Ришат Төхвәтуллин: «Зур сәхнәгә чыгарганчы, сине яхшылап юындырырга һәм киендерергә кирәк»

-- Гузель

//Tatar today// Гүзәл Гыйбадуллина//

Шушы көннәрдә Ришат Төхвәтуллин Инстаграмында ертык джинсадан төшкән фотосын урнаштырып, стиленә кагылышлы пост куйды. Бу җырчының язылучылары арасында шау-шу тудырды. Алар узыша-узыша үз фикерләрен калдырды. Әлеге фикерләрне җырчы укыганмы? Аларга игътибар итәме? Стилен чыннан да үзгәртәме? Сәхнәгә нинди киемнән чыгарга ризалашмаячак? Әлеге сорауларны без җырчының үзенә бирдек. 

«Әйе, стиль турындагы постым көчле фикер алышу уятты һәм бу миңа бик ошады. Гомумән, интернет, шул исәптән Инстаграмның мөмкинлекләре зур дип саныйм. Алар билгеле бер дәрәҗәдә халык  фикерен өйрәнергә һәм аны формалаштырырга мөмкинлек бирә.

Һәр постны аңлы рәвештә урнаштырам, аннары минем язылучыларымның фикерләрен игътибар белән укыйм, бу хакта төркемем белән дә фикер алышам. Мәсәлән, Илһам Шакировның музеен булдыру турында чыккан постым белән аз кеше кызыксынуы кызганыч. Аның каравы, концертлар вакытында булган төрле мәзәк һәм күңелле хәлләрдән видеолар куйсам, алар бик күп караулар һәм фикерләр җыя.

Стильгә әйләнеп кайтсак, мондый ертык джинсларда мин, әлбәттә, сәхнәгә чыкмаячакмын, төнге клубта чыгыш ясасам гына инде. Стильне һәрвакыт камилләштерергә, концерт программасына бәйле рәвештә үзгәртергә кирәк. Тамашачылар быел игътибар итте: классик стиль белән бергә, мин ирекле стильләр куллана башладым, ләкин бу концерт программасыннан чыгып эшләнде. Гадәти тормышта мин спорт һәм романтика стилен кулай күрәм, ә сәхнәдә классик стильне өстен куям.

Сәхнәдә эшли генә башлаган вакытта, миңа күп сораулар буенча киңәш бирүче кеше: «Зур сәхнәгә чыгарганчы, сине яхшылап юындырырга, чәчеңне ясарга һәм киендерергә кирәк», — диде. Мин, әлбәттә, бу сүзләргә үпкәләдем, чөнки болай да көн дә юынам, кайберәүләргә караганда яхшырак киенәм, дидем.

Бары тик вакыт узгач кына мин бу сүзләрнең мәгънәсенә төшендем. Алар тәннең генә түгел җанның да чиста, чәч, сәхнә костюмы, күңелнең гармониядә булырга тиешлеген аңлаткан. Алай гына да түгел, болар барысы да синең репертуарга һәм сәхнә образыңа туры килергә тиеш.

Тамашачылар барысын да күрә һәм тоя. Әгәр ихлас түгел икәнсең, алар сине кабул итүдән туктый, бернинди сәхнә тотышы белән дә аларны алдап булмый! Сәхнә кешесенең тоемлавы һәм мәдәнияте булырга тиеш, ә бу исә синең халыкның мәдәниятеннән һәм гореф-гадәтләреннән килә. Шуңа күрә, мин үземә, безнең халык өчен хас булмаган стильне рөхсәт итмәячәкмен», дип уртаклашты Ришат Төхвәтуллин.

Сүз уңаеннан, җырчы май аенда бу сезондагы концертларын тәмамлый. Аннан соң аны җәй айларында Сабантуйларда күреп булачак.

https://www.instagram.com/p/BwMpvBFhInF/

Бәйле