Whatsappта хәбәрне унбиш кешегә җибәрсәң, савабы арта дигән сүз дөресме?

-- Лэйсирэ

Социаль челтәрләрдә яшибез, җәмәгать. Анда нинди генә төркемнәр юк: туганнар, күр­шеләр, хезмәттәшләр, класс­таш­лар, диндәшләр… Хә­бәрләр тек-тек-тек килеп кенә тора. Аларның да ниндиенә генә тарымыйсың. Әйтик, дингә кагылышлыларын алыйк.

Алай итәргә ярамый, болай да ярамый, фәләннәр белән кубары­лырсың, фәләннәр белән актарылырсың, чорналырсың һәм тагын шуңа охшаш “үгет-нәсихәт”тән торган язмалар да шактый. Шуларны укыганда, болай да борчулы чак иде, ник коткы салалар икән, дип уйлап куясың. Ислам куркытуга корыл­ган дин түгел, иманлы яшәр­гә чакыруның башка юллары да бар ич. Бу хакта Казандагы “Туган авылым” мәчете имам-хатыйбы Нурулла хәзрәт Зиннәтуллин белән әңгәмә кордык.

– Нурулла хәзрәт, ватсаптан җибәрелгән язмалар кәефе­гезне төшергәне бармы?

– Аларга, әлбәттә, ышанып бетеп булмый. Пәйгамбәребез Мө­хәммәд, ялганчы булу өчен ишет­кән әйберне сөйләп йөрү дә җитә, дигән. Ватсаптан алган хәбәрне башка кешегә җибәрү гайбәт таратуга тиң. Хәбәр дөреслеккә туры килсә ярый ла, юк икән, ялганчы буласың. Гайбәт ул – сүз җи­т­керү генә түгел, хәзерге заманда аны социаль челтәрләр аша да таратырга мөмкин. Аллаһы Тә­галә Коръәни-Кәримдә: “Берәр бозык кеше хәбәр китерсә, аны тикшерегез”, – ди. Намаз укымаучы адәм дә шул өммәттә. Кешегә җи­бәр­мәсәң, ул шунда кала, бетә. Намаз укымаучы кеше дини хә­бәрләрнең асылында нәрсә ятуын аңламаска да мөмкин. Үземә килгәннәренә зур игътибар бирмим, ачуым да чыкмый, кәефем дә бозылмый.

– Кайберсе коткы тараткан шикелле тоелмыймы?

– Әгәр хәбәр коткы таратса, куркытса, шулай ук гөнаһ санала. Пәйгамбәребез, мөселман кешесен куркыту мөселман эше түгел, ягъни кем болай эшли, ул мө­селман булмас, ди. Кеше күңелен шатлык-куаныч белән баету хәерле. Пәй­гамбәребезнең мондый сүзе дә бар: әгәр бер мө­селман кешесе икен­чесенең кү­ңеленә шатлык хисе керт­сә, ул, рәхмәт булып, аның үзенә әй­ләнеп кайтыр һәм бәла-казадан саклар.

– Кайдан алынуы да билгеле булмаган догаларга ышаныргамы?

– Язма астында галимнең яки хәзрәтнең, казыйның аңлатмалы сүзе булса яхшы, юк икән, ышанып бетмәскә кирәк. Белмәгәнне хәз­рәт­ләрдән сорарга мөмкин. Ке­шенең татар булып тууы ул динле дигәнне аңлатмый. Кү­ңелдә туган шик-шөб­һәләрне тарату өчен мөфтият, мәдрәсә, мәчетләрдәге дин әһеллә­ренә барып яки телефоннан шалтыратып, белешеп була, беркем дә ачуланмаячак.

– Бу – бик яхшы дога, бусы тагын да күркәмрәк, дип тә язалар. Доганы яхшыга, начарга аеру дөрес гамәлме?

– Догаларның яхшысы, яманы юктыр, барысы да әйбәт. Тик арада дәрәҗәлерәк, өстенрәк саналганнары, тизрәк кабул була торганнары, Аллаһы Тәгаләнең исем­нәрен йөрткәннәре бар… Алар­ның кайсы вакытта кабул булырга мөмкин икәнлеген белеп тору да комачауламый. Догаларны яхшыга һәм тагын да яхшыракка бү­ләргә мөмкин.

