«Мәктәп завучы инвалид әбине кыйнаган»

-- Лэйсирэ

Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгына Кырмыскалы районының Прибельский авылында яшәүче 79 яшьлек әби тукмау турында гариза язган. 2019 елның 8 апрелендә хезмәт ветераны, 3 төркем инвалид ханым урындагы мәктәптә завуч булып эшләүче 30 яшьлек хатыннан кыйналган, төрле тән җәрәхәтләре алган, дип яза Өмет.

Вакыйганың төп сәбәбе –төнлә завуч машинасыннан килгән көчле музыка тавышына пенсионер ханым искәрмә ясый. Рәсми булмаган мәгълүматлар буенча, табиблар инвалид ханымда баш сөяге-ми җәрәхәтләнү, тәнендә һәм йөзендә, сул як янбашында төрле гематомалар булуын ачыклаган.

“Әлеге вакытта тикшерү эшләренә кадәрге барлык материаллар җыелган. Процессуаль карар кабул ителә”, — диләр төбәк ЭЭМның матбугат хезмәтендә.

Завуч полицейскийларга каза күрүче як үзе икәнен дәлилләргә тырыша икән.

Автор: Ә.Шакирҗанова.
Чыганак: «Башинформ»
Фото: Соцсети.

Бәйле