышып эшләргә, акча табарга стимул булсын өчен бераз кыйммәтлерәген сайларгамы? Үзеңә гел очсызлы әйбер алып йөрсәң, алга таба ирнең “минем хатынга монысы да ярый” дип уйлый башлавы ихтимал бит.

– Күптән түгел Мәскәүдән бер пар никах укытырга Казанга кайтты. Мәһәр – фатир. Тик кайсы районнан алырга дип бәхәсләшәләр. Кыз сайлаган районда егетнең яшисе килми. Мондый очракта хикмәте булган хатын үз дәрәҗәсен дә төшерми, ирен дә ярсытмый. Ягъни һаман да шул баланс шарт. Финанс мәсьәләсендә чаманы белмичә, арттырып җибәрсәң, ирнең: “Моңа миннән акча гына кирәк”, – дип уйлавы мөмкин. Ә инде хатыны: “Синең хатының буларак, очсызлы күлмәк белән йөрисем килми”, – дип, гаилә мөмкинлегенә дә карап, туры килгәнен сайласа, иренә авырлык килмәс, яхшыга омтылырга дигән уй да уятыр.

– Рамил хәзрәт, күп татар гаилә­лә­рендә ирләр хатыны белән тупас сөйләшә, аты-юлы белән сүгеп ташларга да тартынып тормыйлар. Янәсе, ир – баш, хуҗа. Әйе, дин аңа хатын-кыздан өстен булырга куша. Ләкин бу күренештән балалар да әниләрен санга сукмаска өйрәнә түгелме? Хатын-кызга, үзенең тыйнаклыгын саклап, иренә үзен дөрес тотмавын ничек аңлатырга? Авыр сүз ишеткән саен аерылып китә алмый бит.

– Тупас сөйләшкән, үзен дорфа тоткан ир белән хатын-кыз яши икән, димәк, ул аны кайсыдыр яктан канәгатьләндерә. Андый хатын, халык телендә әйтсәк, бозау ир белән тора алмый. Ә инде ирне ничек үзгәртергә дигәндә, динебезгә кайтабыз. Диңгездә зур кораб тора, якоре аңа селкенергә ирек бирми, ди. Бу – кешенең утыз-кырык ел буе җыйган динсез тормыш тәҗрибәсе. Кем, нинди яшьтә булмасын, дингә өнди башласаң, якорь күтәрелә, көймә кузгала. Ул чагында инде аны теге якка да, бу якка да бору җиңеләя. Гомер уртасына җиткән ирләр өйләренә Коръән мәҗлесенә чакыра. Вәгазь сөйләгәндә, анда намазсыз, динсез, акча артыннан гына куган дөнья кешеләре дә утыра. Алар ни турында уйлыйдыр, белмим. Әмма берсендә дә дингә кызыксыну күрмим. Шул ук вәгазьне мәчеттә сөйлим, халык елап тыңлый. Ягъни диндәге кешенең күңеле йомшара һәм, Аллаһы Тәгаләнең сүзләре, Пәйгамбәребезнең хәдисләре белән, аны өндәп, үзгәртеп була. Динсез кешенең бит аның ориентиры гомумән юк, ул бернидән курыкмый. Иманлы зат җәһәннәмнең нәрсә икәнен белгәч, мәңгелеккә кайту турында да уйлагач, күңеленә шик керми калмый: гаиләмә мөнәсәбәтем хәерле түгел бит, моның өчен кыямәт көнендә җавап бирәсем була, ди ул. Дин юлына басучыларның ничек үкенгәнен күрсәгез иде. Танышларым арасында, яшь чагында эчеп кайтып, хатынын диварга терәп кыйнаган бер абзый бар. Хәтта салган чагында урамга чыкса, подъезд төбендә җыелып торган урам малайлары “хәзер беребезнең ипи шүрлегенә менеп төшә”, дип тизрәк таралыша торган булган. Шул абзый еллар узгач дингә керде һәм күзгә күренеп үзгәрә. Элеккеге тормышын һәм бүгенгесен чагыштыра торган түгел, җир белән күк арасы. Хатыны белән ураза тоталар, хаҗ кылалар, гомрәгә дә бардылар, уллары, киленнәре диндә, кодагыйларын өндиләр. Менә шушы бер мисалдан гына да диннең нинди зур көчкә ия икәнен күрәбез. Аллаһы Тәгалә дин биргән, ни кызганыч, без аны кулланмыйбыз һәм моның өчен җавап тотачакбыз. Ул бит “кирәк булмаса, алма”, дип әйтергә, кибет киштәсендә яткан конфет түгел.

