Тикшерүчеләр Чаллыдагы фаҗиганең барлык сәбәпләрен ачыклый

-- Лэйсирэ

Чаллыда төнгә гаражда машина ремонтларга калган егетләр газ белән агуланып үлгән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Тикшерү комитеты ТР буенча идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте.

Автокалада яшәүче хатын-кыз «Гренада» гараж-төзелеш кооперативында автомобиль салонында 20 яшьлек улы һәм аның 17 яшьлек иптәшен табып ала. Чакыру буенча килгән ашыгыч ярдәм табиблары егетләрнең үлемен раслаган. Башлангыч мәгълүматларга караганда, алар газ белән агуланган.

«Башлангыч мәгълүматларга караганда, егетләр башта машина ремонтлаган, шуннан соң гаражда кунып калырга булганнар. Алар ишекне эчтән бикләп куйган һәм җылыну өчен двигательне кабызган», — дип искәртте Андрей Шептицкий.

Соңрак дуслары алар белән берничә мәртәбә элемтәгә керергә тырышып караган. Шуннан соң алар элемтәгә чыкмагач, дуслары әти-әниләренә хәбәр иткән. Әти-әниләре килеп гараж ишеген ачкач, аңсыз хәлдә яткан егетләргә юлыккан. Зыян күрүчеләрне хастаханәгә алып китсәләр дә, бу вакытта алар инде үлгән булган.

Әлеге факт буенча тикшерү эше башланган. Хәзер тикшерүчеләр алдында фаҗиганең барлык сәбәпләрен ачыклау бурычы тора.

Фото: Пиксабай

Бәйле