«50 яшьтән өлкәнрәк табиблар дәүләттән матди ярдәм алачак»

-- Лэйсирэ

Киләсе елдан авылга эшкә кайтырга риза булган 50 яшьтән өлкәнрәк табиблар һәм фельдшерлар да дәүләттән матди ярдәмгә өмет итә алачак. Илнең Сәламәтлек сак­лау министрлыгында ел азагына кадәр әлеге төр программада катнашучылар өчен яшь чикләвен бетерер­гә җыенулары турында хә­бәр иткәннәр.

Моңа кадәр авылга күченеп кайткан 50 яшькә кадәрге табиблар һәм фельдшерлар гына дәүләт­тән акча алу хокукына ия иде. Бу – авылда белгечләр җитмәүгә бәйле кытлыкны юкка чыгарырга ярдәм итә­чәк дип өметләнә түрәләр. Рәсми мәгълүматларга караганда, бүген ил күләмендә салаларда 27 меңгә якын ак халат иясе җитми.

Билгеле булганча, “Авыл табибы” программасы 2012 елда гамәлгә керде. Аның нигезендә, салага эшкә кайтырга риза булган белгеч­ләр­гә бер тапкыр 1 миллион сум күләмендә акча түләнә. 2016 елда “Авыл фельдшеры” программасы да эшли башлады. Фельдшерларга 500 мең сум күләмендә матди ярдәм күрсәтелә. Акча алуның бер шарты бар: белгеч кимендә биш елга хезмәт килешүе төзергә тиеш. 2012 – 2018 елларда Татарстанда барлыгы 565 кеше әлеге төр дәүләт программаларыннан файдаланган. 551 табиб һәм 14 фельдшер авылга эшкә кайткан.

Россия сәламәтлек сак­лау тармагы хезмәткәрләре профсоюзы рәисе урынбасары Геннадий Щербаков әй­түенчә, яшь чикләвен бетерү программада катнашучылар санын арттырачак. “Пенсия реформасы гамәлгә кер­гәнче, табибларга шәһәрдә – 30, авылда исә 25 ел эшләү дә җитә иде. Шуңа күрә бел­гечләрнең күбесе 50–55 яшь­тә пенсиягә чыгам дип уйлап йөрде. Хәзер исә күбрәк эшләргә туры киләчәк”, – ди ул. Сәламәт яшәү рәвеше тарафдарлары өлкән яшьтәге табиблар өчен сөенгән дә әле. Берьюлы ике куянның койрыгын тотачаклар: акча да була, авылда саф һавада да яшәячәкләр, дигән алар. Сала тормышы турында, го­мумән, белмиләр, ахры. Тик монысы – икенче мәсьәлә.

(“Ватаным Татарстан”, /№ 52, 10.04.2019/)

Фото: Пиксабай

Бәйле