Винарис Ильегет: «Без бер-беребезне таптык….»

-- Гузель

//Tatar today//Гүзәл Гыйбадуллина//

Винарис Ильегет белән Ләйсән Мәхмүтова дуэт буларак уңышлы гына эшләп киләләр. Узган елны алар «Мәхәббәт күбәләге» җыры белән «Болгар милли музыкаль премиясе»н дә алдылар, әлеге җырларына клип та чыгрдылар. «Клипны төшерү бик уңышлы килеп чыкты. Аның режиссеры Ләйсән Мәхмүтова, Илнур Абдуллин белән сентябрь аенда төшердек. Ул  вакытта Казансу елгасына керергә кирәк булачагын белгәч, миңа шок булган иде», дип искә алды Винарис Ильегет.

Күптән түгел  Винарис Ильегет һәм Ләйсән Мәхмүтова бер төркем артистлар белән себер якларында гастрольләрдә булып кайттылар. Җылы иҗади мөнәсәбәтләре әле да сакланамы? җырчыларның холыклары туры киләме? Винарис Ильегеттән шул хакта белештек.

«Ләйсән Мәхмүтова белән эшләү бик җиңел, рәхәт. Без бер-беребезгә күңел торышларыбыз белән дә туры киләбез, уртак фикерләребез дә күп.  Шунысы бар, икебез дә тиз кызып китүчән кешеләр, аңлашылмаучанлыклар да булгалый, ләкин юл да куя беләбез.

Ләйсәнгә илһам килгән вакытта, ул аның белән янып йөри, баш-аягы белән шуңа чума. Көчле, ташып торучы энергиясе күп аның. Мин үзем дә шундый. Беренчесе безнең үз гаиләләребез булса, икенче гаиләм итеп Ләйсәнне саныйм. Мин аны бик хөрмәт итәм. Без бер-беребезне таптык», дип уртаклашты җырчы Винарис Ильегет.

 

Бәйле