«Бала гомере – 2,5 миллион урынына 900 мең сум?!»

-- Лэйсирэ

Бу көннәрдә Татарстан югары суды яңа туган баласын югалткан ата-ананы яклап чыккан һәм Әлмәт шәһәр хастаханәсенә аларга 900 мең сум акча түләргә кушкан, дип яза ШК.

Вакыйгалар 2013 елның июненьдә булган. Әлмәт шәһәр хастаханәсенең перинаталь үзәгендә кыз бала туган. Ләкин өч көннән соң ул ике як үпкәсе дә ялкынсынуы аркасында үлгән. Табиблар баланы коткарып кала алмаганнар. Суд тикшерүе өч ел барган. Нәтиҗәдә табиблар тарафыннан хокук бочу очраклары да ачыкланган.

Баласын югалткан ата-ана хастаханәдән 2,5 миллионлык компенсация сораган булган. Ләкин суд карары буенча хастаханә аларга 900 мең сум гына түләргә тиеш булып чыга.

Фото: пиксабай

Бәйле