Айдар Галимов, Гүзәл Уразова, Әнвәр Нургалиев, Elvin Grey катнашында «Дуслык күпере» Казаннан старт алды

-- Гузель

Казанның «Пирамида» мәдәни күңел ачу үзәгендә Татарстан һәм Башкортстанның төп музыкаль вакыйгасы — «Дуслык күпере» II Бөтенроссия татар-башкорт эстрадасы фестивале башланды.

Концертта катнашучыларны һәм тамашачыларны республиканың лидерлары котлады.

— Бу ике халык дуслыгы — зур тарих. Тел, мәдәният һәм рухны бөек шәхесләр берләштерә. Алар арасында музыка эстрадасы артистлары да бар. Болар барысы да безнең дустанә мөнәсәбәтләрне үстерүгә һәм ныгытуга зур көч куя, — дип Рөстәм Миңнеханов исеменнән Татарстан Дәүләт Советы депутаты Римма Ратникова котлау укыды.

— Без — бер зур кошның ике канаты. Татар телендә сөйләшкәндә без татарлар, башкортларга җавап биргәндә — без башкортлар. Дуслык күпере ныгысын, — дип, Башкортстан Республикасы Башлыгы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Радий Хәбировтан котлау сүзләре тапшырдылар.

Бу фестивальдә 239 артист катнаша. Алар арасында Айдар Галимов, Әнвәр Нургалиев, Гүзәл Уразова, Elvin Grey, Илсөя Бәдретдинова, Рәнис Габбазов,  Гөлсирин Абдуллина, Азат Абитов, Зөһрә Сәхәбиева, Ильмира Нагыймова, Руслан Кираметдинов, Алинә Шәрипҗановалар бар.

Әлеге гаять зур музыкаль тамаша Россиянең 16 шәһәрендә, татарлар һәм башкортларның күпләп яши торган урыннарында узачак. Фестиваль 29 апрельдә Уфада тәмамланачак.

Tatar today порталы фестивальнең мәгълүмати партнеры буларак, әлеге чарада катнаша

 

Бәйле