Испания яшәүче кыз Татарстанда үзен ташлаган әнисен эзли

-- Лэйсирэ

Бүген Испаниядә яшәүче Ирисны әле кечкенә чагында ук асрамага алган әти-әниләре чит илгә алып киткән.  19 яшьлек кыз үзенең биологик әнисе белән күрешергә һәм аның ни өчен үзеннән баш тартуын белергә тели, дип яза «Челнинские известия«.

Ирис үзе турында менә ниләр сөйләгән:  «Мин 1999 елның 17 маенда туганмын. Сакланган документлардан күренгәнчә, исемем Фәридә, фамилиям Мифтахетдинова булган. Әтием Илсур исемле. Тәрбияләп үстергән әниемә Чаллы балалар йортында минем җитлекмичә, җиде айлык булып тууымны сөйләгәннәр. Өч яшькә кадәр, кызлыкка алганчы, балалар йортында яшәгәнмен. Миңа биологик анамның кем һәм нинди булуы, аның ничек яшәве, нинди сәбәпләр аны шундый карар кабул итәргә мәҗбүр итүе кызык. Минем үткәнемне беләсем килә. Мин русча сөйләшмим һәм хәзер рус телен өйрәнәм. Тәрбиягә алган әти-әнием мине балалар йортында булган чакта ясаган фотолары сакланган. Ул вакытта миңа өч яшь булган», ди үзен шушы сурәт буенча танырлар дип өметләнүче Ирис.

Испан теленнән Ирис хатын тәрҗемә иткән Юлия Уланова хәбәр иткәнчә, Чаллының кайбер соцчелтәр һәм пабликларында бу язмага берничә кеше җавап биргән инде.

Арадан берсе, әлеге фото буенча, Ирисның баласын балалар тудыру йортында ташлап калдырган икетуган сеңлесе белән охшашлыгын күргән.

Әлеге тарих турында кемдер ни дә булса белсә, зинһар, редакциягә 46-42 54; 46-20-94 телефоннары буенча шалтыратыгыз., дип яза газета.

Бәйле