«Дошманыңа да теләмәссең…» — Иркә күңелен бушата [әңгәмә]

-- Лэйсирэ

Иркә күп җырчылардан туры сүзлеге, кыюлыгы белән аерылып тора. Аның серләре дә юк: эчендәге — тышында. Тормышының иң авыр мизгеле турында да ул түкми-чәчми сөйли.

— Авыр вакытлар — ул сәхнәгә аяк баскан мизгелләр иде. Беренче иремнән аерылган чак, үземдә көч туплап эшкә тотындым. Бәлки иремә үземне буш урын түгел икәнемне исбатлыйсым да килгәндер. Шул рәвешле, «Мин әле синнән башка да яши алам», — дип әйтергә теләгәнмендер. Аерылышу миңа зур көч, этәргеч бирде.

— Беренче ирегез белән озак яшәдегезме?

— Ел ярым. Айсылу тугач бергә озак яшәмәдек. Аерылышуны бик авыр кичердем. Ул стрессны дошманыңа да теләмәссең. Үзем дә бит әле яшь… Ярый әле әти-әнием янымда булдылар, алар ярдәме белән күпкә җиңелрәк иде.

Әти-әни Айсылуны карашты, ә мин карьерамны төзедем. Балам авылда булгач, бик сагына идем. Попутка, автобус белән аның янына йөргәннәр әле дә хәтердә. Аннары, машинага акча туплап, аны сатып алып, үзем руль артында йөри башладым. Алай күпкә уңайлырак иде: төнме, иртәме — гастрольдән соң утырдың да юлга чыгып киттең.
Айсылу, кечкенә булуына карамастан, барын да аңлый иде. Әти-әни: «Әниең синең өчен тырыша», — дип үстерде аны. Максат шундый иде бит: ничек тә упкыннан күтәрелеп чыгарга.

— Айсылуның әтисе белән мөнәсәбәтләре нинди соң?

— Аралашмый. Артур белән өйләнешер алдыннан мин аңа: «Без хәзер матур гаилә корып җибәрәбез. Әгәр дә әтиең белән аралашасың килә икән, беркем дә каршы түгел», — дидем. 14 яше тулгач, паспорт алгач та шуны әйттем. Әмма ул: «Юк инде, безне бит бернәрсә дә бәйләми», — диде. Мин әле дә аралашуларына каршы түгел. Теләге бар икән, әтисенең телефонын да, яшәгән урынын да табып бирәм. Кабатлап әйтәм, беркем дә каршы түгел.

Аллага шөкер, кызым бик акыллы, тәүфыйклы. Монда әти-әнием тәрбиясенең өлеше зур. Беркайчан да артыгын сорамас, комаучаламас. Баламның бәхетле булуын телим, юлында бары тик яхшы кешеләр генә очрасын иде.

Зоя Солошина, Шәһри Казан

Фото: скриншот ютуб

Бәйле