Кукмарадагы канлы фаҗига бар республиканы тетрәндерә

-- Лэйсирэ

Язгы-көзге чорда психик авыруларның чире көчәя. Шуңамы, бу вакытларда әллә нинди вәхши җинаятьләр кылына. Әнә – 23нче март көнне Кукмара районының Олыяз авылында да коточкыч хәл булган. 21 яшьлек Рәзил Гарифуллин төнлә белән котырынып йөри башлаган.

Башта урын өстендә ятучы әбисен кадап үтергән, соңыннан күршеләрендә яшәүче 40 яшьлек ирнең муенын пычак белән яралаган. Куркыныч җәрәхәтләр алса да, күрше ир исән калган, моңа хәтта табиблар да аптырашта. «Күлмәктән тугансыңдыр син – артерияңә бер миллиметр гына калган булган», – дип әйткәннәр. Фаҗига турында тулырак белештек.

«ТӨНЛӘ КИЛЕП КЕРДЕ УЛ БЕЗГӘ»

Олыязда бу хәлләрнең булуына әле дә ышана алмыйлар. Авыл халкы тәртипле яшәгән, күп кеше төнлә дә капка-ишекләрен бикләми генә йоклый торган булган. Мондый хәл булыр дип берәү дә башына китермәгән.

Канлы сугышны оештырган 21 яшьлек Рәзил турында да начар сүз әйтүче юк. «Бик тәртипле, әдәпле егет иде. Казанда Ветеринария академиясендә укыды, быел соңгы елы иде инде. Беркайчан эчеп-тартып йөргәнен, сугышканын күргәнебез булмады. Мәчеткә җомга намазларына да йөри иде. Әнисен бик ярата иде, бер ел элек кенә әнисе баш мие яман шешеннән мәрхүм булды. Белмибез, бу кайгыдан «башы китте»ме, әллә берәр нәрсә тартканмы… Ник дигәндә, шушы фаҗига буласы көнне генә абыйсы аның ике мәртәбә урамга чыгып, нәрсәдер тартып керүен сизгән. Тәмәке булса – төпчекләрен табарлар иде. Төпчекләре дә табылмаган», – дип сөйләде «Безнең гәҗит»кә исемен газетада күрсәтмәүне үтенеп бер ханым.

Рәзил Олыязда әтисе, абыйсы һәм әбисе (мәрхүм әнисенең әнисе) белән яшәгән. 23нче март көнне исә, әтисе фермага – төнге каравылга эшкә киткән булган. Өйдә абыйсы белән әбисе калган. Төнге сәгать ике белән өч арасында егет тик торганнан котырына, сүгенә башлаган, дип сөйлиләр. Аның тавышланып йөргәнен ишетеп, абыйсы Айнур бүлмәсеннән чыга башлаган булган. Тик энесенең пычак тотып торуын, котырынуын күргәч, ишеген кире япкан. Абыйсы янына керергә тырышса да, керә алмаган Рәзил. Шуннан соң, әле күптән түгел генә операцияләр ясатып кайткан, йөри алмыйча урын өстендә яткан 89 яшьлек әбисе бүлмәсенә таба киткән.

Бу арада абыйсы Айнур да участок полициясенә хәбәр итү өчен чыгып йөгергән. Ул вакытта әбиләренә нинди куркыныч янаганын башына да китермәгән булгандыр, энесен тынычландыру өчен башка берәүне чакырырга китүе булгандыр, бәлки. Кыскасы, ул өйдән чыгып киткәч тә, Рәзил әбисен 7 тапкыр пычак белән чәнчеп үтерә һәм күршеләренә таба юл тота.

Ике-өч кешенең капкасыннан кереп, ишекләрен шакып карый –ачучы булмый. Сәгать төнге өчтә кеше йоклый бит инде. Ләкин котырынган егетне бу туктатып калмый – ул чираттагы йортка, Мөбәрәковлар өенә юл тота. Алга таба булган хәлләрне йортның иң өлкән кешесе – 67 яшьлек Кәүсәрия апа Мөбәрәковага шалтыратканнан соң белдек.

– Сәгать төнге өчләр тулып килгән вакыт иде, бу егет безгә килгән. Ишек шакыган тавышны ишетеп, 40 яшьлек улым Илдус йокысыннан уянган һәм аны-моны уйламыйча барып, ишекне ачкан. Куркыныч әйбер булыр дип каян беләсең – без мәсәлән ишекне бикләп йокламый да идек. Малай ерак юлларга йөреп эшли, ул төнлә генә кайта – еш кына ул кайтып кергәнче ишекләр ачык тора иде. Әле шушы фаҗига булган көнне дә төнге 12ләрдә Ульяннан кайтып кына кергән иде. Ишекне ачуга аны-моны сөйләшеп тормаганнар, шундук пычак белән муенын кисеп җибәргән инде Рәзил аның. Шулай тарткалашып, өй алдына кадәр кергәннәр. Мин өй алдында кычкырышканнарын ишетеп уяндым. «Бу нинди ят ир-ат тавышы килә соң? Берәр исерек кергәнме әллә?» – дип чыктым. Карасам – бер кулы белән минем малайны тоткан, икенчесендә пычак күтәреп тора, кадарга дип әзерләнгән вакыты булгандыр инде. Мин Рәзилне тиз генә этеп җибәрдем дә, шул күтәреп торган пычагы бармагыма тиде, бармак ярылды. Аны тектеләр соңыннан. Ул пычак аш бүлмәсендә тотыла торганнардан түгел. Сугымныкы булгандыр. Бик озын, үткен иде. Шуннан тагын бер мәртәбә кадаган ул малайга – анысы яңагына тигәндер, яңагыннан иягенә кадәр тиресе асылынып төшкән иде, галәмәт булды анда. Ишек төбендә себерке бар иде, аны алып, сабы белән пычаклы кулына суктым. «Ташла пычагыңны, полиция чакыртам бит хәзер!» – дим. Исе дә китмәде. «Чакырт!» – кына диде. Бу арада Илдус ничек кирәк алай өйгә кереп киткән, ә мин ишекне бикләп куйдым. Бикләгән вакытта да, һаман ачып, өйгә кермәкче була бит – шактый тартышып тордык. Шуннан соң бездән чыгып, өенә кайтып киткән. Аның безгә килгәнче әбисен нәрсәләр эшләтеп чыгып китүе хакында белми идек әле. Шуңа курку булмады, шок хәлендә калдык, сеңлем – дип сөйли ул.

