Айгөл Бариева: «Нәрсә теләдем, шуны эшләдем»

-- Лэйсирэ

Казанның Филармония концертлар залында Татарстанның атказанган артисткасы Айгөл Бариеваның «Бул гына» дип исемләнгән концерты узды. Әлеге концерт башкаларныкына охшамаган иде. Ничектер бөтенләй үзгә: җыр белән шигырь бер-бер артлы үрелеп барды. Ә ул кичне Айгөл күбәләктәй иде, тамашачы алдында җырлады, уйнады, елады, сөенде.

– Айгөл, бар кешене уйландырырга мәҗбүр итәрлек үзгә концерт куйдыгыз. Шәхсән үзегез концерттан канәгать калдыгызмы?

– Бик канәгать калдым. Нәрсә теләдем, шуны эшләдем. 2007нче елдан бирле нинди генә форматта концертлар куйган булмады. Мондый концерт турында күптән хыялландым. Шигъри-музыкаль кичә дип әйтер идем. Биредә бернинди дә алып баручы булмады. Хәтта тәнәфес тә ясамадык. Тагын бер үзенчәлекле ягы бар: монда шагыйрьләр шигырьләрен үзләре укыды. Гадәттә, артистлар укый бит.

– Әти-әниегезгә багышланган номерлар аеруча да матур башкарылган иде.

– Ул инде яңалык түгел. Мин аларны һәр концертымда телгә алам. Аларны гына түгел, арабыздан киткән олы шәхесләрне концертларымда искә алырга тырышам. Кызганыч, алар елдан-ел күбәя бара. Әтиемнең киткәненә – 24, әниемә 20 ел тулды.

«Кызлар пати» клубыннан яраткан кызларыгыз да җан атарга килгәннәр иде. Әлеге клубның оештыручысы буларак, ул нинди максат белән барлыкка килде? Нинди эшләр башкарасыз?

– Көннәрдән беркөнне тирәмдәге кызларымны җыеп, шундый бер төркем оештырырга булдык. Арабызда җырчылар гына түгел. Визажистлар, «Нечкәбил» конкурсында катнашкан хатын-кызлар да бар. Минемчә, хатын-кызлар үзара аралашып яшәргә тиеш. Бер язма укыган идем. Хатын-кызлар бер-берсе белән аралашканда энергия туплыйлар. Аннары шул энергияне өйдәгеләргә алып кайта. «Кызлар пати» клубы 6 кешедән башланган иде. Хәзер инде бездә 25 кеше. Бөтенләй чит хатын-кызларның да клубыбызга керәсе килә. Минемчә, хатын-кыз аралашуга барыбер мохтаҗ.

«Ватсап»та «Кызлар пати» дигән төркемне булдырдык. Шунда төрле темага языша алабыз. Теләсә нинди проблеманы хәл итәбез. Кызлар белән башта театрларга, концертларга, төрле кичәләргә бергәләп йөри идек. Хәзер инде үзебез концертлар куябыз. Төрле хәйрия концертлары оештырабыз.

Мактанып әйтмим: Аллаһы Тәгалә миңа оештыру сәләтен биргән. Аннары үзем дә төгәллекне, тәртипне яратам. Кешеләр белән дә конкрет сөйләшәм. Шуңа күрә бу клубны оештыруны да үз өстемә алдым.

– Кырымга да барып кайттыгыз.

– Кырымның Феодосия шәһәреннән оештыручы Халидә ханым хатын-кызлар форумына чакырды. Ул мине «Инстаграм»нан эзләп тапкан иде. Безгә чакыру кәгазе җибәрде. Кырымда 3 ел рәттән халыкара хатын-кызлар форумы үткәрелә. Анда төрле илләрдән киләләр. Эшмәкәрләр, артистлар һәм актив булган хатын-кызлар. Форум кысаларында без шулай хәйрия концерты куйдык. Әйтергә кирәк, бу форум кысаларында анда беренче тапкыр концерт оештырылды.

– Кырым татарларын күрдегез, димәк.

– Форумда Кырым татарлары күп түгел иде. Андагы татарлар безнекеләрдән нык аерыла. Аларның үзләренең мәдәнияте, теле дигәндәй. Феодосия шәһәрендә 2 көн булдык. Форумның концерт өлеше безнең өстә булды. Калган вакытта музейларда йөрдек. Без күбрәк йөрергә, күрергә тырыштык.

– Казаннан сезне әзерләп җибәрделәрме? Чыгымнарны кем каплады?

– Бар чыгымнарны үзебез капладык. Кырымны карарга бардык, ял да иттек. Моның өстенә хәйрия концерты куеп, изге эш тә башкардык.

– «Кызлар пати» клубына эләгү чиклеме?

