Бала тугач түләнә торган пособиеләргә гаризаларны яңача кабул итә башлыйлар

-- Гузель

Татарстанда балалар пособиеләренең дүрт төрен алуга гаризаларны хәзер күп функцияле үзәк аша бирергә мөмкин. Уңайлы вакытка интернет аша — «Минем документлар» сайтында язылырга була.

МФЦның матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, «Минем документлар» офислары бала туганда бер тапкыр бирелә торган пособие һәм яшь ярымга кадәр бала карау буенча айлык пособие түләүгә гаризалар кабул итә башлаган. Бу ике төр түләүләргә гаризалар ата-ананың икесе дә рәсми рәвештә эшкә урнашмаган очракта гына кабул ителә. Эш урыннары булганда, түләүләрне эш бирүче оешма рәсмиләштерелә.

Тагын ике төр пособие алуга гаризалар тапшыру ата-аналарның эш урыннарына бәйле түгел.  Монда түбән керемле гаиләләр беренче һәм (яки) икенче бала туганда айлык түләүләр алуга документлар бирә ала. Шуны истә тотарга кирәк: икенче балага айлык түләүләр ана капиталы акчаларыннан бирелә.

Түләү күләме гаилә керемен исәпкә алып билгеләнә. Беренче бала туганда (уллыкка алынганда) бер кешенең кереме 14 034 сумнан, гаиләнеке аена 42 102 сумнан, икенче бала туганда гаиләнең кереме аена 56 136 сумнан артмаска тиеш.

 

Реальное время

Бәйле