1984 ел. Бала табу йортында гадәттәге эш көне. Татар хатыны 32 яшендә өченче сабыен табарга килгән. Алдагы ике кызын бер-бер артлы тапкан да, аннан бәби алып кайтмас өчен берничә тапкыр аборт ясаткан. Бу көнне ул ире белән планлаштырган баласын табарга килгән иде. Баланы бик авырдан тапты. Чөнки абортлардан соң аналыкка зыян килгән. Бәби тапкач, кан китте. Аңа берничә донордан кан салырга туры килде, ертылган урыннарны наркоз ясап тектеләр.
Ул үз тормышы турында сөйләде. Бик яшьли авылдан китеп, шәһәрдә төзелешкә эшкә урнашкан, шунда яраткан кешесен очратып (татар егете) матур гаилә корганнар. Бер-бер артлы 2 кызлары туган. “Башта фатир алырга тырыштык, аннары, акча туплап, машина алдык”, — ди. Соңрак, иптәшемә малай кирәк булды, шуңа тагын бер бала алып кайтырга булдык”, — диде.
Атна-ун көн үткәч, аны балалар тудыру йортыннан чыгардылар. Тик кызганычка каршы, 6 айдан соң, аның документларын янәдән күтәрергә туры килде. Теге вакытта аңа гепатит В булган кан салынган. Алты айдан соң ул үлгән. Элек донорларның каннары хәзерге кебек тикшерелми иде шул.
Бу хатынның, шулай тырышып, газапланып теләгенә ирешкәннән соң, гомере өзелүе мине тетрәндерде. Ул өч баланы әти кеше ничек тәрбияләде микән? Ул сабыйларның яшьли әнисез калулары бигрәк үкенечле. Аның бала табу вакытында ук үлеп китүе мөмкин иде. Табиб-акушерлар аны үлемнән коткару өчен барысын да эшләделәр. Аның вакытсыз үлеме язмышмы, күрәчәкме?
Нурия Абашева, Ижау шәһәре.
Фото: Пиксабай