Өч татар артистына Татарстанның халык артисты исеме бирелде

-- Лэйсирэ

Уңышлы иҗади эшчәнлеге һәм театр сәнгате үсешенә өлеш керткән өчен Тинчурин театры актрисасы Миләүшә Нәҗмиевага, Кариев театры артистлары Халидә Сөнгатуллина һәм Илфат Камалиевка “Татарстан Республикасының халык артисты” исеме бирелде.

Указга Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 11 апрельдә кул куйган.

Миләүшә Нәҗмиева 30 елдан артык Тинчурин театрында эшли. Халидә Сөнгатуллина Кариев театрының беренче артистларыннан, Илфат Камалиев театрда 20 елдан артык эшли, дип яза Татар-информ.

Фото: соцсети

Бәйле