“Төшемме бу, өнемме…”: Гүзәл Уразова эмоцияләре белән уртаклаша

-- Лэйсирэ

Гүзәл Уразовага 1 апрель көнне Татарстан Республикасы Президенты указы нигезендә Татарстанның халык артисты исеме бирелде . “Тарихка онытылмаслык итеп исемнәребезне язып куйдык. Ел буе куркып көткән көн 30 март иде. Күпме әзерлек, күпме борчылулар: «Мәскәүлеләр якын итәрләрме?» – дип уйланулар. Узды!” – дип социаль челтәрләрдәге үзенең аккаунтында язган Гүзәл Уразова.

Чыннан да алдан хәбәр ителгән сюрпризлар, көтелмәгән дуэтлар тамашачыны канәгатьләндергәне комментарийларда чагылып тора. Динә Гарипова, Согдиана һәм Элвин Грей белән җырлау идеясын тормышка ашыру авыр булмавы хакында Бизнес-Онлайнга биргән әңгәмәсендә дә искәртә Гүзәл.

“Дусларым әлеге проектта катнашырга бик теләп ризалаштылар” ди ул. Айдар Галимов белән дуэт җырлау теләге дә күптәнге булган икән. Ә Илсөя Бәдретдинова белән “Мәскәүгә генә түгел, утка да, суга да керергә мөмкин, хәтта лос-Анджелеска чакырсак та баш тартмастыр, барырдыр безнең белән” дигән ул үзенең әңгәмәсендә.

Мәскәү Кремль сарае сәхнәсендә инглиз телендә чыгыш ясаган Элларины да тамашачы бик яратып кабул иткән. “Үзең ирешкән уңыш — балаларың ирешкән уңыш янында кечкенә генә булып кала сыман. Килешәсезме? Ул-кызларымның уңышлары, тормышларындагы яңалыклар, шатлыклы вакыйгалар мине чиксез бәхетле итә. Менә бит ул – безнең дәвам, безнең тамырлар, безнең кан… Эллари җырлаганда елап җибәрердәй булдым: кайчан гына бәләкәй иде юкса, кай арада шундый чибәр булып, моңлы булып үсеп җиткән балакаем? Һәрберебезгә балаларыбызның уңышлары өчен сөенергә, аларны сау-сәламәт күрергә насыйп булсын” – дип яза Гүзәл үзенең вконтакте битендә.

Гүзәл Уразова белән Илдар Хәкимовның 15 еллык иҗатлары тарихында истәлекле көннәр әлеге концерт белән генә чикләнмәде.

1 апрельдә Татарстан Республикасы Президенты указы нигезендә Татарстанның халык артисты исеме бирелде Гүзәл Уразовага.

Дүшәмбе көнне: “Көлке көне, диләр. Барчагызны Көлке көне белән котлыйм, гел көлеп яшәгез! Ничек кенә алданмаска?!” – дип кенә язып куйган Гүзәл.

Интрига саклапмы, алданудан куркыпмы “Халык артисты исеме” алуы хакында да бернинди мәгълүмат бирми торды ул һәм ниһаять якшәмбе көнне генә инстаграмына:

Дуслааааааар! Миңа Татарстанның халык артисты исеме бирелүе хакында документка Президентыбыз кул куйган. Мин инде «алдан кычкырган кәккүкнең башы авырта» дип бу яңалыкны тантаналы рәвештә тапшырганнан сон гына язырбыз диеп уйлаган идем. Баксаң, бөтен дөнья белә икән инде. Мине барлык тамашачыларым, дусларым, туганнарым, коллегаларым котлый башладылар. Шундый зур уңышка ирешергә миңа сез – минем тугъры тамашачыларым, ярдәм иттегез! Чиксез рәхмәтлемен сезгә! Рәхмәт кадерле Әти-Әниемә. Минем терәгем, яраткан җаныма. Зур рәхмәт Татарстан Республикасы җитәкчелегенә! Дәрәҗәле исем безгә канат үстереп, бер илһам чыганагы булып торачак! Һәрвакыттагыча, сезнең гади Гүзәлегез.” – дип, язып салды. Вконтакте битендә дә: “Төшемме бу, өнемме дип, шаккатып йөрдем. Чынбарлык икән!..” – дигән.

Акчарлак

Бәйле