«Бер ялган ничә гаиләне бәхетсез итә» [булган хәл]

-- Лэйсирэ

Гөлшаһидә быел Торнаш урманнарын аркылыга-буйлыга айкады. Барган саен биштәрен чикләвек күшәннәре белән тутырып кайтты. Чикләвекләрен күшәннән чистартып, өй кыегына менгезеп киптереп, озын оек балтырына санап җыя барды. Сөйгәне Шакирҗанның быел солдатка алынуы көн кебек ачык иде. Кыз чикләвекне шатланып, көн дә санап киптерсә дә, сөйгәнен озатуларын күз алдына китереп, моңсуланып, ямансулап та ала. «Минем башка гына төшкән кайгы түгел, башы исән булсын, кайтыр Алла боерса», – дип, үз-үзен юатып та куя.

Ул көнне авылдан алты егетне район үзәгендәге военкоматка озаттылар. Егетләрне басу капкасына хәтле уен-көлке, гармуннар белән озатсалар да, авыл өсте мәет чыккан кебек моңсу булып калды. Гөлшаһидә йөгереп кереп, озын оекка бәйләнгән чикләвекләрне эләктерде дә, кызлар белән районга юл тотты. Кызлар барып җиткәндә егетләр машинага төялешеп маташа иде. Гөлшаһидә сөйгәне кесәсенә чикләвекләрен чак тутырып калды.

Кече Елганың иң кыю, иң батыр егетләре киткәннән соң аулак өйләр, кич утырулар да бер мәлгә тынып калган кебек булды. Гөлшаһидә, Зәйнәп, Махибәдәрләр егетләрен озаткач, бик күңелсезләнеп, саргаеп киттеләр. Җитмәсә, авылны гөрләтеп торган гармунчы Шакирҗан да китте. Егетләрнең киткәнен генә көткәндәй, кичке уенга күрше авыл егетләре килгәли башлады. Гөлшаһидә тирәсендә күрше авыл егете Сәлим чуалгалады. Шуның аркасында Гөлшаһидә кичке уеннарга да чыкмас булды. Сердәше Зөһрәгә ияреп кенә сирәк-мирәк чыккалады. Сәлим Зөһрә артыннан бүләкләр, ярату хатлары тапшырса да, кызның исе китмәде. Көн аралаш яратканы Шакирҗаннан мәхәббәт хатлары алды. Шул хатларны укып юанды, сөенде. Шакирҗан да сөйгәне җибәргән чикләвекләрне егетләр белән бергә утырып, көлешә-көлешә ватып ашады. Арадан ике зур чикләвекне сайлап алып, куен кесәсенә салып куйды. Егет бу ике чикләвеккә тияргә ярамаганын белә иде. Йоласы шул: ике чикләвек авылга кире кайтырга тиеш. Никах көнендә Гөлшаһидәсе белән ватып ашар аны Шакирҗан. Егет авылны, сөйгәнен сагынганда куен кесәсеннән чикләвекләрне алып, сөйгәне белән никах көнендә шушы чикләвекне ваткан минутларны күз алдына китереп, якты хыялларга чумарга ярата иде.

Инде солдат хезмәте дә тәмамланып килә. Шакирҗан сөйгәненә хат язып салды. Хат кыска иде: «Атна-ун көннән кайтыр юлга чыгам. Сөйләшәсе сүзләр күп. Тиздән очрашабыз, бергә булабыз, Гөлшаһидәм»

Гөлшаһидә сөйгәненнән хат алгач, сөенеченнән сердәше Зөһрәгә чапты. Шакирҗан кайта! Шакирҗан! Ә сердәше Зөһрәнең эчендә кара елан ятуын аңламый иде шул кыз. Шул ук көнне Зөһрә Сәлим янына чапты. «Авызыңны ачып каласың, Шакирҗан кайта! Утны кызуында сугарга кирәк, йоклап йөрмә! Тизрәк чарасын күр!»

Шакирҗан иртән торып юлга әзерләнә башлады. Куен кесәсеннән кабат чикләвекләрне алып, бер мәл елмаеп карап торды, шул арада егетләр сугышкан тавыш ишетелде. Шакирҗанның дус егетен кыйныйлар түгелме? Егет кулындагы чикләвекләрне ятагына атты да ярдәмгә чыгып чапты. 5-10 минуттан әйләнеп керсә, бүлмәдәге малайлар, көлешә-көлешә, чикләвек ватып ашап утыра. Шакирҗан бер сүз әйтә алмый басып торды да: «Эх, егетләр, үтердегез, бетердегез!» – диеп чыгып чапты. Юл буе үз-үзен тынычландырып: «Юк, бу әбиләр йоласы гына, Гөлшаһидәм көтеп тора. Көн аралаш нинди хатлар язды. Чикләвек кенә арабызны бозмас», – дип, яхшылыкка гына юрарга тырышты. Ләкин эчтә ниндидер шайтан эчне пошыра, җанны уйната иде. Шуңа да Шакирҗан, басу капкасын килеп кергәч тә, иң беренче арт урамга – Гөлшаһидәләргә юл тотты. Капка келәсен ачып керүгә, кабаланып, Гөлшаһидәнең анасы килеп чыкты. Шакирҗанны күреп, елап үк җибәрде: «И, балам әрәмнәр генә булды бит! Өч көн элек күрше авыл егете урлап, никах укытты да, Себер якларына алып китте газиземне!» Шакирҗанга басып торган урынында җир убылган кебек булды. Күз аллары караңгыланып, коймага барып сөялде. Сүзсез генә басып торганнан соң саубуллашмый да чыгып китте. Кара көеп әти-әнисе янына кайтып керүгә үк әнисе Әсма инде эшнең нәрсәдә икәнен чамалаган иде. Малаен кочаклап озак елады, юатыр сүзләр таба алмады. Шакирҗан әти-әнисе янында өч сәгатьләр чамасы торды да, җаны уйнавына чыдый алмый, кире биштәрләрен тутырып, юлга җыенды. Басу капкасын чыкканда эштән кайтып килгән авыл егетләренә үзенең саклый алмаган чикләвек кыйссасын сөйләп, авылдан мәңгелеккә чыгып китте ул. Кая барганын да аңламаган егет, поездга утырып, үзе дә белмәгән тарафка юл тотты. Шул китүеннән Шакирҗан суга төшкәндәй югалды. Хәбәре дә, хаты да килмәде.

