//Tatar today//
Шәхси тормышын озак кына яшереп йөргәннән соң, Мөнир Рахмаев серен ачты. Ул сөйгәне белән фото урнаштырып, никах укытуы турында хәбәр итте.
«Аллаһы Тәгалә мин яратам сине!!! Хөрмәтле язылучыларым, дусларым, туганнарым! Шатлыгым белән уртаклашырга ашыгам! Шәхси тормышымны бик озак яшердем! Ике ел бергә булдык һәм бу бәхет! Ул көн килеп җитте!
Бүген минем тормышымда мөһим вакыйга!!! Бу безнең никахыбыз!!! Җаным!!! Син минем организмга грипп вирусы кебек үтеп кердең!! Син минем барлык хыялларымда, бүгенге һәм киләчәкнең һәр картинасында! Нәкъ менә син булачак балаларымның әнисе! Син мине көчле итәсең! Тормышның авыр мизгелләрендә дә син һәрвакыт минем яклы һәм миңа көч бирәсең! Син минем тормышым!!! ЯРАТАМ СИНЕ!!! Аллаһы Тәгаләгә мәхәббәтебез өчен рәхмәт! Соңгы көнгә кадәр бергә һәм бары тик алга!», дип уртаклашкан җырчы.