– Төрле илләрдән хатын-кызлар «Кызлар пати»га кертүләрен сорап язалар. Әлбәттә, ул чикле түгел. Ә менә «ватсап»тагы төркем ябык безнең. Бөтен кешене дә кертә башласак, алай серләшеп утыра алмыйбыз дигән сүз. «Ватсап»та башка төркем булдырырга кирәк, диләр кызлар. Физик рәвештә вакытым җитми.

– «Кызлар пати» рәсмиләштерелгәнме?

– Юк шул. Клуб 2017нче елның 9нчы мартында оешкан иде. Хәзер «Кызлар пати»ны бөтен җирдә дә беләләр, таныйлар. Киләчәккә планнарыбыз да бар. Анысын вакыты килеп җиткәч сөйләрмен.

– Айгөл, сез гел хәрәкәттә. Бер тик тормыйсыз. Иҗат та итәсез, ял да итә беләсез. Гаиләгә вакыт каламы? Ирегез ачуланмыймы?

– Холкым шундый. Гел нидер эшләргә кирәк (елмая). Ирем усал түгел, ә җитди. Гомумән, гаиләдә мин усал. Шундук әйтәм. Кырыс, тәртипне ярата торган кеше. Ирем хәрби кеше буларак, таләпчән. Күп сөйләшми һәм күп эшли торган (көлә). Шулай булырга тиештер дә. Гомумән, ир ягыннан мин уңдым. Иҗат кешесе булгач, тик тора белмим. Шуңа минем белән яшәве җиңелләрдән түгелдер дип уйлыйм. Кәефем мең төрлегә үзгәрә. Сөйләшмәскә дә мөмкинмен. Безнең татар хатын-кызлары гомер буе басылган. Шулай да элекке заманнан китеп барабыз. «Ирем нәрсә әйтер», – дип куркып яшиләр иде бит. Заманалар үзгәргәч, хатын-кыз үз фикерен әйтә ала. Минемчә, гаиләдә ир дә, хатын-кыз да бертигез булырга тиеш. Килешмәгән очраклар да була. Әмма тора-бара кешегә күнегәсең. Гаиләдә минем холкыма өйрәнеп беттеләр инде. Кәефем булмаганда миңа тияргә генә кирәкми. Парым чыга да, шуның белән бетә. Озакка бармый. Өйдә ясаган тәртипне бетерсәләр генә ачуым чыга (көлә).

– Ирегез кайсы өлкәдә эшли?

– Ирем хәрби кеше булгач, 35 яшьтә үк лаеклы ялга чыкты. Куркынычсызлык хезмәте буенча эшли. Аның да командировкалары булгалый. Аллага шөкер, хәзер инде безгә җиңелрәк. Тормышның төрле чаклары булды. Акча җитмәгән чаклар да булмады түгел. Кияүгә чыккач, бер ел Себердә яшәдек. Аннан кире Казанга кайткач, иремнең һәм минем эшем булмады. Бик авыр иде. Бер-бер артлы кызыбыз, улыбыз туды. Әти-әни булмагач, җиңелләрдән булмады. Шулай әкренләп барысын да үзебез булдырдык. Аллага шөкер, инде балалар икесе дә мөстәкыйль. Үсеп җиттеләр. Шуңа күрә үземне тулаем иҗатка да, башка эшләргә дә багышлый алам.

– Улыгыз Камил «Хәлимә» фильмында төште. Ул да сезнең кебек иҗат юлыннан китәргә уйламыйдыр бит?

– Әлеге фильм миңа бик ошады. Улым уйнаганга гына түгел. Кинода бер дә төшмәгән балаларны җыйганнар. Аларның аның хәтле тәҗрибәләре дә булмаган. Бөтенесе дә яшьләр. Аннары сценарий дә бик кызыклы. Юлия Захарова үзе язды һәм үзе төшерде дә. Фильм Халыкара мөселман фестивалендә махсус тәнкыйтьчеләр призына ия булды. Улымның уйнавына килгәндә, ул мине шаккаттырды (елмая). Бик оста уйный алуы дәү әтисе Шамилдән күчкән аңа. Кайсы һөнәрне үзләштерәчәген киләчәк күрсәтер. Башта бик хафаланган идем. Кайсы юлдан барасын балалар үзләре сайларга тиеш. Аларның юлына аркылы чыгарга ярамый. Бары Аллаһы Тәгаләдән исәнлекләрен генә сорарга кирәк. Быел Камил 11нче сыйныфны тәмамлый инде. Кызыбыз Айлинә КАИның беренче курсында укый. Физика һәм математика буенча лицейны тәмамлап, әлеге уку йортына укырга кергән иде. Әлбәттә, анда укуы җиңелләрдән түгел. Бик авыр. Шулай да бик тырыша. Хатын-кызга физика нәрсәгә дип, каршы чыкмадым. Үзе теләп, әлеге юнәлеш буенча укырга керде бит.

