Җырчы Римма Никитина Инстаграмда моннан нәкъ бер ел элек юл фаҗигасендә һәлак булган дус кызларын искә алып, аларның үлемендә үзен гаепле хис итүен яза.
“Йокы керми күземә, әллә нәрсә шунда күңелдә. Кайтмаганыгызны да аңлыйм, ә күңел нидер көтә, һаман ышанмый… Бүген бер ел булды, кызларым… 16.04.2018. Вакыт дигәннәре су кебек ага. Йөрәктәге яра гына төзәлми. Күпме генә үземне алдап юатсам да, үз-үземне гаепләп яшим…» ди ул.
Җырчы ул көнне Чүпрәледә концерты булмаган булса, иптәш кызлары шулай ашкынмаган, коточкыч авария дә булмаган булыр иде, дигән фикердә.
«Сабыйлар әнисез калмаган булыр иде… Бер ел инде шушы уйлар җанны телгәли, үзәгемне өзә… Язмыштыр инде курәсең, шулай язгандыр”, ди Римма Никитина.