Гүзәл, Элвин, Әнвәр, Азат&Гөлсирин…200дән артык артист «Дуслык күпере»ндә [ШӘП ФОТОЛАР]

//Tatar today//

13 апрельдә II нче бөтенрусия “Дуслык күпере” татар-башкорт җыр фестивале старт алды. Беренче концерт Казанның “Пирамида” тамаша залында узды.

“Дуслык күпере”н “төзергә” алынучылар – татар-башкорт сәхнәсенең танылган җырчы-артистлары, дәүләт ансамбльләре. Концертта Гүзәл Уразова, Айдар Галимов, Илсөя Бәдретдинова, Әнвәр Нургалиев, Элвин Грей һәм башка популяр җырчылар белән берлектә, Ваһапов фестивале яшьләре Гөлсирин Абдуллина, Азат Абитов, Ранис Габбасов катнашты.

Кичәгә шагыйрьләр, җәмәгать эшлеклеләре, композиторлар да чакырылган иде. Тамашачылар рәтендә Роберт Миңнуллинны, Индус Таһировны һәм башка татарның билгеле шәхесләре тамаша кылды.
“Дуслык күпере” 13 апрельдә старт алып, 29 апрельдә Уфада йомгакланыр дип көтелә. Тамашалар Пенза, Төмән, Сургут, Чаллы кебек шәһәрләрдә үтәчәк. Халык артистлары, татар шәхесләре, фестивальне оештыручылар проектның дәвамлы булуын теләүләрен әйтте.

Рәшит Ваһапов фонды фотолары


Бәйле