Казанда 2 бала анасыннан башка сыймаслык сәбәп аркасында сабыйларын тартып алмакчылар

-- Лэйсирэ

Казанда опека органнары Руфина Зиннәтованы аналык хокукыннан мәхрүм итәргә тели. Моның сәбәбе — хатын-кызның кыска буе. Руфина нибары 140 сантиметр буйда. Күп еллар элек кызның әнисе аңа эшкә яраксызлык рәсмиләштергән.

Инвалидлык алмаса, киләчәктә эш таба алмас һәм яшәү өчен акчасыз калыр дип борчылган әнисе. Әмма көтелмәгән хәл килеп чыккан.  Бүген эшкә яраксызлык белешмәсе аркасында Руфинаның сабыйларын тартып алмакчылар.

Биш ел элек Руфинның улы, ә ярты ел элек кызы туа. 2018 елда яшь ана белән опека органнары кызыксына башлаган. Kazanfirst хәбәр итүенчә, хәзер хатын-кыз эшкә сәләтлелеген суд аша торгызырга ниятли. Волонтерлар гаилә өчен адвокатлар эзли башлаган.

Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий