Рибачылык – ярдәм түгел, зыян ул. Кеше акчасының файдасы күпме?

-- Лэйсирэ

“Биш дустыңны алып килсәң, илле процент ташлама”. “Ярты елга унике процент файда”… Челтәрле маркетинг, кибетләр, банклар, финанс пирамидалары ничек кенә кызыктырмый. Ансат кына баерга, тиз арада финанс кыенлыкларын чишәргә теләгәннәр каба беренче чиратта бу кармакка.

Асламчы, ягъни процентка акча биреп торучы микрокредит оешмалары хәзер җәмәгать транспорты тукталышы саен. Әйтик, үзе­без­нең йорт янындагы Мәүлетов тукталышында урам аша чыгасы да юк. Юлның бер ягында икәү, икенче ягында берәү. Асламчылык белән шөгыльләнүче аерым кешеләр дә очрап тора. Ислам дине, шәри­гатебез бу күренешләргә ничек карый, ипотека алу хәрам түгелме, дип күренекле дин әһел­ләребезгә мөрәҗәгать иттек.

Рөстәм хәзрәт Нургалиев, Россия Ислам институты рек­торының уку-укыту эшләре буенча урынбасары, ТР Диния нә­зарәтенең Голәмәләр шурасы әгъзасы:

– Ислам матди-хуҗалык мөнә­сәбәтләрен көйләгәндә җәмгыять мәнфәгатьләрен саклау-яклауны өстен куя. Аерым кешеләрнең генә түгел, барча халыкның тормыш-көнкүрешен җиңеләйтүне кайгырта. Шуңа күрә бернинди көч түк­мичә башкалар хисабына яшәүне гаепләп, тәнкыйтьләп чыга. Асламчылык ислам динендә рибачылык дип йөртелә. Бер-береңә булышу түгел, ярдәм сорап килгән кешене батыру, хәлен тагын да мөшкелләтү ул. Рибачы, беренче карашка, булышкан кебек тоелса да, гозер белән килүчегә зыян сала. Чөнки ул фәлән процентка арттырып кайтару шарты белән акча биреп тора. Исламның нигез ташларына, таләп­ләренә каршы килә торган гамәл бу. Ярдәмгә мохтаҗ кешегә булышасы урында, аны тагын да кыенрак хәлдә калдыру – әхлаксызлык, гөнаһ ул.

Ни гаҗәп, мондый кризис шартларында, ансат кына акча эшләп була икән, дип ышана башлаучылар, очраклы рәвештә генә баерга өметләнүчеләр арта. Икътисади кыенлыклар вакытында нәкъ менә челтәрле маркетинг, финанс пирамидалары, ягъни тиз ышанучан халыкны алдау хисабына баеп калырга теләүчеләр активлаша. Бигрәк тә челтәрле маркетингта утыручы танылган кешеләр, тәгаен алганда, артистлар үз өстенә зур гөнаһ ала. Халык белә, ышана торган кешеләр дип, шикле әйберләрне реклама­лау­ны аларга тапшыралар да инде. Бәлкем алар җиңел машина да отадыр. Ярлы кеше акчасын арзан тауар бетерә дигәндәй, гади халык барлы-юклы акчасын шул төпсез чокырга салып калдыра. Шуның өчен хокук системасын, мондый финанс пирамидаларын коручыларны гына түгел, халыкның икътисади белемен, дини гыйлемен арттыру белән шөгыльләнмәгән өчен үзебезне дә гаепләргә тиешбез.

