Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы Казанның “Горки” полиция бүлеге җитәкчесе Рафаэль Габбазовны тоткарлау турында аңлатма бирде. Бу турыда “Татар-информ” агентлыгына ведомствоның матбугат хезмәтендә сөйләделәр.
“16 апрельдә “Вазифаи вәкаләтләрен арттыру” маддәсе буенча җинаять кылуда шикләнеп “Горки” 8 номерлы полиция бүлеге җитәкчесе тоткарланды. Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгында полиция хезмәткәрен тоткарлауның барлык нечкәлекләрне дә өйрәнү өчен комиссия төзелде”, – дип сөйләделәр министрлыкның матбугат хезмәтендә.
Полиция хезмәткәренең гаебе исбатланган очракта, аны эчке эшләр органнарыннан эштән азат итәчәкләр, закон буенча җәзага тартачаклар. Моннан тыш, Рафаэль Габбазовның турыдан-туры җитәкчеләрен дә дисциплинар җаваплылык көтә.