«7 айда тулып җитмәгән килеш… Ничә операция булды…»- тракторчы Василий гаиләсендә авыр хәлне сөйли [видео]

-- Алина

//Tatar today//

Тракторчы- блогер Василий Иванов дәвалану өчен акчалата ярдәм сорап язучыларга карата фикерен белдереп үзенең инстаграм битенә видеоязмалар урнаштырган.  «Накипело», дип язып куйган ул видеоязма астына.

«Сәлам, дуслар. Көнгә әллә ничә хат килә, шуның берсе һәрвакыт ярдәм сорап язу була.  «Минем әбием авырый, бабаем авырый», дип йөрәккә тия торган хатлар җибәрәләр. Зинһар, җибәрмәгез, куймыйм! Үзем эшләп тапкан белән мин дә яшәп ятучы. Малайны туганнан бирле хастәханәгә йөртәм.  Ул 7 айда тулып җитмәгән килеш туган малай. Беренче елны бик авыр булды.  Ничә операция булды аңа. Кимендә 200 мең акча китте беренче елны ук.  Мескенгә салынып, теләнеп йөрмәдем. Бер караңгыдан икенче караңгыга кадәр эшләдем.  Хәзер малайга 9 яшь булды. Аллага Шөкер тернәкләнеп килә. Ел саен  яз һәм көз дәваланырга барабыз. Хәзер баштагы кебек кыйбатка чыкмый, шулай да ел саен 50 мең кирәк әле. Шулай итеп үзем эшләп табам. Бер кешегә дә ялынып барган юк.  Бик терәлгәндә туганнардан, күршеләрдән әҗәткә алып торам. Аннары кире кайтарам.  Менә шундый хатлар йөрәккә тия, нервылана башлыйм.  Миннән нишләп кызык видеолар куймыйсың дип сорыйлар, шуның кадәр нервылангач, ничек кызык видеолар төшереп булсын ди.  Малайга дәвалануның иң кирәклеләрең генә алдык.  Акча җитмәгәнгә, реабилитацияләргә йөртеп булмый. Үсеше бүтән балаларныкына караганда әзрәк калышып бара.  Шуны укытучы апаларына да аңлатасың, алар яше зур бит инде, белергә тиеш диләр.  Ул 2009 елгы, 2010 елгылар белән укый, мәктәпне авырданырак барабыз. Шуны аңлап бетерсеннәр иде.  Мин дә бирә алсам махсус мәктәпкә бирер идем, ләкин  шул ук акча җитмәү инде. Тагы бер әйбер әйтеп китәсем килә.  Шәһәр кешесе авылда рәхәт, сезнең үзегезнең сөтегез, үзегезнең итегез дип әйтергә ярата. Ә ул сөт белән ит булганчы бик каты эшләргә кирәк.  Шәһәр кешесе клубтан да кайтмаган була, авыл кешесе иртән торып чыгып киткән була.  Бөтен эшен карый, кеше иртән эшкә барганда инде эшләп арып беткән була.  Кич белән кайтып, караватка мендем дә яттым түгел.  Бөтен малын карыйсы, эшен эшлисе. Авыл кешесенә ял көне дә юк. Бәйрәмнәр дә, барысы да эш беткәч кенә. Бөтенесен чутлагач,  бик бушка килми ул ит белән сөтең», дип үзенең фикерләрен белдерә ул.

https://www.instagram.com/p/BwFRvskABjx/

Инстадуслары блоггерның сүзләре белән килешә.  «Бик хак сүзләр!» , «Василий абый, бик дөрес сүзләр әйтәсең.»,  «Молодец, синең кебек әти белән горурланырга кирәк!», «Болай итеп газетага да язып булмый, ә син без әйтә алмаганны кыю гына әйтеп салдың, молодец.», дип язганнар аңа.

Василий Ивановның инстадуслары арасында аның  малаена да ярдәм итергә теләүчеләр табылган. «Карта номерыңны калдыр әле, зинһар», дип язганнар аңа.   «Юк инде, рәхмәт, кызгач әйткән идем» , дип җавап кайтарган тракторчы — блогер.

Тискәре фикерләр калдыручылар да юк түгел.  «Салдыңмы әллә брат?», «Исерекме соң син?», дигән комментарийлар да күрергә була.

Бәйле