«Улымның үз атасын күрәсе дә килми…» [гыйбрәт өчен] 

-- Гузель

Гыйбрәт өчен үземнең беренче ирне сөйлим мин сезгә. Исемен генә сорамагыз, яме? Аның әтисе дә гомер буе эчкән, иремнең анасы гомер буе интегеп яшәгән. Исерек атасыннан төкереп киткән кеше ул үзе ирем. Шулай булса да, минем белән яшәгәндә бугазын киереп: “Минем әти әнигә беркайчан да баш имәде, мин дә сиңа баш имим!” – дип акыра иде. Әтисе шундый үрнәк күрсәткән малаена. Нәтиҗәдә, мин аннан аерылып киттем, икенчегә чыктым, ә ул ялгыз яши. 

Беренче ирнең туганнары белән минем аралар яхшы, гел аралашып яшибез. Мин түзеп, ирем белән яшәгән булсам, балам ни күреп үсәр иде инде? Малайга кибеттән аракы, тәмәке ташытыр иде, шул гына. Мин аннары бик яхшы кешегә кияүгә чыктым. Улымны мәчеткә алып бара башлады, догага бастырды.

Улым кечкенәдән мәчеткә йөреп, дога укып үсте. Үги атасына «әти» диде. Мин алар өчен сөенеп торам. Улым үсеп, безнең канат астыннан чыгып китсә дә, аларның аралары бик җылы, минем дә күңелем шатлана алар өчен. Уртак балабыз тугач та, ирем гел: “Менә абыеңнан үрнәк ал!” – дип үстерде анысын. Улыма үз әтисе бер тиен белән дә булышмады. Булышса була иде бит инде, ә минем сорап алганым булмады.

Бик тәртипле, сабыр бала булып үсте. Хәзер студент инде, бик нык актив. Төрле җирләрдә, төрле чараларда катнашырга гына тора. Икенче ирем бик әйбәт булды. Эчмәде, әшәкеләнмәде, балаларны какмады. Гаиләдә күп нәрсә атадан тора, шуннан карап үсәләр бит. Дини булсагыз, беркайчан да югалмассыз, дин беркайчан да начарга өндәми дип үстердек. Шул колакларына керде. Намазларын калдырмыйлар, уразаларын тоталар. Исерек ата күреп үссә, балам нинди юлларда йөрер иде икән дип эчем жу итеп куя кайчак. Хәзерге шикелле булмас иде инде, әлбәттә.

Кайлардан батырлыклар җыеп, акылым җитеп, исерек ирдән китә алганмын? Шуңа бүген да шатланып туя алмыйм. Төрле яклап уйлыйсың да, хатын-кыз барыбер язмышын үзе хәл итәргә тиеш дим мин. Фатир дип, балалар дип, гаиләне сакларга тырышып интегәсе түгел. Балалар ни күреп үсәләр? Күп хатыннар баш иеп, янәсе сабыр итеп яшиләр. Түзим дип әйтәләр, таш булып төшеп яшәргә кирәк дип сеңдерелгән аларга. Ләкин кем өчен түзәргә соң? Кемгә кирәк ул сабырлык? Аннары кем рәхмәт әйтәчәк бу сабырлык өчен? Гомер бара, еллар уза, балалар үсә, аларны киендереп-ашатасы гына түгел бит, яхшы тәрбия бирәсе, олы тормышка әзерлисе бар.

Ир белән хатын кулга-кул тотышып, бер фикердә булып, бер максатка бармасалар, балалар таркау булып үсә. Ирнең айнуын көтеп утырсаң, гомер уза да китә ул! Балаларыңның үскәнен сизми дә калачаксың. Аннары шул ук балаларың сине гаепләп тә куячаклар, ник вакытында аерылып китмәдең дип сүгәчәкләр.

Минем улым күп еллардан соң үзенең исерек атасын күреп, чирканып кына куйды. Әни, ярый әле аннан аерылып киткәнсең дип әйтте. Бу сүзләр минем өчен зур бәяләмә булды. Үз атасын күрәсе дә килми. Янына бармый да. Араларында бернинди якынлык юк. Аерылган булса да, ул аңа үскәндә ярдәм иткән булса, бәлки бераз башкачарак булыр иде. Әйтик, кайбер аталар улларына машина яки фатир алып бирәләр. Андый нәрсә булмады бит. Мәктәптә укыганда да, институтта да бер тиен белән булышмады!

Һаман эчеп ята. Әз генә эшли дә, өенә кайтып эчеп ята. Хатыннар үзләрен хөрмәт итеп яшәсеннәр иде, исерек белән гомерегезне яндырмагыз. Өйне дә, малны да кабат җыеп була. Үткән тормышыңны гына кайтарып ала алмыйсың. Артыңа әйләнеп карап, “их” дип әйтерлек булмасын.

 

Гөлсирин
Язмыш кочагы

Бәйле