– Әлеге хәбәрне ун-ун биш кешегә җибәрсәң, савабы артачак, дигән сүзләрдә дөреслек бармы, җибәрмәсәң ни була?

– Андый киңәшкә ышанырга кирәкми, ул – хорафат. Пәйгам­бәребез, бу җәһәттән, әйбәт сүз булса, таратыгыз, дигән, таратмасагыз, начар булыр, дип әйтмәгән. Мәгънә­сез әйберне җибәрмичә, үзеңдә калдырсаң, чылбырны өзәсең һәм, шулай иткәндә, са­вап­­лырак та буласың.

– Адәм баласын фәкать куркытып кына начар гамәл­ләр­дән саклап була, дигән төшенчә бүгенге заманга яраклымы?

– Кайвакыт хакыйкатьне әйтми­чә калып булмый. Мәсәлән, кешене, намаз укы, укымау – гөнаһ, дип кисәтүнең зыяны юк. Табибларның, саклан, юкса авырыйсың, азагы начар бетә, дип әйтүенә тыныч карыйбыз бит. Кешегә файдасыз, мәгъ­нәсез әйбер әйтүдән сакланырга кирәк. Кайчакта әллә кайда, әллә кемнәр белән булган начар хәлләр турында сөйләшеп, үзебезнең дә, тирә-юньдәгеләрнең дә кәефен төшерәбез. Аңа катнашыбыз юк һәм аны үзгәртү көчтән килми икән, нәрсәгә кәеф төшереп утырырга?! Кеше, дини яктан караганда, курку белән өмет арасында булырга тиеш. Җәмгыятьтә дә Җинаять кодексы һәм җәза булмаса, кеше бәйдән ычкыначак. Аллаһы Тәгалә дә, мин – сезгә кайбер урында рәхим-шәф­катьле һәм гөнаһыгызны кичерүче, дисә, ә кайберсендә, җәзалаучы, дип куркытып та куя. Икесе дә урынлы һәм чамалы булырга тиеш. Вәгазь сөйләгәндә дә, кешедә өмет уята торган әйберләр турында күбрәк сөйләргә кирәк. Гел куркытып торсаң, адәм баласы кырысланып, явызга әйлә­нергә яки, киресенчә, болай да тәмугка керәбез икән, беткән баш беткән дип, тагын да гөнаһка чумарга мөмкин. Хәзер, кызганыч, куркуны, оятны белмәү­челәр арта. Андый кеше начарлык эшләсә дә, борчылмый, димәк, күңелендә оят әсәре калмаган.

– Ислам динендә уен-көлке рөхсәт ителәме?

– Уен-көлке, шаяру тыелмый. Пәйгамбәребез дә шаярткан. Бервакыт янына бер карт килеп: “Әй, Рәсүлаллаһ, мин җәннәткә керерменме?” – дип сорый. Пәйгамбә­ребез: “Картлар җәннәткә керми”, – дип җавап биргән һәм шунда ук: “Борчылма, син җәннәткә кер­гәндә япь-яшь булырсың”, – дигән. Аллаһ илчесе уен-көлкеле кеше булган, әмма беркайчан кычкырып көлмә­гән, елмайган гына. Аның, уйнап сөйләшкәндә дә ялганламагыз, ялгансыз кеше җәннәткә эләгер, дигән сүзе дә бар. Кеше көлдерер өчен ялган сөйләшсәң, кемнеңдер дәрәҗә­сенә, намусына тап төшерсәң, гө­наһка батасың. Уен-көлкене дә кем кабул итә, кем – юк. Га­лимнәребез, кешенең кем икәнен беләсең килсә, аңа бер-ике шаяру сүзе әйтеп кара, шуны күтәрә алса, бу кеше белән аралашырга җиңел, ди, сүз кү­тәрмәсә, уенны аңламаса, киресенчә килеп чыга.

(Фәния Арсланова/“Ватаным Татарстан”, /№ 50, 05.04.2019/)

Бәйле