Гап-гади кыз үзенең бу адымы белән Гүзәл Уразованы шаккаттыра [видео]

-- Лэйсирэ

Ульян шәһәрендә яшәүче Сабина исемле кыз Гүзәл Уразова белән бер сәхнәдә биегән. Бу хәл Гүзәл Уразова һәм Илдар Хәкимовның 4 апрель көнне Ульян шәһәрендә узган концертында булган, дип яза Уразова.ру сайты.

Әбисенең туган көненә бу кыз концертка билет бүләк иткән, һәм шул рәвешле сәхнәдә биеп котлаган. Спорт биюләре белән шөгыльләнүче Сабина сәхнәдәге биючеләрдән калышмый.

Биюче кызның осталыгына һәм кыюлыгына шаккатып Гүзәл Уразова болай дип язган: «Бу кыз, огонь! Әбисенең туган көненә билет бүләк итеп алып килгән! Үзе спорт биюе белән шөгыльләнә. Ну, уңган да килен булачак Сабина! Бәхетле бул, балакаем!»

Бәйле