Булачак пенсиянең күләмен өйдән чыкмыйча да белеп була

-- Гузель

Русия Пенсия фондында булачак пенсиянең тулы күләмен ничек белеп булуы хакында сөйләделәр. Бу индексацияләрне исәпкә алмыйча эшләүче кешеләр өчен аеруча мөһим. 

Пенсионер киләчәктә нинди сумма алачагы турында Пенсия фондының сайтында, шәхси кабинет аша белә ала. Монда агымдагы күрсәткеч, эштән азат ителгән очракта, индексацияләрне исәпкә алып, ничә сум пенсия каралганы турында мәгълүмат күрсәтелә. Интернет аша кереп карау мөмкинлекләре булмаган кешеләр Русия Пенсия фондының территориаль органына мөрәҗәгать итә ала.

 

Бәйле