Джеки Чан исән калган

-- Лэйсирэ

Күренекле актер, режиссер, продюсер, трюклар куючы Джеки Чан исән-имин генә 65 яшенә барып җиткән. Аның биографиясенә күз салсаң, чыннан да болай дип әйтергә нигез бар, дип яза Өмет.

Үзенең “гади малай” түгеллеген ул анасының карынында ук сиздергән. 11 ай йөкле булып йөргән хатын аптырап, табибларга мөрәҗәгать иткән һәм аңа кесарево сечение ясаганнар. Юкса, 5400 килограмм авырлыгындагы малай туарга әллә ни ашкынмаган.

Документлар буенча актерның чын исеме Чан Кон Сан. Әмма әтисе шпион булганлыктан, анысы да нәселдән килгән исем түгел, ә үзгәртелгән. Ә иң чын исеме Фон Си Лунг.
Туганнан соң әти-әнисе малайны акушерга 26 долларга сатмакчы булган.

Аңа 7 яшь булганда, әти-әнисе Австралиягә күчеп китә. Ә Джекины Гонконгтагы мәктәп-интернатка бирәләр. Нәкъ шунда ул акробатикага, актерлык осталыгына, көрәшкә һәм җырга өйрәнә. Анда дәресләр иртәнге 5тә башланып, ярты төнгә кадәр дәвам иткән. Һәр хата яки ялгышлык өчен тән җәзасы каралган. Соңрак Джеки “Мине көн саен кыйныйлар иде” дип исенә төшерә.

Чанның балачак кушаматы – Олы борын. Ярсыган укытучысы аның танавын таяк белән сугып сындырганнан соң шушы кушамат тагыла.

“Джеки” исемен Чан Австралиядә төзелештә эшләгән вакытта ала.

Чан зур кинога Брюс Линең спарринг-партнеры буларак килә. Ли үлгәч, продюсер Вилли Чаннан яңа Брюс Ли ясамакчы була. Әмма Джеки кинода үзенең кабатланмас образын тудырырга хыяллана һәм шуңа ирешә.

1976 елда Джеки күзен зурайту буенча операция ясата. Чөнки съемкалар вакытында егылып төшеп, күзен җәрәхәтли. Төзәлгәч, бер күзе икенчесеннән зуррак булып кала. Табиблар косметик операция ясарга киңәш итә.

Джеки Чан бары тик үзенең каскадер командасы белән генә эшли. Ул аны 1985 елда ук туплый.

Джеки бөртекләп эшли торган кеше. Бервакыт 10 минутлык сәхнә күренешен ул 2900 тапкыр төшерә.

Чанның фильмнарында канга батышып сугышулар, эротик сәхнәләр һәм сүгенүләр юк. Актер моның белән бик горурлана. “Мин төшергән киноларны балалар һәм хатын-кызлар да карый. Артык күренешләргә юл куя алмыйм”, – ди ул.

Джеки трюклар эшләүдән түгел, дәваханә, табиб һәм уколлардан ныграк курка. Кулын я аягын сындыру аркасында дәваханәгә эләгеп, укол ясаячакларын уйласа, коты оча.
Чанның баш сөяге тишелгән булган. Бүген аны пластик пластина каплап тора. Ә уң колагы ишетми диярлек.

Ул кадәр трюклар ясавы аркасында бер страховка компаниясе дә аның сәламәтлеген страховкаларга алынмый.

1984 елдан алып Джеки үзенең җырларыннан тупланган 20 альбом чыгарган.Үзенең киноларында да үзе җырлый.

Рекордлар китабына иң күп трюклар (1000нән артык) башкаручы ТЕРЕ каскадер буларак кергән ул.

Джеки 130 миллионлык байлыгыннан улы Джейсига бер доллар да бирми. “Әгәр кулыннан килә икән, ул үзе эшләп табачак. Әгәр кулыннан килми икән, минем акчаларны да туздырып кына бетерәчәк,” – ди ул.

Автор: Эльмира Ибраһимова
Фото: Ачык чыганак

Бәйле