Торак алу өчен ипотекадан файдалануга килгәндә, бу да банк­тан процентка акча алып торуга бәйле. Болай торак алырга ашыкмаска кирәк, минемчә. Фатирлы булуның башка юлы юкмы соң? Бар. Нигә арендага алып яшәмәскә! Дөрес, бу ысул канәгатьләндереп бетерми. Безнең бит тизрәк фатир хуҗасы буласы килә. Шул ук вакытта чит илләр мисалына карасак, күп кенә гаиләләр дистә еллар дәвамында арендага алган фатирда яши. Әйтик, күп кенә гарәп илләрендә тулаем шәһәрләре белән аренда системасында гомер итәләр. Әле күптән түгел генә, Сургутка баргач, шәкертләр белән бер бүлмәле фатирны ипотекага алу күпмегә төшкәнен исәпләп чыгардык. Егерме ел дәвамында түләп барасың икән, ул фатир җиде миллион сумга төшә. Бу фатирны арендага алып тору бәясен дә исәпләп чыгардык. Айга унбиш мең сум түлисе икән, егерме елга дүрт миллион сум чамасы түләргә кирәк. Теге 2-3 миллион сум аерма – нәкъ менә шул фатир бәясе дә инде. Әгәр кеше ипотека килешүенә кул куймыйча, арендага алып торса һәм акча җыеп барса, фатирны ул үзенең хәләл акчасына алыр иде.

Ипотекага фатир алган кеше ай саен банкка ипотека акчасын түли алырмынмы инде, түли алмасам, фатирымнан куып чыгармаслармы, дип борчылып, куркып яши. Фатирын арендага алып яшәүчене мондый сораулар борчымый. Бе­ренчедән, аренда акчасы әллә ни зур түгел. Икенчедән, фатир алырга дип җыеп килгән теге акчаңны әрәм-шәрәм итмичә, теләсә кайчан башка шәһәргә яки каланың бүтән микрорайонына күчеп китә ала­сың. Ә менә ипотека дигән икътисади бәйлелек күп кенә кешеләрдә даими стресс китереп чыгара, холыкларны боза, гаиләдә ыгы-зыгы тудыра, кайбер чирләргә дә сә­бәп­че булырга мөмкин.

Әле күптән түгел генә Голә­мәләр шурасында бер кызыклы тәкъдим каралды. Казандагы бер төзелеш фирмасы көтеп тору (рассрочка) шарты белән фатирлар төзү мөмкинлеген җиткерде. Ипотекага алмаш булырлык, мөсел­маннар өчен хәләл фатир алу юлы булыр дип торабыз моны. Бер караганда, ул үзара ярдәмләшү кассасына охшаган. Әмма анда бу эш ирекле куелган. Көтеп тору хисабына фатир төзетәсең икән, тиешле акчаң­ны түләп бетермичә, файдаланучы гына булып саналасың, түләп бе­тергәч, милек хуҗасына әйлә­нәсең. Билгеле, һәр төзүче моңа әзер түгел, күбесенең көтеп торасы килми. Әмма фатирлар күп төзелә һәм бик әкрен сатыла икән, төзүчеләргә мондый адымга да барырга туры киләчәк.

Җәлил хәзрәт Фазлыев, ТР Диния нәзарәтенең баш казые:

– Социаль ипотека бик үк гади мәсьәлә түгел. Госман хәзрәт Исхакый мөфти булып торган вакытта казыйларның бөтенесе кул куеп без социаль ипотека алу мөм­кинлеге турында нигезләмә кабул иттек. Чөнки анда алган саен ким­рәк кайтарасы, әйтик, бала туган саен ике йөз мең сумга бурычың киметелә. Без анда өч шарт белән, ягъни торырга урыны булмаса, бүтән җирдән акча таба алмаса һәм күңеле белән шушы гамәленнән канәгать булмаган сурәттә мөмкин дип мөселманнарга ипотека алырга рөхсәт бирдек.

Инде процентларга яшәүгә, рибачылыкка килгәндә, аның гөнаһ эш икәне күптән билгеле. Бер нәрсә җитештермичә, акчадан акча ясарга ярамый. Эшләмичә генә процентларга яшәргә теләгән байтак кешенең бөлгенлеккә төшкән банк­ларда акчасы янды да инде. Ачтан үлмәс өчен түгел, нәфес артыннан куганга, шактый кеше шушылай читен хәлдә калды.

(“Ватаным Татарстан”, /№ 53, 12.04.2019/)

Фото: пиксабай

Бәйле