Айгөл, «Инстаграм» челтәрендә бик актив утырасыз. Көн саен берәр яңалык яки булган хәл белән уртаклашасыз.

– «Инстаграм» – шәхси көндәлегем, аралашу чарасы. Артистлар арасында «Инстаграм»да иң беренче теркәлгән кеше. 4 ел буе аның бите ябык иде. Белгән кешеләрне генә кертеп бардым. Быел гына ачарга булдым. Шулай да яхшы кешеләр күбрәк. Араларында авыру кешеләр дә бар. Мин аларны авыру дип әйтәм. Ниндидер өстәмә бит ачып, йөзләрен күрсәтмичә, миңа теләсә нәрсә язып ятучылар. Аларның дуслары да юк, үзләрен дә дуслыкка алмыйлар. Андый кешеләрне куркак дип саныйм. Алар өчен кәефемне төшермим. Белгән кеше язса, бер хәл әле. Монда бөтенләй чит кешеләр яза.

– Иң ошамаганы нәрсә турында язганнар иде?

– Ял итәргә баргач, купальниктан төштем. Нәрсәләр генә язып бетермәделәр. «Син намаз укыйсың», «оятсыз». Тегеләй дә, болай да. Әйтәсем килгән сүзем шул – намазга 33 яшемдә килдем һәм моңа үзем килдем. Өйдә барысына да өйрәндем. Ләкин тулысынча яулык бәйләп, 5 вакыт намазны укып, өйдә утыра торган кеше түгелмен. Тулаем дингә килеп җитмәдем. Сәхнә кешесе буларак, әле әзер түгел. Моны мактанып әйтмим. Мин Европада яшим. Мин бит шәрә килеш төшмәдем. Бу инде минем шәхси эшем. Нәрсә эшләргә телим, шуны эшлим. Ә бит бар шундый кешеләр. Алар намаз да укыйлар, мәчеткә дә йөриләр, яулыгын да бәйләгән. Ләкин алар ашта гайбәт сатып утыралар. Күңелләрендә явызлык. Алар һаман ниндидер ачулы, кешеләрне өйрәтеп йөриләр. Ә мин 5 вакыт намазны да укымыйм, яулык та бәйләмим. Әмма Аллаһы Тәгалә каршында намусым чиста. Мин бик нык Аллаһы Тәгаләгә ышанам. Ай буе ураза тотам. Мине белгән кеше белә. Ураза вакытында мин өйдә торам. Бер җиргә дә бармыйм. Концертларга чакырсалар, барып җырлап киләм. Кунакларга йөрешмим. Ашларга гына йөрим. Сәхнә кешесе өчен өйдә утыруы шулай ук авыр. Намаз укыйм, дип, беркайда да мактанып әйткәнем булмады. Мин көн дә намаз укымыйм. Әмма укырга кирәк һәм мин аны беләм.

– Сәяхәттә, дөресрәге чит илләрдә булырга яратуыгызны беләбез. Ничә илне күрергә насыйп булды?

– Чыннан да без сәяхәт итәргә яратабыз. Бу яктан ирем белән без бик охшаш. 22 илдә булдык. Кайбер илләрдә берничә тапкыр булырга туры килде. Һәрбер сәяхәт кешене яхшы якка үзгәртә һәм үстерә. Элек чит илдә генә пенсия яшендәге апа-абыйлар сәяхәт кылып йөриләр иде. Хәзер безнең апа-абыйлар да сәяхәт итә башладылар. Бик сөендерә. Яшәгән саен гына бер әйберне аңлый башлыйсың. Машиналар, фатирлар, байлык кемгә кирәк ул?! Әмма артыгы кирәкми. Хәзер мин ничә машина алмаштырганымны санамыйм. Бары сәяхәтләрне генә искә төшереп утырам. Ничә туным булганын да санап утырмыйм. Ул миңа кирәкми! Чит ил кешеләре марка, байлык артыннан кумый. Утырып йөрергә машина бар икән, ул шуңа канәгать. Алар бар акчасын сәяхәт кылырга тота. Хәзер кешегә сәяхәт кылу гына шатлык китерә ала. Мин моңа күпме инандым инде.

– Әңгәмәбезне йомгаклап, әйтер теләкләрегезне дә җиткерсәгез иде.

– «Яши-яши аңлыйбыз шул, без мәңгелек түгелләр». Нәкъ җырдагыча. Эшлисе килгән эшләрне исән чакта башкарып чыксак иде. Аннары үкенечкә калмасын өчен. Кешеләрне рәнҗетмичә, чиста намус белән яшәргә өйрәнсәк иде. Бар теләгем шул! Барыгызга да бәхетләр теләп калам.

Әңгәмәдәш Эльза ГАЗИЗОВА, Безнең гәҗит

Фото: соцсети

Бәйле