Данир Сабиров 4 ел элек ясаган пародия өчен хәзер гафу үтенгән [видео]

-- Гузель

Бөтендөнья башкорт корылтае Президент Рөстәм Миңнехановка, мәдәният министры Ирада Әюповага һәм Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закировка башкорт биюенә пародия иҗат иткән өчен Данир Сабировтан зарланган иде. 

Пародия дүрт ел элек ясалган булса да, популярлыкны хәзер генә җыя башлаган. Татар артистының бу чыгышын башкорт халкы «җан башына төкерү» дип бәяләгән. Милләттәшләрен артистның мыскыллы чыгышларыннан саклап калу өчен, корылтай Башкортстан территориясендә 2019 ел ахырына кадәр Сабировның концертларын тыюны таләп иткән.

Данир Сабиров Бөтендөнья башкорт корылтайыннан гафу үтенгән, дип хәбәр иттелә сайта. Шулай ук, артист быелгы Уфадагы концертлары булмаячагы хакында да белдергән.

Артистның шау-шу тудырган пародиясе әлеге видео башында (2:30 минутка кадәр).

 

Бөтендөнья Башкорт корылтае 

Бәйле