Узган айда Азат Абитов Гөлсирин Абдуллинага концерт вакытында кияүгә чыгарга тәкъдим ясаган иде. Җырчы, бер дә икеләнмичә, “Әйе!” – дип җавап бирде. Бу айда яшьләр никах уздырды, хәзер туйга әзерләнәләр, дип хәбәр итә ШК газетасы.
Азат:
– Туй җәй булачак. Әлегә төгәл датасын әйтмибез, сер булып калсын бераз.
Гөлсирин:
– Азатлардагы гореф-гадәт буенча, туй егет ягында уза һәм ул 3 көн дәвам итә. Безнеке 3 көн үк булмас, 2 дип планлаштырабыз. Беренче көнне – өлкәннәр, икенче көнне яшьләр киләчәк. Туй Шыгырданда узачак.
– Туегызга артистлар күп киләчәкме?
Азат:
– Үзебез аралашкан, дустанә мөнәсәбәттә булган артистларны чакырабыз. Венера Әхәт кызы кайтачак, Айсылу, Ранис, Вадим Захаров, Раяз Фасыйхов, Рәмил Шәрәпов та чакырылган кунаклар исемлегендә.
– Гөлсирин, фамилияңне үзгәртәчәксеңме?
– Сәхнәдә “Абдуллина” булып калачакмын. Ә паспортта, әлбәттә, иремнең фамилиясе булачак.
– Киләчәктә дуэт пар булып иҗат юлыгызны дәвам итәсегез килмиме?
Азат:
– Мөгаен, иҗади гаилә булырбыз. Дуэтлар да җырларбыз, аерым да.
– Үз почмагыгызны, фатирыгызны булдырдыгызмы әле?
Азат:
– Әлегә юк, шундың өстендә эшлибез, әкренләп үрмәлибез. Бар чыгымнар да берьюлы туры килгәч авыррак. Аннары безнең якта шундый гадәт – туй чыгымнарын да егет ягы үз өстенә алырга тиеш. Шуңа күрә… әкеренләп. Бар да булыр, Алла теләсә.