Туйда кияү эндәшмәсә…

-- Лэйсирэ

Өйләнешүче парның киләчәк язмышын аларның туен фотога төшерүчедән дә яхшырак белүче юк икән. Туй фотографлары дөньядагы популяр «Reddit» порталында күзәтүләре белән бүлешкән. Аларны тыңласаң, күрәзәчеләр бер як читтә торсын икән.

Фотосессия вакытында бер-берсенең теләкләренә каршы килүче парлар, гадәттә күп тә үтми, аерылыша икән. Бу фикерне күпчелек фотографлар әйткән. Әйтик, бер кияү фотоларның борынгы Көнбатыш стилендә булуын теләгән. Ә кәләш исә, моңа кискен каршы килеп, «йоркшир терьеры» көчеген кочаклап төшкән. Нәтиҗәдә, гаилә тормышы озакка бармаган.

Фоторәссамнар белдерүенчә, туй мәҗлесендә яшь парның берсе эндәшми утырса да яхшылыкка түгел. Шулай бер туйда азсүзле кияү хәтта елмаймый да утырган. Кәләше ирен фотошоп ярдәмендә «елмайтуны» сорап, фотографны йөдәтеп бетергән. Берничә елдан шул ук фотограф башка бер парны фотога төшергән. «Анда кияү буласы кеше теге вакытта елмаймый утырган кеше иде. Бу юлы ул авызын җыя алмады…» — дип яза ул.

Фотошоп кулланып, туй фотоларын «төзәтү», мәҗлестә бер-береңнең битенә торт бәрү дә начар сигнал. «Тортны бергә кисеп, бер-берсен сыйлаучы яшьләр, гадәттә, матур гомер кичерә», — дип яза фоторәссамнар.

Кызыл таң

Фото: Пиксабай

Бәйле