Еллар үтте. Балаларын җитәкләп, Сабан туена Гөлшаһидә кайтып керде. Олыгайган моңсу күзләр халык арасыннан Шакирҗанны эзләде. Яшьлек дусларыннан Шакирҗан турында сораштырса да, бер хәбәр дә ишетә алмады. Шакирҗанның әнисе генә килеп кочаклап, үксеп-үксеп елады. Гөлшаһидәнең балаларына озак кына карап торды да, яшьләренә буылып: «Әй, кызым, болар бит безнең оныклар булырга тиеш иде», – дип, балаларын сөеп, саубуллашып китеп барды. Гөлшаһидә белән Әсманың кочаклашып елашканнарын Зөһрә ерактан гына күзәтеп торды. Дустының бәхетен җимерүдә, күрше әбинең малаен югалтуда ул үзенең гаепле булуын аңлый иде.

Шакир белән Гөлшаһидәнең мәхәббәтеннән көнләшә иде шул Зөһрә. Икесе дә чибәр, җитеш тормышлы. Әллә Зөһрәнең дә бәхетле буласы килмиме? Шакирҗаннарның морҗаларыннан кабартма исе чыкканда Зөһрә черек бәрәңге, кычыткан боламыгы ашый иде. Дустын башка авылга озатып, күрше өйгә генә килен булып төшү иде лә кызның хыялы. Гөлшаһидәдән ким җирем юк, барыбер үземә каратам, дип хыялланды. Гөлшаһидә сирәк-мирәк кенә кайтса да, Шакирҗанның әнисенең хәлен белми китмәде. Үзе сорамаса да, «Шакирҗаным суга төштеме икән әллә?» диеп сүзен башлый иде карчык. Әсмабикә урын өстендә ятканда да улы кайтудан өметен өзмәде. Ишек ачылган саен Шакирҗаны килеп керер диеп көтте.

Көннәрдән бер көнне Әсманың ишеген кагып, ике марҗа кызы килеп керде. Кызларның ни сөйләгәннәрен аңламаса да, үз оныклары булуына төшенде. Шакирҗанның Сашага әйләнгәнен, «бабушка, отец умер», дигән сүзләрен аңлады карчык. Газиз баласын күреп бәхилләшә алмаса да, оныкларының кулларыннан кысып, аларның кочагында соңгы сулышын алды.

Шакирҗанның тормышы бик аянычлы була. Донбасс якларына китеп урнаша. Ике кызын калдырып, яшьли шахта астында кала.

Зөһрә дә гомер буе дустына кылган явызлыгын уйлап саташа. Күп еллар үткәч, эчендә йөрткән гөнаһын гүргә алып китәсе килмичә, кунакка кайткан Гөлшаһидәне чакырып, яшьлек хатасын бәйнә-бәйнә сөйләп, йөрәгендә йөрткән йөген бушата. Дустыннан гафу, бәхиллек сорый. Гөлшаһидә тын да алмый тыңлый, күзеннән аккан яшьләрен генә тыя алмый. Дустына бер җавап та кайтармый. Бары тик «күрәчәкне күрми гүргә кереп булмый», дип, күзләрен бер ноктага төбәп, ике-өч тапкыр кабатлый.

Бер ялган аркасында ничә бәхетсез гаилә туды? Ә Әсмабикәнең ни гаебе бар иде соң? Карап үстергән малаеңны тере килеш югалт әле син?! Гомерең буе төшләреңдә күреп саташ!

Бар иде шул, бар иде Әсмабикәнең дә яшьлек хатасы. Ул хатаның да ярасы гомерлеккә булды. Әсмабикә дә Хәбибулласын яшьли сөйгәненнән аерып, араларын бозып үзенә каратты. Ул кызның үрсәләнеп елаганын күреп, кичке уенда мыскыллап көлде генә. Бер көн аның күз яшьләре минем дә якамнан килеп тотар дип уйламады. Гомер йомгагы бик тиз тәгәрәде, юллары гына аяныч, үкенечле булды. Үзе дә бәхет күрмәде. Ә каргыш, рәнҗү шулай әкрен генә буыннан-буынга үрмәләде. «Каргыш, рәнҗеш җиде буынга хәтле барыр» дигән борынгылар. Әсмабикәнең ялгышы да үзенә дигән язмышы гына булса ярар иде…

Гәүһәрия ВӘЛИУЛЛИНА-ЗАРИПОВА,

Лаеш районы, Кече Елга авылы

Исемнәр үзгәртелгән, Безнең гәҗит

Фото: пиксабай

Бәйле