//Tatar today//
12 апрель көнне «Шаян ТВ» бинасында балалар телеканалының биш айлык эш нәтиҗәләренә багышланган матбугат конференциясе узды. Монда журналистларны яңа телестудия белән таныштырдылар һәм телепроектларны тәкъдир иттеләр.
Телеканал шушы 5 айда татар теленә 1 400 мультсерия, документаль фильмнар һәм сериаллар тәрҗемә иткән. Канал укытуга юнәлтелгән тапшыруларга зур игътибар бирә, алар ярдәмендә балалар татар телен генә түгел, инглиз телен дә өйрәнә ала. Ә кайбер мультсериал рәсем ясарга да өйрәтә.
Бүген «Шаян ТВ»ны «Триколор», «Таттелеком», «МТС» аша карарга була. Шулай ук, телеканал Shayantv.ru һәм YouTube сайтларында күрсәтә. Каналның җәйгә «НТВ Плюс»ка чыгу планы да бар. 2019 елның 1 маенда «Шаян ТВ » мобиль кушымтасын эшләтеп җибәрәчәк.
Каналның сайты исә өч телдә эшли: татар, рус һәм инглиз телләрендә. 5 ай эчендә анда барлыгы 65 мең уникаль кулланучы булган. Иң күбе сайт Татарстанда популяр. Аны шулай ук чит илләрдән — Украина, Казахстан, АКШ, Германия, Төркия, Әзербайҗан илләреннән дә карыйлар.
Әлеге матбугат конференциясендә Tatar today порталы җитәкчесе Рөстәм Исхакый да булды. Бу чарадан соң, ул үзенең фикерен белдерде, теләкләрен җиткерде.
«Айзиләне мактамыйм, ә хөрмәтемне һәм соклануымны белдерәм! Аның кебек актив татар егет-кызлары «ШАЯН ТВ» каналына матурлык, креативлык, яшьлек энергиясе, җылылык бирә. Айзилә үз эшен шулкадәр яратып эшли, журналистларны чакыру, пиарны кәгазьдә билгәү өчен генә дип түгел, җанлы, якты йөз белән башкара! Туганын бәйрәмгә дәшкән кебек чакыра беләләр! Афәриннәр! 12 апрель «ШАЯН ТВ» балалар каналының яңа студиясе, Рамилә ханым җитәкләгән команда, аның актив, чибәр вәкиле Айзилә кебек, барсында да иҗат итү дәрте балкып, ташып тора! Эшләре күп, Ходай рәхмәте белән дөньякүләм популяр, позитив, балаларыбызга татарча үсәргә, иҗат итәргә этәргеч биргән татар балалар каналына әйләнүләрен телим!», дип уртаклашты Рөстәм Исхакый.