Татарстанның өч районында ут төртүчеләрне эзлиләр

-- Лэйсирэ

Татарстанның Азнакай, Ютазы һәм Мөслим районнарында корыган үлән һәм чүп-чарга ут төрткәннәр. Хәзер полицейскийлар ут төртүдә гаепле кешеләрне эзли. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

«Азнакай районының Чалпы торак пункты янында – 300 квадрат метр, Ютазы районының Акбаш авылы тирәсендә 500 квадрат метр мәйданда корыган үлән, Мөслим районының Михайловака авылы янында 30 квадрат метр мәйданда чүп-чар януы теркәлгән. Аларны янгын сагы бүлекчәләре хезмәткәрләре сүндергән», — дип искәрттеләр агентлыкка ведомствоның матбугат хезмәтендә.

Татарстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында искәртүләренчә, корыган үлән һәм чүп-чарга ут төрткән өчен шәхси затлар һәм оешмаларга штраф рәвешендә административ җәза каралган.

Фото: пиксабай

Бәйле