Хокукы булып та, ана капиталы кемнәргә бирелмәячәге билгеле

-- Гузель

Россия Пенсия фонды ана капиталын бирү программасына үзгәрешләр кертелү турында хәбәр итте. Хәзер Пенсия фонды ана капиталы акчаларына сатып алынучы торак торышы турындагы мәгълүматны таләп итәчәк. Әгәр торак яшәү өчен яраклы түгел икән, Пенсия фонды аңа ана капиталын тотарга рөхсәт бирмәячәк.

Бу мәгълүмат җирле үзидарә, Дәүләт торак күзәтчелеге һәм муниципаль торак контроле органнарыннан соратып алына. Алар бинаның яшәү өчен яраклылыгы турында гына түгел, әйтик, йорт сүтелергә яки реконструкцияләнергә тиешлеге хакында мәгълүмат бирә.

Моннан тыш, Үзәк Банк карамагында булмаган оешмалардан алынган бурычларны да ана капиталы белән түләп булмаячак. Гадәттә, мондый оешмалар кредитларны югары процент белән бирә.  Бу исә гаиләләрнең торак сатып алуга чыгымнарын арттыра һәм үз вакытында түләмәү яки бурыч, процентлар җыю куркынычын арттыра.

 

Kazan First

Бәйле