– Ягъни дорфа, тупас ирне дә бары тик дин ярдәмендә генә әдәпкә өндәп була инде?

– Дингә өндәү – зур әйбер. “Әгәр үз гаиләңне дингә өндәсәң, сабыр бул”, – диелә Коръәнебездә. Ул бер, ике, өч көндә генә килми, елларга сузылырга мөмкин. Алда сөйләгән абзыйны егерме елдан артык үгетләдем. Ул мине биш еллап вакыт узгач кына бераз ишетә башлады. Динне дә бит куллана белергә кирәк. Антон Чехов: “Если подлеца научить гениальному, получается гениальный подлец”, – дигән. Шуңа күрә кеше башта үзен тәрбияләргә тиеш.

– Бүгенге заман хатын-кызларын әр­сезлектә, нәфесе зур булуда гаеп­ли­ләр. Ә ире пошмаган, инициативасыз кеше икән, аңа нишләргә? Икең дә түшәмгә төкереп ятсаң, тормыш алга бармый бит.

– Замана зәхмәтеме шунда, ирләр нигәдер зәгыйфь булып тәрбияләнә башлады, тормышка яраклылары азайганнан-азая, альфонслар артканнан-арта. Миңа хатын-кызлар: “Хәзрәт, берәрсе белән таныштыра алмассызмы?” – диләр.
Таныштырмыйм! Гаепләп әйтәсем килми, әмма чынбарлыкны аңлап, күреп, төшенкелеккә бирелмичә, юнәлеш табып, гаилә йөген тартырга әзер ирләр юк дәрәҗәсендә. Хатыннар үзләре дә моны сизә. Кайберләре: “Тормышны үзем дә тарта алам, нигә миңа кемнеңдер оекбашын юып ятарга”, – дип, ялгыз яшәүне үз итә. Ир балага кечкенәдән күреп үсәргә үрнәк юк. Бу хакта яздык инде. Балалар бакчасында тәрбияче – апа, мәктәптә укытучы – хатын-кыз. Гомумән, мәгариф системасы хатын-кыз белән шыплап тулган. Ир бала көне буе мәктәптә гүзәл затның психологиясен күреп, ишетеп, тоеп, сеңдереп кайта. Урамда егетләрнең киенүләре, басып торулары, көлүләре, йөрешләре һ.б. кызлардан әллә ни аерылмый. Юкка мондый хәл күзәтелми бит. Арттан карасаң, кызмы, егетме икәнен аера да алмыйсың. Чын ир-егетләр тәрбияләү булмаган кебек, кызларны да хакыйкый хатын-кыз итеп үстерү югалды. Гаилә корганда да, 50-60 процент очракта, хис, җенси теләк бар, ә әлеге адымга аңлы рәвештә бару, әби-бабай, әти-әнидән үрнәк алу юк. Бу – куркыныч хәл. Алга таба ни буласын Аллаһы Тәгалә үзе генә белә.

– Бер кыз, гаиләсендәге тавыш-гаугадан туеп, әти-әнисенең ризалыгын да алмыйча, башка дин кешесенә кияүгә чыкты. Хәер-фатихасыз тормыш башланды. Мондый очракта әти-әни ни дәрәҗәдә җаваплы?

– Бу сирәк хәл түгел. Күп гаиләләрдә балалар әти-әнидән китә, чөнки ике арада җылылык, аңлашу, уртак фикергә килү юк. Бала киләчәген үзенчә, әти-әнисе башкача күрә. Бервакыт Коръән укырга чакырдылар. Уллары да, кызлары да утыздан узган, әмма гаилә кормаганнар. Әнисе әлеге темага сүз баш­лагач: “Балаларыңны яныңнан җи­бәр инде”, – дидем. Күпләрнең ул-кыз­ларына мөстәкыйльлек бирәсе кил­ми. Кайбер әниләр бигрәк тә “психоло­гик вампир”га әйләнә. Иреннән аерылган хатыннарда бу аеруча яхшы чагыла. Шулай итеп, уллары өйләнмичә картая, кызлары утырып кала. Космик кораб галәмгә очсын өчен Җирнең тарту көчен узарга тиеш. Монда да шул хәл: күп очракта бала да, өйдән чыгып китмәсә, бернигә ирешмәячәген аңлый, чөнки үзенең потенциалын чамалый. Шуңа да балага ирек тә бирә белергә кирәк.

«Акчарлак» газетасы, 28 нче февраль 2019 № 8

Фото: Пиксабай

Бәйле