СӘЕРЛЕГЕ АЛДАНРАК ТА СИЗЕЛГӘН

Шушы хәлләрдән соң, Кәүсәрия апа беренче эш итеп, авылларындагы фельдшерга шалтыраткан. Фельдшер исә, ашыгыч рәвештә Кукмарага хастаханәгә барырга кушкан. Зыян күргән Илдус Мөбәрәковның яңагын, муенын теккәннәр, Кәүсәрия апаның – бармагын. Ә бу вакытта участок полициясе Рәзилнең кулына богау сала алмый азапланган – пычагын ташлап, егет кулына пыяла кисәге тоткан һәм участковыйга да һөҗүм итмәкче булган, диләр.

Хәзерге вакытта һөҗүм иткән егеткә карата тикшерү эшләре бара, ул булган вакыйгалар буенча күрсәтмәләр бирүдән баш тарткан.

Без әлеге вакыйга хакында егетнең әтисе – Газинур абый Гарифуллин белән дә сөйләштек. Аның әйтүе буенча, егет үзенең нәрсә эшләгәнен аңларлык дәрәҗәдә булмаган. Бәлки шуңа күрә күрсәтмәләр дә бирә алмагандыр.

– Бу хәлләр булган вакытта үзем эштә – фермадагы төнге каравылда идем. Шуңа нәрсәләр булганын күрмәдем. Уйламаганда килеп чыккан нәрсә бу. Үзем дә аңлап бетерә алмыйм, нәрсә дип әйтергә дә белмим. Безнең малай бик тәртипле иде, югыйсә… – дип башлады ул сүзен. – Төнге өчләр тирәсендә олы улым, Айнур шалтыратты. «Рәзил әллә нәрсә эшләде, кайта алсаң, кайтып җит әле син», – диде. Мин кайтканда әби исән түгел иде инде. Рәзил урамда басып тора. Бернәрсә дә сөйләшмәдек, чөнки ул үз акылында түгел иде. Шок хәлендә әле дә мин. Бу бит гомер булмаган нәрсә. Нәселдә юк бу. Бер ел элек шушы вакытта хатыным да үлгән иде. Алар әнисе белән бик якын иде, килешәләр иде үзара. Кечкенәсе булгач, әллә әнисе дә якынрак итте шунда үзен… Әнисе үлгәч, берәр нәрсә булгандырмы… Хәзер яшьләр эчендәгесен бик сөйләшмиләр, мәҗбүриләп сөйләштереп булмый. Барысын да башына сеңдереп баргандыр, күрәсең – дип аңлатты Газинур абый.

Ата кеше үзе әйтмәсә дә, авылдашлары Рәзилнең сәерлекләре моңа кадәр сизелә башлаган булуы турында әйтә. «Кичтән абыйсы әтисенә: «Рәзил үзен бик сәер тота, хастаханәгә алып барырга кирәк иде», – дип әйткән булган. Бу эшне дүшәмбегә калдырганнар, ә шимбә көн иртәсендә шушы хәл килеп чыкты. Тыелган әйберләр тартуын да сөйләшәләр. Рәзилнең үзенә дә: «Син бит намаз укыйсың, мәчеткә йөрисең, андый кешегә теләсә ни тарту гөнаһ бит», – дип әйткән булганнар. «Алла юк ул!» – дип җавап биргән. Шул сүзен әйткәннән соң, озак та тормый бу фаҗигане китереп чыгарды инде», – диләр.

Урын өстендә яткан ябык кына карчыкка күп кирәк булмагандыр. Җиде мәртәбә пычак белән җәрәхәтләнгәннән соң, аның исән калуына өмет булмаган. Ә менә могҗиза белән генә гомере сакланган Илдус Мөбәрәковка 23нче март хәзер икенче туган көне кебек. Бу көнне булган хәлләрне әле ул да, әнисе дә озак оныта алмас. Ияк астыннан муенына кадәр сузылган яра җөе дә хәтерләтеп торыр. Йокылы-уяулы ишек ачарга чыккан күршеләренә пычак тотып кергән вакытта 21 яшьлек егетнең башында ни булган – монысы безгә билгесез. Хәзер аңа карата суд психологик-психиатрия экспертизасы билгеләү турында сорау хәл ителә. Тик бу җинаять психик авыру яки наркотиклар аркасында түгел, башка бер сәбәп белән кылынгандыр дип фаразлаучылар да бар. «Гомерендә дә эчмәгән һәм тартмаган кеше наркотиклар кулланыр идемени? Безнең Кукмарада дини секталар да бар, шунда эләккән булгандыр ул», – дип тә сөйләде, егетнең авылдашы, исемен газетада күрсәтмәвебезне үтенеп. Җинаять сәбәпләрен тикшерүчеләр ачыклар. Зыян күрүчеләргә исә, тизрәк савыгуларын телибез.

Айгөл ЗАКИРОВА, Безнең гәҗит

Бәйле