“Аек авыл” конкурсы җиңүчесенә ярты миллион сум бирәләр

-- Лэйсирэ

Бөтендөнья башкорт корылтае “Аек авыл” конкурсына старт бирде. Шул хакта бүген Әскән районы корылтае хисап конференциясендә Бөтендөнья башкорт корылтае Башкарма комитеты рәисе Данир Гайнуллин хәбәр итте, дип яза Татар-информ.

«Аек авыл-2019” конкурсы Башкортстан Республикасы муниципаль районнарының авыл җирлекләре арасында үткәрелә.

Бөтендөнья башкорт корылтае җитәкчесе билгеләп үткәнчә, аек яшәү рәвешен пропагандалаучы түрәләрне, журналистларны, йолдызларны җәлеп итү күздә тотыла.

Конкурс ике этапта үткәрелә. Беренче этап районнар арасында 2019 елның 10 апреленнән 31 августына кадәр була. Анда барлык авыл җирлекләре дә катнаша ала. Икенче этабына муниципаль район җиңүчеләре чыга. Конкурс нәтиҗәләре 2019 елның 30 ноябренә кадәр билгеле булачак. Җиңүчеләр акчалата буләкләр алачак. Беренче урынга — 500 мең сум, икенче урынга— 250 мең сум, өченче урынга — 150 мең сум.

Оештыру комитеты карары буенча акчалата бүләк авыл җирлеге үсеше өчен файдаланыла. Конкурсның финалына эләккән 10 торак пункт шулай ук 30 мең сум күләмендә матди ярдәм алачак.

Фото: пиксабай

Бәйле