Быел Татарстанның кайсы авыллары юллы булачак? [исемлек]

-- Лэйсирэ

Быел Татарстан юлларына 27 миллиард сумнан артык акча “түшәячәкләр“. Казанда гына да 3 миллиард сумлык эш башкару күздә тотыла. Юл салучыларны Балык Бистәсе районының Керәшен Казысы авылында да түземсезлек белән көтәләр. Сала бу елда олы юлга тоташтырылачак авыллар исемлегенә эләккән.

Татарстан Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы мәгълүматларына караганда, агымдагы елда республикада юл эшләре программасын тор­мышка ашыруга 27,3 миллиард сум акча тотылачак. Ча­гыштыру өчен: Түбән Кама­ның еллык бюджеты 5 миллиард сум булыр дип көтелә.

Башкалада быел Зур Казан боҗрасын төзү юнәле­шен­дә эш дәвам иттереләчәк. Казан тирә­сен­дәге бистәләр үсү аркасында, көннән-көн кысылып баручы Имәнлек һәм Максимов урамнарын ки­ңәйтү дә күздә тотыла.
Агымдагы елда Түбән Камада 1,7 миллиард сумлык юл эшләре башкарырга җыена­лар. Алабугада юлларны төзеклән­де­рү­гә 191 миллион сум акча тотылачак, дип хәбәр иткәннәр район­ның рәсми сайтында.

Юл салучыларны Балык Бистәсе районының Керә­шен Казысы авылында да көтәләр. – Быел саланы олы юлга тоташтырачаклар, – ди Балыклы Чүкәй җирле үзи­дарә башлыгы Әлфия Нуретдинова. – Без­нең җирлеккә өч авыл керә. Икесендә юл бар инде. Керә­шен Казысы – кечкенә авыл. Биредә ху­җалык саны йөзгә дә тулмый. Шуңа күрә моңар­чы аны юллы итү мәсь­әләсе шактый кыенлыклар тудырды. Мәсьә­ләне хәл итү җаен эзләдек. Хәер, бер дә юл­сыз авыл түгел ул. Җирле үзи­дарә көче белән Керәшен Казысына таш юл җәйдергән идек инде. Былтыр кирәкле бөтен проектларны әзерләп бетердек. Төзелеш материалларын да кайтардылар. 1 майдан юл салучыларны кө­тәбез.

“Куркынычсыз һәм сыйфатлы юллар“ федераль проекты кысасында, Татарстанга 2021 елга кадәр 12,7 миллиард сум акча бүлеп бире­ләчәк“, – ди респуб­ли­каның икътисад министры Фәрит Абдулганиев. Барлык акча­ның яртысы диярлек – федераль казнадан. Билгеле булганча, проект 2024 елга кадәр гамәлдә булачак. Эш илнең 104 шәһәрендә алып барыла. 2017 ел белән чагыштырганда, илдә шартына туры китереп салынган төбәк юллары артачак дип тә фаразлана. Хәзер әлеге күрсәткеч 43 процентны тәшкил итсә, аны 51 процентка кадәр күтәр­мәк­челәр. Димәк, юл салучыларга кул кушырып утырырга туры килмәячәк.

Әле булганнарын да карап торырга кирәк. Яз ир­тәрәк килгәнгәме, юл салучылар март азагында ук чокырларны ямау эшенә кереште. “Главтатдортранс“ оешмасы мәгъ­лүматларына караганда, 119 мең квадрат метр мәй­данда “ертык“­лар­ны ямаганнар инде. Юлга 10 мең тоннадан артык таш тү­шәгәннәр. Алдагы еллардан аермалы буларак, быел бу эш тынычрак та уза әле. Югыйсә, яз җиттеме, юллар кардан арчылып бетәргә өлгермәс борын, суга таш җәяләр дип, халыктан бер-бер артлы ши­каятьләр ява башлый иде. Ә быел һава торышы ярдәм итте. Юллар тиз чистарды. Оешма белгеч­ләре тынычландырган да әле. Алар әйтүенчә, “ер­тык“­ларны ямау – бер безнең ил өчен генә хас күренеш түгел. “Чит илләрдә дә юллар чокырлана. Ә җитешсезлекне тиз арада юкка чыгаруның иң үтемле чарасы – “ертык“­ларга таш түшәү“, – ди алар. Кыскасы, зарланасы да түгел икән.

Татарстан юлларын сак­лау максатыннан, 15 ап­рель­дән 14 майга кадәр рес­публикада йөк машиналарына хәрәкәт итүне чик­ләделәр. Язгы чорда транспорт чара­сы­ның бер күчә­ренә төшә торган иң зур авырлык алты тоннадан артмаска тиеш. Әлеге тәртип пассажирлар, азык-төлек, ягулык, дару препаратлары, ашлык, ашлама, почта ташу белән шөгыль­ләнү­челәргә, йөк күтәрүчән­леге 16 тоннадан артмаган “тимер ат“­ларга һәм махсус техникага гына кагылмый. Моңа кадәр илнең Транспорт министрлыгы, федераль юлларда язгы чорда йөк машиналары хәрәкәте чикләнмәя­чәк, дип хәбәр итте. Мәсь­әлә­нең икътисади ягын чамалапмы, йөк машиналары товар ташый, шул исәптән, зур пред­прия­тие­ләрне чимал белән тәэ­мин итә дип, күп кенә тө­бәк­ләрдә дә әлеге тәртип­тән баш тарттылар. Бүген чикләү илнең нибары 19 төбәгендә гамәлдә. Татарстанда да юллар кадерле.

Быел кайсы авыллар юллы булачак?

(Эльвира ВӘЛИЕВА/“Ватаным Татарстан”, /№ 56, 17.04.2019/)

Бәйле